Седмицаның һәр көнендәге келәүнең үз темасы бар. Алар нинди?
Чиркәү телендә “атна” (“неделя”) сүзе – атна көнне (воскресный день), ә “седмица” 7 көнлек атна дигәнне аңлата.
1. Атна көн (воскресенье) – Чиркәү Христосның үлеп терелүен данлый.
2. Дүшәмбе көнне (понедельник) тәнсез көчләр — пәрештәләр данлана.
3. Сишәмбе көнне (вторник), барлык пагамбәрләрнең арасында иң олысы буларак, изге Чумылдыручы Иоанн данлана
4. Чәршәмбе көнне (среда) Иуданың Ходайга хыянәт итүе искә алына.
5. Пәнҗешәмбе көнне (четверг) изге апостоллар һәм Кодрәтләр кылучы Изге Николай данлана.
6. Җомга көнне (пятница) Коткаручының Качка кадаклану газаплары һәм үлеме искә алына.
7. Шимбә көнне (суббота) – тынычлык көне – Ходай Анасы Изге Мария данлана, барлык изгеләр һәм үлгән христианнар данлана. Шуңа күрә үлгәннәрне искә алу көннәре — шимбә.
Атналык келәү түгәрәгенең беренче көне булып атна көн санала. Моны Олы уразада исәпкә алу аеруча мөһим.
Мәсәлән, Олы уразага беренче әзерлек атнасы — Мытарь һәм Фарисей турында, икенчесе — Азгын ул турында. Атна исемнәре литургиядә укыла торган Евангелие өзекләреннән килеп чыккан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев