Туганайлар

Кемнәр соң бу Изгеләр?

15 март көнне Чаллы шәһәренең Изге Вознесение соборына Изге Матрона Московская белән Изге Спиридон Тримифунтский тәреләре китерелде. Шушы тәреләрне күреп, үзләренең теләк-үтенечләрен җиткерү өчен, кешеләргә ике-өч сәгать чират торырга туры килде. Кемнәр соң бу Изгеләр? Нигә кешеләр аларның төсләренә шулай баш ия?

Изге Матрона Московская

Ул 1881 елда Тула өлкәсендә туа. 1952 елда үлә. Матрона тумыштан ук сукыр була. Бала вакыттан аяклары да йөрми башлый. Аның каравы, Матронада кешеләрне чирдән терелтү сәләте ачыла. Ул бик күпләргә ярдәм итә. Үзе үлгәч, Ходай арадашчысы булачагын әйтә. "Инде исән булмасам да, минем яныма килегез, үзегезнең хәсрәтләрегезне сөйләгез. Мин ишетеп торырмын да ярдәм итәрмен," - ди ул. Киләчәктә аның кабере янына йөрүчеләрнең бик азга гына калачагын, туганнары үлеп беткәч, каберенә килүче бөтенләй бетәчәген әйтә. "Бик күп еллар үткәннән соң, кешеләр минем турыда искә төшерәчәкләр. Ярдәм сорап, төркем-төркем булып киләчәкләр," - ди Матрона. Бу сүзләре хак булып чыга. Аның янына исәнлек, тазалык сорап баралар. Тәрене үпкәч үк савыгып, сәламәтләнеп китүчеләр турында да, бала таба алмаган хатыннарның, Изге Матрона тәресе янында теләк теләгәннән соң, балага узулары турында да күп ишетергә була. Матронага кайгы-хәсрәтләрен сөйләп, аннан ярдәм алган кешеләрнең, үлем сәгатьләре җиткәч тә ялгыз булмаячакларын, аларны үзе каршы алачагын әйтә Матрона.

Изге Матрона Тәресе янына роза чәчәкләре белән керәләр. Теләгән кешегә ул чәчәкләрнең таҗларын, яфракларын сыдырып бирәләр. Аларны чәйгә салып эчәргә, коена торган суыңа салып юынырга була. Кайберәүләр аларны, оберег сыман итеп, үз яннарында йөртәләр.

Изге Спиридон Тримифунды

343 елда Византия дәүләтенең Тримифунды шәһәрендә Спиридон дигән священникны епископ итеп сайлыйлар. Бу постка сайланганчы ук, ул шактый бай кеше була. Аның янына бурычка сорап та күп киләләр. Спиридон берәүне дә кире бормаска тырыша. Дөнья һәм чиркәү хәлләреннән арганда, аңа иңен куючы яраткан хатыны була. Бергә үткәргән еллар аларның сөюләрен ныгыта гына бара. Бервакыт Спиридонның семьясына кара кайгы килә. Берничә көн чирләп ятканнан соң, хатыны үлә. Спиридон нык үзгәрә. Инде берәү дә аның елмайган чагын күрми. Урамга чыгып, кеше күзенә күренеп йөрми. Үз эченә бикләнә. "Нигә миңа Ходай мондый хәсрәт бирде?" - дип бәргәләнми. Моңарчы яшәгән кебек яшәргә ярамаганлыкка Ходай җибәргән знак, дип кабул итә ул хатынының үлемен. Хатынын күмгәннән соң бер ел да үтми, шәһәр халкын шаккатырырлык эшләр эшли Спиридон. Иң элек ул үзеннән бурычка алып торучыларның бурычларын кичерә. Аннан соң үзенең акчаларын хәерчеләргә өләшә. Соңыннан өен, җирләрен сата. Сатудан кергән акчаларын да мохтаҗларга тарата. Үзенә өстендәге киемнәрен генә калдырып, юл таягына таянып, шәһәрдән чыгып китә. Калган гомерен - чирле кешеләрне терелтүгә, мохтаҗларга ярдәм итүгә багышлый.

Бер авылда бизгәк чиреннән үлеп баручы кеше өчен иман укуын сорыйлар. Ул укыгач, үлә башлаган теге кеше терелеп торып утыра. Кеше ышанмаслык мондый хәлләр һәр авылда күзәтелә. Спиридонның чирлеләрне терелтүе турындагы хәбәрләр еракларга тарала. Ул үзе бу турыда: "Мин терелт-мим, Ходаебыз терелтә. Мин аның арадашчысы гына", - ди.

Бервакыт Спиридон янына кызының җансыз гәүдәсен күтәреп, бер хатын килә. Баласы берничә көн элек суга батып үлгән була. Шундый олы хәсрәттән нишләргә белмәгән анага Спиридонның ничек тә ярдәм итәсе килә. Ходайга ялварып, ул баланы терелтә. Бер минут эчендә кайгысы шатлыкка әйләнгән ананың йөрәге түзми - тибүдән туктый. Спиридон бу бичара хатынга да җан кертә. Бу хәлләрне үз күзләре белән күреп торучылар була. Мондый фактларны чиркәү кенәгәләренә теркәп баралар.

Изге Спиридон 78 яшендә үлә. Ул үлеп, берничә дистә ел үткәч, Византия императорларының берсе, Спиридонның сөякләрен казып алып, Константинопольдәге Изге София храмына урнаш-тырырга куша. Ничәмә-ничә еллар үтүгә карамастан, аның гәүдәсе бөтенләй бозылмаган, тәне элеккечә сакланган була. Изге Спиридон, үзе үлгәч тә, кешеләрне ярдәменнән ташламый. Исән чактагы юмартлык-ларын истә тотып, күпләр аңа финанс хәлләрен яхшыртуны сорап киләләр. Башлаган эшләре уңышлы килеп чыксын, дип тә башыралар. Православие динендәге бик күп кешеләр Изге Спиридонның кодрәтенә ышаналар. Ышанмасалар, тәре янына керү өчен, шундый салкында берничә сәгать чират көтмәсләр иде. Ышанмасалар, ничәмә-ничә чакрымнар үтеп, чит шәһәрләрдән килмәсләр иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: