Туганайлар

13 октябрь 2011 яңалыклары

  • 13 октябрь 2011 - 09:42
    Аңа ошарга тырыштык
    Кеше табигате белән шундый күрәсең, яше арткан саен, үткәннәргә әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта. Картайган саен, аны балачагы, үсмер еллары, яшьлегем-юләрлегем дип җырларда җырланган чорлары никтер ешрак сагындыра, төшләренә кереп йөдәтеп, хыял аргамакларында үзенә гел чакырып тора икән.
  • 13 октябрь 2011 - 09:32
    Этнографик салон ачылды
    30 сентябрь көнне Чаллы шәһәренең тарих музеенда "Чулпан" дип исемләнгән этнографик салон ачу тантанасы узды. Алга таба бу салонда төрле күргәзмәләр, төрле өлкәләрдә иҗат итүче сәнгать кешеләре белән очрашулар узачак. Шәһәрдә яшәүче кул эше осталары мастер-класслар күрсәтәчәк.
  • 13 октябрь 2011 - 09:30
    Конференция була
    28 октябрьдә Мамадышта Казан керәшен мәктәбенә нигез салучы, анда иң беренче укытучы һәм керәшеннәрне агартучы булган отец Василий Тимофеевның тууына 175 ел тулу уңаеннан, "Өлкәдә яшәүче керәшен халкын рухи яктан үстерүдә В. Т. Тимофеевның дини-педагогик эшчәнлегенең мәгънәсе" дигән темага фәнни-практик конференция узачак. Конференциягә багышлап ике яңа китап та дөнья күрде....
  • 13 октябрь 2011 - 09:30
    Безнекеләр уңышы
    1 октябрьдә Казанда Татарстан халыклары Ассамблеясе милли культура берләшмәләре арасында оештырылган кече футбол буенча 5нче Чемпионат старт алды. 8 октябрь көнне "КАИ- Олимп" спорт комплексында керәшеннәр командасы кыргызлар командасына каршы матч уздырды. Безнең команда 2:0 исәбе белән отты. 15 октябрьдә керәшеннәр таҗикларга каршы уйнаячак. Командабызның болельщикларын көтеп калабыз!
  • 13 октябрь 2011 - 09:26
    Нагайбаклар чакыра
    3 ноябрь көнне Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы Кили авылында Нагайбак культурасы фестивале узачак. Ул авылның престол бәйрәме - Казан Изге Алла Анасы тәресе көненә багышлап оештырыла. Фестивальгә өлкәнең Нагайбак һәм Чибәркүл районнарыннан фольклор коллективлар җыелачак. Бәйрәмдә Татарстаннан "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле һәм керәшен җәмәгатьчелегеннән торган делегация дә катнашачак.
  • 13 октябрь 2011 - 09:25
    Концертларга көтәбез
    "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле быелгы сезонын Покрауга багышланган бәйрәм программасы белән башлап җибәрергә әзерләнә. Шушы программа белән алар 14 октябрь көнне Тукай районы Мәләкәс авылында чыгыш ясаячак.
  • 13 октябрь 2011 - 09:22
    Концертларга көтәбез
    15 октябрь көнне Алабуга шәһәре культура йортында, 26 октябрь Мамадыш шәһәре культура йортында, 29 октябрь Түбән Кама Техниклар йортында Татарстан дәүләт филармониясе артистлары һәм "Сәлам" яшьләр фольклор ансамбле катнашында концертлар узачак.
  • 13 октябрь 2011 - 09:18
    Покрау җитсә, көзләр китә
    Тагын Покраулар җитте. Покрау - Покров дигән сүз ул. Христос денен тотучыларны Изге Мария үзенең бөркәве белән каплап, зур бәладән, кыеннан коткарган. Шул хөрмәткә бу көн Покрау дип аталган. Хәзер инде бәйрәмнең дини эчтәлеге югалып, ул көзге кыр эшләре төгәлләнгән, көтү кергән көн буларак билгеләп үтелә. Бу көнгә авыл халкы...
Реклама