Туганайлар

Iисусъ Христосныҥ тыуыуы былай булган

7 январь – Рождество – Христианнар өчен иң шатлыклы, якты бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне кешелекне хак юлга күндерү өчен Җиргә җибәрелгән Иисус Христос туган.

“Iисусъ Христосныҥ тыуыуы былай булган: Анын анасы Марiяны Iосифка жяряшкяч, алар бергя кушылмаган кӧйӧ, Святый Тыннан булыб Марiянын буйында бары беленгян. Анын ире Iосифъ изге кеше икян; ул Марiяны оятлы итмейем диб, аны жяшертен айырыб жибярмякче булган. Тик ул шулай диб уйлагач, Ходай париштясе аҥар тӧшӧндя кюренеб ӓйткян: эй Давидъ улы Iосифъ! син катыныҥ Марiяны кабыл алып, ӱзеҥдя тотарга курыкма, анын буйындагы – Святый Тыннан шул; Ул Ул тыудырыр, син Аны Iисусъ диб атарсын; Ул Ӱз калкын жазыкларыннан коткарыр, дигян. Бу бар да Ходайнын пагамбяр арткылы ӓткян сюзе жиреня килер ӧчӧн булды, пагамбяр ӓйтя: Мына кыз буйга узыб Ул тыудырыр, Анын исемен Еммануилъ диб атарлар, Еммануилъ дигяне: Алла безнен белян дигян сюз, диб Iосифъ жокодан торгач, Ходай пяриштясе кушканча кылган: катынын кабыл алыб ӱзендя тоткан. Алай да аҥар жакыннашмаган. Шуннан ары Марiя элек Улын тыудырган; Iосифъ Аны Iисусъ диб атаган”.
Матфей жазган арыу Евангелiедян

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: