Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Ходайга илткән сикәлтәле юл

Керәшен храмнарында хезмәт итүче священниклар исемлегендә Чурашов фамилиялеләр, династия буларак, аерым урын алып тора. Михаил Чурашов (монах постригы алгач - отец Варлаам) бу изге эшкә нигез салучыларның берсе. 2013 елның 6 ноябрендә Зәй ягы православныйлары аның белән хушлашты. Аның җаны Ходайыбыз янына күчте. Отец Варлаам - гыйбрәтле язмыш кичергән кеше....

Керәшен храмнарында хезмәт итүче священниклар исемлегендә Чурашов фамилиялеләр, династия буларак, аерым урын алып тора. Михаил Чурашов (монах постригы алгач - отец Варлаам) бу изге эшкә нигез салучыларның берсе. 2013 елның 6 ноябрендә Зәй ягы православныйлары аның белән хушлашты. Аның җаны Ходайыбыз янына күчте. Отец Варлаам - гыйбрәтле язмыш кичергән кеше. Керәшен Сәрдәсеннән отец Димитрий Сизов, безгә аның тормышы турында язып җибәргән.
Михаил Чурашов 1934 елның 21 ноябрендә Түбән Кама районы Балчыклы авылында туа. Аның әтисе Тихон Васильевич, әнисе Анастасия Алексеевна бик дини кешеләр була. 1931 елда әтисен, кулак дип, биш елга лагерьга җибәрәләр. Срогын ул Беломорканалда тутыра. Хөкүмәт займын алмаганга, 1941 елда аны яңадан кулга алалар. Евангелие укуда, авылдашларын дингә өндәүдә гаеплиләр. Алабуга төрмәсенә алып китеп, совет властена каршы элемент буларак атарга дип хөкем итәләр. Бу турыда якыннары озак еллар үткәч кенә белә.
Михаилның әнисе балаларын денне, Алланы белергә өйрәтеп үстерә.
Бөек Ватан сугышы башланганда, Мишага бары җиде яшь була. Ул безнең солдатларның, дошманнарны җиңеп, туган якларына әйләнеп кайтуларын сорап инәлгәннәрен искә төшереп сөйли.
Михаилга 4 класс кына укырга туры килә, калган гомерен ул үзлегеннән укый, өйрәнә.
Сугыш чорының якты истәлеге булып, аның күңеленә Пасха бәйрәмен көтү кереп калган. Әнисе Анастасия Алексеевна соңгы тиеннәренә 5 күкәй сатып ала, аларны тиешенчә буйый. Пасха күкәенең икесе тәреләр алдында урын ала, берсе кергән кунакка була, калганнары кичке аш вакытында ашала. Өйдән-өйгә йөргән балаларга күмәч бирәләр, чөнки сугыш чорында авылларда тавыклар бөтенләй калмый.
12 яшендә Михаилны Пасха һәм Рождество алдыннан келәү итәргә берәр кешенең өенә чакыралар, күрше авылларга да йөри. Пасха келәве крестный ходтан башка булмый, моңа рөхсәтне колхоз председателе бирә. Совет чоры, атеизм чоры булганга, ризалык бирмәгән чаклар да була.
1948 елда колхозда эшләмәүче кешеләрне, әрәмтамаклар дип, торган җирләреннән сөрергә дигән указ чыга. 1949 елда Чурашовларны семьялары белән Иркутск өлкәсе Неверь станицасына сөрәләр. Аннан соң тайгага өч йортлы поселениегә җибәрәләр. Анда урман кисүдә, балчык ташуда эшлиләр.
1954 елда Михаилны армиягә алалар, шуннан соң ул туган ягына - Татариягә кайта. Шул ук елны семьяның башка членнары да кайталар. Денле кешеләр арасында Совет паспорты алу җазык саналып, документсыз гына Кама буендагы Байгулово пристаненда яшиләр. Миша баржалар бушата. Түләү көнлекләп була, шул акчага көн тән асрыйлар. Колхозга кермәгәч, кулга алып, Ширәмәт район үзәге КПЗсына утырталар, анда ул 1 ай була. Аннан аны Казанга, Ульяновскига, Лениногорскига, Шөгергә таш карьерына җибәрәләр. Монда ул бер ел эшли. Аннан урман кисәргә Кичуй леспромхозына озаталар. Кайда да Михаил денле кешеләр белән аралаша, бәйрәмнәрдә өйләрдә келәү итәләр, чөнки якын-тирәдә храмнар булмый. Алар Совет чорында ябылып бетә. Шушы елларда Михаил үзенең булачак хатыны Зинаида Мартемьянова белән таныша. 1964 елда алар өйләнешәләр. Аларның ике балалары: уллары Павел, кызлары Феодосия туа. Михаил чиркәүгә хезмәткә тиз генә килми. 40 яшькә кадәр ул төрле эшләрдә эшли: урман да кисә, токарь, сварщик, машина йөртүче дә була. Балчыклыдан китеп, күп җирләрне дә күрә.
