Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Изге хәбәр (Благовещение)

Бу изге көнне христиан динен тотып яшәүче кеше бик көтеп ала. Ел саен 7 апрель көнне һәрбер Алла йортында бу бәйрәм бик зурлап искә алына. Ходаебыз Иисус Христосның туасы алдан ук билгеле була. Изге кыз Мария да Ходайдан соралып алынган бала була. Аның әтисе Яким, әнисе Анна бик изге тормыш...

Бу изге көнне христиан динен тотып яшәүче кеше бик көтеп ала. Ел саен 7 апрель көнне һәрбер Алла йортында бу бәйрәм бик зурлап искә алына. Ходаебыз Иисус Христосның туасы алдан ук билгеле була.

Изге кыз Мария да Ходайдан соралып алынган бала була. Аның әтисе Яким, әнисе Анна бик изге тормыш белән торып, кешеләрне яратып гомер кичерә. Ләкин аларның картайганчы балалары булмый. Үзләренең карт булуларына карамастан, бала сорап Ходайга теләк итүдән туктамыйлар. Аны изге тормышка өйрәтеп Ходайга тәрбиягә тапшырасыларын әйтеп сүз бирәләр. Ходай аларның түземле булуларын күреп, яратуларына шикләнми бала бирә. Изге фәрештә аны Мария исемле буласын да белгертә. Бу баланың тууы бар кешене шатландыра. Яким белән Анна биргән вәгъдәләрен бозмыйча, Марияга 3 яшь тулгач аны чиркәүгә тәрбиягә бирәләр. Марияны беркем дә кермәгән "изгедән-изге" дигән бүлмәгә кертәләр. Шушында ул Ходай законын өйрәнеп, изге китапларны укып, кул эшләренә өйрәнеп үсә. Ходай каршында үзенең кияүгә китмәсен, чиста көе торасын әйтеп сүз бирә.

14 яше тулгач Марияны 80 яшьлек ерак туганы Иосиф асрамага ала. Ул Назарет дигән калада яши. Иман китабын укып утырган чагында Изге кыз Марияга Гавриил фәрештәсе күренеп Изге хәбәр әйтә: "Әй, дәүләтле, сөен! Ходай синең белән! Син хатыннар арасында даннаулы, синнән туасы да даннаулы!" Бу сүзләр белән ул Марияның бала табасын, аның ир бала буласын һәм аңа Иисус дип кушыласын әйтә. Мария бу хәбәрне ишетү белән: "Ничек инде мин ир белмәгән көе бала табармын?- дип аптырап кала. Изге фәрештә баланың Святый Тыннан буласын, югарыгының Улы дип аталып, ул гомергә патшалык итеп, аның патшалыгы ич тә бетәсе түгеллеген аңлата. Мария Ходай кушканча булырга тиешлеген белеп, ризалаша. Шуңа күрә дә бу көн ("благовещение") изге хәбәр дип атала.

Надежда ЕГОРОВА,

"Изге Николай" приходыннан.

Питрәч районы, Керәшен Сәрдәсе авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев