Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Евангелист апостоллар - Матфей, Иоанн, Марк һәм Лука язмышлары

12 апостолның икесе - Матфей һәм Иоанн, 70 апостолның икесе - Марк һәм Лука Коткаручы Христосның җирдәге тормышы, Аның өйрәтүләре турында берәр китап язалар

Апостоллар – Иисус Христосның иң якын өйрәнүчеләре, Ул аларны Үзе исән чакта ук халыклар арасында христиан динен таратырга җибәргән. Ә инде Святый Тын иңгәннән соң, алар христиан динен бөтен илләрдә таратып йөргәннәр. Башта алар 12 булганнар, соңыннан 70кә җиткәннәр.

Апостоллар, гадәттә, телдән үгет итеп йөргәннәр. Әмма Христос өйрәтүләре ныграк истә калсын өчен, аларның кайберләре, Сятый Тын иңеп, китап язганнар. Шуңа күрә алар изге китаплар – Изге язулар булып санала.

Апостоллар Матфей, Иоанн, Марк һәм Лука язган дүрт китап та Евангелие дип йөртелә, чөнки аларда Коткаручы Үзе Евангелие дип атаган Христос өйрәтүләре бирелә. Аны язган апостолларны евангелистлар диләр.

Евангелие – грек сузе, ул “яхшы хәбәр китерү” дигәнне аңлата. Ягъни, дөньяга Алла әйткән Коткаручы Ходайыбыз Иисус Христосның килүе, Аның Җирдәге тормышы, качта кадакланып үлүе, үлгәннән соң терелеп торуы һәм күккә күтәрелүе, Аның изге өйрәтүләре турындагы яхшы хәбәр дигән сүз. Май аенда чиркәү өч евангелист апостолны искә ала. Алар – Иоанн, Марк, Лука. Ә дүртенче евангелист апостол Матфейны чиркәү 29 ноябрь көнне искә ала. Газетаның бу санында укучыларыбызны аларның кыскача тормышлары белән таныштырабыз.

Апостол Лука

 

Изге Апостол һәм Евангелист Лука – Сирия Антиохиясеннән, 70 өйрәнүченең берсе, укымышлы грек гаиләсеннән чыккан врач. Христос турында ишеткәч, Лука Палистинага килгән һәм монда Ходайның Үзеннән өйрәнүләр кабул икән. Коткаручы Ходайыбыз, 70 өйрәнүчесен, Үзе исән чакта ук, Күк Патшалыгы турында халыкларга өйрәтегез, дип җибәргән. Яңадан терелеп торганнан соң, Иисус Христос Лукага Еммауска барганда күренә. Апостол Лука апостол Павелның миссионерлык сәяхәтендә катнаша, шуннан бирле алар аерылмас дуслар булалар. Павелны барысы да калдырганнан соң да, Лука аның белән бергә барлык авырлыкларны уртаклаша. Беренче апостоллар азап чигеп үлгәннән соң, Лука Римны ташлап китә һәм Ахайя, Ливия, Египет, Фиваидада үгет итеп йөри, шунда христиан дине өчен азап чигеп үлә.

Апостол Марк

 

Изге Апостол һәм Евангелист Марк Иерусалимда туа. Анасының йорты Гефсиман бакчасы белән янәшә була. Чиркәү материалларыннан күренгәнчә, качка кадакланган Христосның соңгы газаплары төнендә, плащка уранып, Марк аның артыннан бара һәм үзен тотып алган сугышчылардан кача. Марк апостоллар Петр, Павел һәм Варнаваның якын көрәштәшләре була. Ул алар белән , халыкларны христиан диненә үгетләү максатыннан, күп сәяхәт итә, берничә чиркүгә нигез сала. 62-63 елларда Римда изге Евангелиене яза. Александриядә келәү вакытында мәҗүсиләр аңа һөҗүм итәләр. Аны кыйныйлар, шәһәр урамнары буйлап өстерәп йөртәләр һәм төрмәгә ябалар. Анда изге Маркка Иисус Христос күрен һәм газапларга чыдарга көч бирә. Икенче көнне ярсыган төркем изге апостолны яңадан шәһәр урамнары буйлап өстерәп, суд ясарга алып китә. Әммә юлда изге Марк: “Җанымны, Ходайым, синең кулыңа тапшырам”, – диеп үлеп китә. Мәҗүсиләр апостолны яндырырга уйлыйлар. Әмма учак яккач, яшен яшьни һәм җир тетри. Мәҗүсиләр куркуларыннан качып бетәләр, ә христианнар Маркны таш каберлеккә күмәләр.

