Котлыйбыз!
19 май - Татарстанда Матбугат көне. Барлык коллегаларыбызны, матбугат ветераннарын шушы профессиональ бәйрәм белән котлап, изге теләкләребезне җиткерәбез. Тормышыгызда куанычлы көннәр, семьягызда иминлек, бәрәкәт телибез. Эшегездә иҗади уңышлар, сүрелмәс энергия, күтәренке рух юлдаш булсын!