Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Марк – 70 апостолның берсе

12 апостолның икесе – Матфей һәм Иоанн, 70 апостолның икесе — Марк һәм Лука Коткаручы Христосның җирдәге тормышы, Аның өйрәтүләре турында берәр китап язалар

Изге Апостол һәм Евангелист Марк Иерусалимда туа. Анасының йорты Гефсиман бакчасы белән янәшә була. Чиркәү материалларыннан күренгәнчә, качка кадакланган Христосның соңгы газаплары төнендә, плащка уранып, Марк аның артыннан бара һәм үзен тотып алган сугышчылардан кача. Марк апостоллар Петр, Павел һәм Варнаваның якын көрәштәшләре була. Ул алар белән, халыкларны христиан диненә үгетләү максатыннан, күп сәяхәт итә, берничә чиркәүгә нигез сала. 62-63 елларда Римда изге Евангелиене яза. Александриядә келәү вакытында мәҗүсиләр аңа һөҗүм итәләр. Аны кыйныйлар, шәһәр урамнары буйлап өстерәп йөртәләр һәм төрмәгә ябалар. Анда изге Маркка Иисус Христос күренә һәм газапларга чыдарга көч бирә. Икенче көнне ярсыган төркем изге апостолны яңадан шәһәр урамнары буйлап өстерәп, суд ясарга алып китә. Әммә юлда изге Марк: “Җанымны, Ходайым, синең кулыңа тапшырам”, – диеп үлеп китә. Мәҗүсиләр апостолны яндырырга уйлыйлар. Әмма учак яккач, яшен яшьни һәм җир тетри. Мәҗүсиләр куркуларыннан качып бетәләр, ә христианнар Маркны таш каберлеккә күмәләр.

Фото: pravlife.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев