Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Святый Апостол Петрның Арыу җыенга җибәргән беренче язуы

12 июль - апостол Петр һәм Павелның азабларын искә ала торган көн. Алар Христос өчен, Аның Еванглиясе өчен җаннарын биргәннәр.

Петр һәм Павел апостоллар халыкка җазулар (Послание) калдырганнар. Шуларның берничәсе белән таныштырабыз.

1-нче бюлем

Исяннек сюзе

Iисусъ Христоснын апостолы Петръ, читтян килеб, Понтъ, Галатiя, Каппадокiя, Асiя, Вiөинiя жирлярендя таралганнарга жазамын. Сез, Алла Атанын алдан кюреӱлеге белян сайланганнар, Iисусъ Христоска эйегергя, Анын Каны белян бӧркӧлӧӱгя диб Тыннар арыуланганнар, дяӱлят, тынычлык сезгя, алар сездя кюбяйсен.

Тере ӧмӧт

Ходайыбыз Iисусъ Христоснын Атасы Аллабыз даннаулы. Ул Ӱзенен оло изгелеге белян, Iисусъ Христосны ӱлгяненнян терелтеб торгозоуы белян терелеккя, кюктяге дяӱляткя ӧмӧт тыудырыучы. Бу дяӱлят сезнен какка бозолмойчы, таза кӧйӧ, кимемейче, калдык багытта ачылырга äзер булган котолоуга ышаныулык арткылы Алла кӧчӧ белян кюктя саклана шул. Казер äзряк кӧйӧнӧб, киряк булса, тӧрлӧ сынаулардан ӱтеб, шул дяӱлят какында сӧйӧнӧгӧз. Сыналган ышаныуыгыз, утта сыналыб та, жукка чыгыучы алтыннан кюбкя кадерлеряк чыгыб, Iисусъ Христоснын ачылыуын мактауга, зурлауга, даннауга äйлянсен. Аны кюрмейенче дя сӧясез шул, бӧгӧн Ӱзен кюреб карамаган кӧйӧ дя Анар ышаныб, äйтеб бетергесез данный торган сӧйӧнӧч белян сӧйӧнясез, ышануыгызнын жимеше итеб жаннарыгызга котолоу аласыз.

Пагамбярлярнен хябяре

Пагамбярляр шушы котолоу какына тырышыб эзлянгянняр, санаганнар, сезгя теясе дяӱлят какында алдан ук сӧйлягянняр шул. Аларда булган Христосъ Тыны нейдей, кайсы багытта Христоснын азабланасын, азаблардан суҥ килясе данын алдан таныклауны кюрсятеӱен тикшереб ӧйрянгянняр. Кюктян иҥгян Святый Тынныҥ хабярен сӧйляӱче пагамбярлярдян житкерелгянняр аларнын ӱзляреня тӧгӧл, сезгя кызмят итя, пагамбярляргя бу ачылган, пяриштялярнен дя шуны белясе киля шул.

Изге булыб жяшяӱгя чакырыу

Шул сяятлей, акылларыгызны жигеб, уяу булыб, Iисусъ Христос ачылганда сезгя килясе дяӱлятляргя тулы ӧмӧтлянеб торогоз. Тыҥнаучан балалар кюк, элеке белмей кылган азгынныкларыгызга жарашмагыз, äммя сезне чакырган Изге кюк, ӱзегез дя бар жяшяӱегездя изге булыгыз. Жазылган ич: Мин изге булган кюк, изге булыгыз, диб. Äгяр инде кемгя дя эшляреня караб гадел хокӧм Итеӱчене Ата диб äйтясез икян, жир ӧстӧндяге багытыгызны Аллага жараулы итеб жяшяб ӱткярегез, белясез ич, аталарыгыздан бирелгян буш сагышлы жяшяӱегездян сез черегян кӧмӧш жя алтынга тӧгӧл, äммя бозоксоз, иҥ чиста бярян кюк булган Христоснын бик кадерле Каны белян жолоб алындыгыз. Ул дӧнья жаратылыудан элеке билгелянгян эйе, äммя сезнен какка калдык багытларда кюренде шул.

Аллага Анын арткылы ышанасыз, сез Аллага ышаныб, ӧмӧтлянеб торсын диб, Алла Аны ӱлгяннян терелтеб даннандырды.

Туганнарыгызны, бер-берегезне керсез сӧйӧлек белян чынныкка жараулы булыб, жаннарыгызны арыуландырыб, жакын итеб чын кюҥгелдян сӧйӧгӧз. Черей торган тӧгӧл, äммя черемей торган орлоктан, Алланын гумергя тора торган тере сюзе арткылы тудырылган шул сез. Шулай

äр тян – ӱлям кюк,

äр кеше даны ӱлямдяге чячяк кюк;

ӱлям корогая,

чячяге дя койола;

äммя Ходай сюзе гумергя тора.

Бу сезгя Евангелiе арткылы сӧйлянгян арыу хабяр шул.

“Җаңа Закон” китабыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев