20 май 2014 яңалыклары
-
"Керәшен йорты" күргәзмәдә
16 майдан 20 майга кадәр "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә WorldSkills эшче профессияләре милли чемпионаты кунакларына махсус әзерләнгән төрле милләт халыкларының тормыш-көнкүрешен, йорт-җир, каралты-кураларын чагылдырган күргәзмә эшләде. Мамадышлылар анда үзләренең "Керәшен йорты" экспозициясе белән катнаштылар. Тулырак мәгълүмат белән газетабызның киләсе саныннан таныша аласыз.
-
Әхмәтлеләр чиркәү төзи
25 нче май көнне сәгать 11 дә Зәй районы Әхмәт авылында чиркәү салыначак урынга поклонный крест кую тантанасы булачак. Әхмәт авылы борын-борыннан катнаш авыл булып яшәп килә. Авылның бер башында мәчет булса, икенче башында чиркәү булган. Совет чорында җимерелгән элеккеге чирәү урынына яңасын салу теләге белән яши авыл халкы. Бу...