Апостол Иоанн Богослов

 

Коткаручы Христосның өйрәнүчеләре арасында изге апостол һәм Евангелист Иоанн Богослов аерым урын алып тора. Аңа сөюлек Апостолы дигән исем бирелгән, чөнки аның бөтен язганнары ярату белән сугарылган –Үзенең булмышы белән Алла сөекле дигән фикергә барып тоташа. Бу изгенең туган вакыты аның белән таныштырган көнгә – 9 октябрьгә туры килә; 21майда аны күмгән урынга юка гына булып, алсу төстәге көле төшкәне билгеләп үтелә, аны христиан диненә ышанучылар төрле авырулардан давалану өчен җыйганнар.

Апостол Матфей

 

Изге Апостол һәм Евангелист Матфей (икенче төрле аны Левий дип тә йөргәннәр) – 12 апостолның берсе, Иаков Алфеевның туганы. Мытарь булган, ягъни Рим өчен салым җыйган, чөнки еврейлар Рим ипериясе кулы астында булганнар. Ул Галилеянең Капернаум шәһәрендә яшәгән. Иисус Христос чакыруын ишеткәч, эшен калдырып, Коткаручы артыннан килгән. Христос һәм Аның өйрәнүчеләре Матфейның чакыруын кире какмаганнар һәм аның өендә булып, аның дуслары, танышлары белән ашау-эчү бүлешкәннәр. Бу хәл фарисей һәм китапчыларны нык гаҗәпкә калдырган, чөнки халыктан салымнар җыючы белән сөйләшү – җазык, ә аның белән аралашу – мәсхәрәләнү дип саналган, чөнки алар туган илләрен һәм диннәрен сатучылар булганнар. Әмма иудей укытучылары Ходайның туры юлдагыларны түгел, ә җазыклыларны үгетләргә килгәнен аңлый алмаганнар. Матфей үзе кылган җазыкларны аңлап, элек үзе талаганнарны кешеләргә дүрте белән кайтарган, үзенең мал-мөлкәтен ярлыларга өләшкән һәм башка апостоллар белән Христос артыннан киткән. Аның өйрәтүләрен игьтибар белән кабул иткән, күп могҗизалар күргән, Коткаручының азап чигүләренә, үлүенә һәм яңадан терелеп торуына һәм күккә күтәрелүенә шаһит булган. Аннан соң Җирне Коткаручының җирдәге тормышын, аның өйрәтүләрен Евангелиедә язып, 8 ел буе Палестинада христиан диненә үгетләп йөргән. Ул Сирия, Мидия, Персия, Парфиядә дингә өндәгән; үзенең тормышы Эфиопиядә Христос дине өчен азап чигеп йомгакланган. Бу дәүләттә тупас гадәтләре һәм ышанулары булган каннибал кабиләләре торган.

Беренче Евангелие Христос күккә күтәрелгәннән соң 15 ел узгач языла дип исәпләнә. Соңгы Евангелие Изге Иоанн язуында I гасырның 90 нчы елларында дөнья күрә. Төп Евангелие кнәгәләре грек теленең Койне диалектында язылган була. Бу диалект Рим империясендә аралашу теле булган. Бу вакытта барлык еврейлар да грек телен белгәннәр. Башка халыклар арасында да христиан дине тарала башлагач, Евангелие һәм башка христиан кнәгәләре төрле телләргә күчерелә башлый.

600 нче елда инде Евангелие кнәгәләре латин, сирия, конт, гот, әрмән, грузин, эфиоп һәм башка телләргә күчерелә. 2000 елда Евангелиеләрне 960 телдә укырга була. Шул исәптә, керәшенчәгә күчерелгәне дә бар. XIX гасырның икенче яртысында Казан Духовная академиясе профессоры, миссионер Николай Иванович Ильминский (1822-1891) Василий Тимофеев (керәшеннәрдән беренче священник) белән Изге иман кенәгәләрен керәшенчәгә күчерә башлыйлар. Керәшеннең чиркәү теленә иң беренче күчерелгән кнәгәләр – “Бытие” (1863), “Премудрости сына Сирахова” (1864) һәм “Святое благовествование от Матфея” (1865). Оторы “Четвероевангелие” (1891), “Псалтырь” (1891) һәм “Деяния святых апостолов” (1907).

Үзенең үгетләре белән Матфей идолларга табынучыларның берничәсен Христос диненә кайтарган, Чиркәүгә нигез салган һәм храм төзеткән. Апостол Ходайдан эфиопларга мөрәҗәгать итүне сораган, келәү вакытында, яшь егет кыяфәтендә, Ходай Үзе аңа күренгән, һәм жезл биреп, аны храмның ишеге төбенә куярга кушкан. Ходай бу таяктан агач үсеп чыгар һәм уңыш китерер, ә аның тамырыннан су агып чыгар, дигән. Шул суда юынып, уңыштан авыз итеп, эфиоплар үзләренең кыргый гадәтләрен үзгәртерләр, яхшырак һәм сабыррак булырлар, дигән. Апостол жезлны храмга алып барганда, юлда хатыны һәм улы белән ил башлыгы Фулвианны очраткан, алар начар көчләр тәэсиренә бирелгән булалар. Иисус Христос исеме белән, ул аларны терелткән. Бу могҗиза тагын бик күп мәҗүсиләрне Ходайга якынайткан. Әмма хаким аның поданныйларының христианнар булып, мәҗүси аллаларга табынмый башлауларын теләмәгән. Ул Матфейны сихерчелектә гаепләгән һәм җәзага тартырга әмер биргән. Аны җиргә йөзтүбән салганнар, чыбыклар өеп яндырганнар. Монда булган кешеләр, учак янып киткәннән соң да, янгынның Матфейга зыян салмавын күргәннәр. Шунда Фулвиан учакка, сумалага буяп, чыбыклар өстәргә, ә учак тирәли 12 пот (идол) куярга боерган. Әмма учак ялкыны потларны эреткән һәм Фулвианны көйдереп алган. Куркып калган эфиоп Матфейга җарлыкавын сорап инәлгән, һәм азап чигүченең теләк итүе аркасында ялкын сүрелгән. Матфейның тәне зыян күрмәгән, ә үзе Ходайга күчкән. Фулвиан эшләгәннәре өчен нык үкенгән, әмма икеләнүләре калган. Аның приказы белән апостолның гәүдәсен тимер гробка куйганнар һәм диңгезгә ыргытканнар. Шунда Фулвиан, әгәр дә Матфейның Алласы аны суда да утта саклаган кебек сакласа, бу Бердәнбер һәм Чын Аллага башырырга кирәк, дип әйткән. Шул ук Төнне Эфиопия епискобы Платонга йокы аралаш апостол Матфей күренгән, ул аңа служительләре белән диңгез ярына баруларын һәм анда аның гәүдәсен алуларын сораган. Епископ белән бирегә үзенең хезмәтчеләре белән Фулвиан да килгән. Дулкын белән ярга чыгарылган гроб апостол Матфей үзе төзегән храмга күчерелгән. Шуннан соң озакламый фулвиан Христиан динен кабул иткән, власьтан баш тарткан, пресвитер булган, ә Платон үлгәннән соң, Эфиопия епискобы булган.

Ф. Солтанова, В. Максимова әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев