Питрәч ягыннан Сергей һәм Зәй егете Игорь медальләр белән бүләкләнделәр
Керәшен Сәрдәсеннән Сергей — Батырлык ордены, Урта Баграждан Игорь «Сугышчан «Фидакарьлек өчен» һәм «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Батырлар истәлегенә турнир
Питрәчнең «Мишә» спорт комплексында үсмерләр арасында көрәш буенча оештырылган турнирны ачу тантанасында СВОда катнашкан карендәшебез Сергейга Батырлык ордены тапшырылды. Ул турнир 2015 елда Ростов өлкәсендәге хәрби өйрәнүләр вакытында фаҗигале төстә һәлак булган Мөнир Сөнгатуллин һәм, шулай ук, махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә оештырылган.
Сергей — Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе егете. Украинада махсус хәрби операция башлангач та мобилизация буенча Ватанны саклаучылар сафына баса ул. Кыска вакытлы ялга кайтканда батыр егетне барлык авылдашлары олы хөрмәт белән каршылыйлар, бергәләп озатып калалар. Сергей махсус хәрби операциядә яралана һәм хәзерге вакытта өйдә сәламәтлеген ныгыта... Сергей Анатольевичка сугышчан бүләкнең нәкъ шушы турнирда һәм көрәшче малайлар каршында тапшырылуы хәзерге көндә патриотик тәрбиягә карашның яхшы
Госпитальдә дәваланалар
Зәй районының Урта Баграж авылы егете, тәнендә дистәләрчә ярчык йөртүче Игорь Чукаев та — шундый көчле ихтыярлы егетләребезнең берсе. «Сугышчан фидакарьлек өчен», «Батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнән ул. Газета типографиягә тапшырылырга әзерләнелгәндә Зәйдән карендәшебез, район керәшен оешмасы җитәкчесе Валентин Атласов бу егетне Казандагы госпитальгә дәваланырга китерүләре турында хәбәр итте. «Махсус операциядәге яралары төзәлеп җитә алмаучы карендәшебезне госпитальгә салудагы ярдәме өчен Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровка рәхмәтебез зур. Игорь тиз арада сәламәтләнер дип ышанабыз. Ветераннар госпиталендә дә бер егетебез — Федоровка авылыннан Валерий Абрамов дәвалана. Ул да беренче көннәрдән үк махсус операциядә иде. Узган елның язында каты яраланып, хәзер тернәкләнеп килә инде. Игорь дә, Валерий да төшенкелеккә бирелмиләр, үзләрендә елмаеп сөйләшер көч табалар, икесе дә — көчле рухлы егетләр», — дип сөйләде Валентин Атласов.
Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр үз батырлыклары, үзләренең ныклыклары белән замана үсмерләре өчен туган җиргә, уртак Ватанга мәхәббәтнең олы бер үрнәге булып торалар. Илебез бөтенлеге өчен Ватан сагындагылар сафына басучы ир-егетләр булганда һәм мәктәпләрдә балаларга патриотик тәрбия бирүгә игътибар артканнан-арта барган вакытта халыкның бердәм, бергә булуы аеруча әһәмиятле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев