Туганайлар

Василий Зингаровка маршал Жуковның Рәхмәте бирелгән

Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горурланабыз!

Василий Андреевич Зингаров   1939 елда хәрби хезмәткә алына.  Хезмәт иткән вакытта Бөек Ватан сугышы башлана. 259нчы укчылар полкы составында командир булып Великие Луки янында барган сугышларда катнаша. Чолганышта калган госпитальне  фашист илбасарларыннан азат итү өчен барган  көрәштә каты яралана.  Башка хәрби бәрелешләрдә дә көрәшә, әсирлеккә төшә.  Әмма ул якыннары бәхетенә, туган якларга исән-сау кайта. Сугыштан соң Казан педагогия институтында укый. Сугышчан батырлыклары өчен 1нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Шулай ук маршал  Георгий Жуковның шәхси  Рәхмәтенә ия була.  Озак еллар районыбызның Түбән Биш мәктәбендә математика фәне укыта, директор урынбасары булып эшли.  


Зәй офыклары

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: