Туганайлар

Кәбен койдырганчы ни өчен башта ЗАГСка барырга кирәк?

Татарларда гаиләне законлы регистрацияләгәнче никах укыталар. Нигә бездә, ЗАГС печате булмыйча, венчание үткәрергә ярамый? Башта Ходай ризалыгын алу өстенрәк түгелмени? - дигән сорауга отец Павел Чурашов җавап бирә

 - Венчание - ул магик ритуал да, яшәп карарга рөхсәт алу да түгел. Семья кору ул - үз өстеңә бик күп бурычлар, җаваплылык алу дигән сүз. Икең дә шуны аңлап, семья кору карарына киләсез икән, рәхим ит, юллар ачык. Венчание җәшереге - гомерлеккә бергә булырга венец астына керү, дигәнне аңлата. Семья бурычларын үз өстеңә алырга әзер түгелсең икән, (регистрациягә риза булмау), нигә дип кәбен койдырырга? Үзеңә-үзең каршы киләсең булып чыга бит. Шулай түгелмени? Батюшканың, паспортта печать булмыйча, яшьләргә кәбен коярга ризалашмавы ул бюрократик (кәгазь) каршылык түгел, ә яшьләр кабул иткән ниятнең ныклыгын тикшерү. Ниятләре ныклы икән, башта регистрация үтәләр, аннары - венчание. Кәбен койдыру җәшереге кеше гомерендә бер тапкыр гына үткәрелә, - ди отец Павел Чурашов.
 

Фото: https://pixabay.com

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: