Туганайлар

Димитриевская суббота

2 ноябрь - Димитриевская суббота. Ӱлгян туганнар, карендяшлярне искя алабыз. Чиркяӱлярдя ӱлгян туган, карендяшлярне искя алыу (Панихида) уздырыла. Изге оло азабланыучы Димитрiй Солунскийне искя ала торган кöн (8нче ноябрь) алдындагы суббота

Элек бу суббота Куликово жауында жатыб калган салдатларны Димитрiй Донской кушыуы буйынча искя ала торган кöн булган.

Иман:

"Эй Ходай! Ӱз мяндяляреҥнеҥ жаннарын, ауыртыу, кöйöк, кайгырыу жук жирдя, мяҥге тормошта, äӱлеяляреҥ белян бергя тынычландыр".

Христось дене öчöн кюб азабларга чыдаган Изге Димитрiй Солунскiй тормошы. (8нче ноябрь)

Изге Димитрiй грекь жирендядяге Солунь каласында туган. Ул славянь тыумасыннан икян.Димитрiйныҥ атасы кала башлыгы икян. Бу гаиля жяшерен христианнар булган.

Алар жалан Аллага тау итеб,изге эшляр эшляб, Алла öйе-чиркяӱгя жярдям итеб жяшягянняр.

Ата-анасы ӱлгяч, Димитрiй бик оло байлыкка ия булган.

Ул багыттагы падша Максимiань аны чакырыб, акыллы, бик ибле икянен кюреб аны атасы урынына Солунь.каласына башлык итеб куйган.

Падша Димитрiйга Солундагы христианнырны сыннарга табынырга, табынмасалар азаблаб ӱтерергя кушкан.

Солунь калкы аны ололаб карышы алган. Димитрiй андагы христианнарны ӱтереӱ тюгел, ӱзенеҥ Христоска ышанганын бар калыкка äйтеб, Ходай Iисусь исемен даннаб, бар калыкны чын Алланы даннарга öйряткян.

Падша боларны эшеткян,аны чакырткан. Димитрiй бар малын жарлыларга öляшеб бетергян,падша жанына киткян.

Ул бер для курыкмыйчы Христос денен тотканын äйткян, сыннарга табыныуныҥ буш нястя икянен аҥнатыб биргян. Падшаныҥ бик ачыуы килеб, аны öтöрмянгя жабтырган.

Жабылыуда Димитрiй гел Алланы даннаб торган, Алладан ныклык сораган. Алла пяриштясен жибяреб, аны ныклаган. Пяриштя äйткян: Эй Христось öчöн азабланыучы, тынычлык сиҥа, батырлан, ныгай, дигян.

Салдатлар килеб Димитрiйны келяӱ итеб торганда сöҥгеляр белян чянчеб ӱтергянняр.

Христианнар Димитрiйныҥ тянен алыб ололаб кюмгянняр.

Берничя жылдан суҥ казыгач. Димитрiйнеҥ тяне черемягян килеш табалар. Тянне кöмöш гробка салыб, анда оло чиркяӱ торгозганнар. Изге Димитрiй Солунь каласын кюб бялялярдян, сугышлардан коткарган, чирлелярне сауыктырган.Хэзер дя изге Димитрiйгя теляктян кюб кодрятляр киля.

"Жития святых"(кряшенняр öчöн) княгясеннян.

"Эй изге оло азабланыучы Димитрiй,безнеҥ öчöн Ходайга инял, жаннарыбызны коткарсын ыйы".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: