“Үлемсез полк” акциясендә керәшеннәр дә катнашкан
Казанда Бөек Җиңү көнендә узган "Үлемсез полк" акциясендә 45 мең кеше катнашкан. "Казан" милли-мәдәни үзәгеннән алып 1 Май мәйданына кадәр узган колоннаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин кебек дәүләт эшлеклеләре җитәкләде. Татарстан халыклары Ассамблеясы, милли оешмалар да...