1970 елда Алабугага килгәч, Михаил Тихонович Алабуга районы Костенеево авылының борынгы чиркәвендә хезмәт итүче отец Иоанн белән таныша. Ул аны үз приходына псаломщик итеп чакыра. Ул елларда республиканың көнчыгыш регионнары өчен Костенеевоның Иоанн-Предтеча храмы дини үзәк булып тора. Монда төрле авыллардан, шәһәрләрдән Христос денен тотучылар йөри. Әлбәттә, ул чорда власть тарафыннан каршылыклар зур була. Олы бәйрәмнәрдә, халык килмәсен өчен, автобусларны бу көнне авылга җибәрмиләр. Михаил Тихоновичта Ходайга хезмәт итү теләге көчле була, шуңа да ул башта автобуста, соңрак мотоциклда эшкә килеп йөри. Отец Иоанн белән матушка Пелагея Михаил Чурашовка аның пастырь хезмәтендә төрлечә ярдәм күрсәтәләр. 1976 елда Михаил Тихонович Казан һәм Мари епискобы Пантелеймон тарафыннан диакон, ә 1977 елда иерей итеп куела. Башта Мамадыш районына, аннары Чистайга билгеләнә. Анда ул Казан Алла Анасы чиркәвендә 13 ел икенче священник булып тора. Керәшеннәр отец Михаил янына керәшенчә келәү итәргә бик теләп йөриләр. Монда отец Михаил дин һәм чиркәү китапларын славян теленнән керәшенчәгә тәрҗемә итүгә күп хезмәт куя. Ул керәшеннәрнең чиркәү телен дә яхшы белә. Яшьтән ук келәүләргә йөргән Михаил туган телендәге Псалтирьны яттан өйрәнә, Изге Язуны, чиркәү тарихын һәм Богослужебный уставны яхшы белә. Чиркәү китапларын (молитвослов, акафист) халыкка тарату өчен, ул басу машинкасы ала. Текстларны үзе тәрҗемә итеп, шунда җыеп, халыкка тарату өчен дистәләгән исемдәге китаплар бастыра.
1997 елда "Җаңа Закон"ны керәшенчәгә тәрҗемә итү эше яңадан башлана. "Апостол Павел җибәргән җазулар"ны һәм Апокалипсисны да ул эшли. Бу хезмәтләре өчен протоиерей Михаил Чурашов Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Святитель Игнатийның "Слово о смерти", изгеләргә акафистлар, керәшенчә Требник, Зур, Уртача, Кече молитвословлар да - ул тәрҗемә иткән хезмәтләр.
1990 елда, яңадан храмнар эшли башлагач, отец Михаил Зәй шәһәренең Крестовоздвиженский храмы настоятеле итеп билгеләнә.
Шулай итеп, отец Михаил Чурашов православ чиркәвенә хезмәт итүчеләр династиясенә нигез сала. Аның олы дәдәсе Иван Тихонович (протоиерей Ио- анн Чурашов (1925-2008) Түбән Кама районы Зур Аты авылы чиркәве настоятеле була, ике туганы протоиерей Герман һәм Димитрий Чистай епархиясе приходларында хезмәт итәләр.
Өлкән улы Павел - Алексеевск районы благочинные, Мәскәү духовный академиясендә укыган. Хатыны Светлана белән алар алты бала үстерәләр. Кызы Феодосия священник Олегта кияүдә. Ул Казанның Васильево поселогында хезмәт итә. Аларның да җиде балалары бар. Иерей Андроник дини белемне Мәскәү духовный семинариясендә ала. Кызлары Анфиса ире священник Николай белән Зәйдә яши, ике бала тәрбиялиләр. Күптән түгел кияве Николай Зәйнең Крестовоздвиженский чиркәве настоятеле итеп билгеләнде.
2010 елдан отец Михаил храмның почетлы настоятеле була. 2013 елда Питрау уразасы вакытында, кичке келәүдән соң, протоиерей Михаил Чурашовка монах постригы үткәрелә. Аңа, преподобный Варлаам Хутынский хөрмәтенә, Варлаам исеме бирелә.
Иеромонах Варлаам 79 яше тулганда - 2013 елның 6 ноябрендә - Ходай янына күчте. Аңа үзе 23 ел буена хезмәт иткән храмда отпевание ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев