6 июнь 2014 яңалыклары
-
Хәерле сәгатьтә булсын!
Бүген, 6 июньдә, Балык Бистәсе районының Иванай авылында чиркәү булачак урынга кач куелды. Кач кую келәвен Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы чиркәве настоятеле отец Димитрий Сизов башкарды. Әлеге тантаналы вакыйгадан фоторепортаж:
-
Купель ачылды
Алда хәбәр иткәнебезчә, 5 июнь көнне, Кайбыч районының Турминское авылында купель ачу тантанасы булып узды. Аны ачу тантанасына священниклар һәм авыл халкы белән бергә район администрациясе башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Николаевич Макаров, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева, "Туганайлар" газетасы хезмәткәрләре һәм башка кунаклар килгән иде. Әлеге бәйрәмнән фоторепортаж: