Форум безне кабат берләштерде!
5-7 декабрь көннәрендә Петровский поселогында урнашкан "Регина" гостиницасы актив керәшен яшьләрен кабат үзенә җыйды.
Форумны ачып җибәрергә, чараларда катнашырга хөрмәтле һәм дәрәҗәле кунаклар да килгән иде.
Күпме яңа йөзләр, яңа идеялар балкыды анда.
2009 елда узган форумның 5 еллык юбилее, бәйрәмгә тагы да көчле рух һәм дәрт өстәде.
Яңалыклар, сөенечле...