Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Чумылдыру җәшереге

Нәрсә ул Чумылу? Урсәти һәм урсәни ни өчен кирәк? Чумылу кешегә нәрсә бирә? «Туганайлар» газетасы әлеге сорауларга җавап эзләде.

Чумылу кеше гомерендә бер генә тапкыр була. Ул гомергә истә калырлык булырга һәм кешенең алдагы бөтен тормышын  билгеләргә тиеш. Әмма Сезнең өчен төп вакыйга истәлекле фотографияләр,  мул сый-хөрмәт һәм чумылуда катнашкан  кунаклар саны түгел, ә үзегезнең чумылуга булган мөнәсәбәтегез булырга тиеш. Сезнең өчен Чумылу нәрсәне аңлата? Сез ни өчен балагызны чумылдырырга уйладыгыз? Ни өчен сез урсәти яки урсәни булырга риза булдыгыз? Моның турында уйланыгыз, бу бит бик әһәмиятле.Шулай итеп, әйдәгез күңелебез белән Чумылуга әзерләник. Түбәндәге сорауларга үз-үзегезне алдамыйча җавап бирсәгез, Чиркәүнең бу бөек Җәшереген дөрес аңлау юлына  сез кечкенә генә, әмма тирән уйланылган адым ясарсыз.

 Сез Христоска ышанасызмы?

Сез инде Аллага ышанасыз икән, нигә Христоска ышанырга? Иисус Христос кем булган? Эш шунда, христианлык башка диннәрдән шуның белән аерыла: христианнар Христоска җазыклы кешеләрне үлемнән коткарырга килгән  Аллабыз Улы, Коткаручыбыз буларак ышаналар. Христиан Православ Чиркәве Христос – пагамбәр, бөек өйрәтүче генә түгел, Ул үзе аңа ышанучы һәркемнең Алласы һәм Коткаручысы дип өйрәтә.

Православ Чиркәвенең Иисус Христос турындагы өйрәтүләренең төп положениесе түбәндәгеләр:

1.  Иисус Христос реаль тарихи шәхес була, Ул җирдә 2000 ел элек яшәгән. Иисус Христос безнең кебек үк кеше була. Ул чын мәгънәсендә чын Кеше була. Әмма Ул бездән җазыксыз һәм нәпессез булуы белән аерыла.

2. Иисус Христос Алла Улы ул, димәк – ул Ходаебыз. Ходаебыз өчен мөмкин булмаган нәрсә юк, шуңа күрә җазыкланган кешелекне коткару өчен «кеше алла булсын өчен Ходай Кеше булган» (бөек изге Афанасий), ягъни кеше Христоска  ышануы аркылы яхшылыкка омтыла.

3.  Иисус Христос ничек берьюлы Алла да, кеше дә була ала? Чиркәү бу сорауга инде күптән җавап бирде – Алла һәм кеше Христоста аерылгысыз булып берләшкән.

4.  Иисус Христос Качта кадакланып, үлемне кеше кебек кабул иткән, ә менә өченче көнне Алла булып терелеп торган. Христосның килүенең мәгънәсе ниндидер яңа өйрәнүләр алып килүдә түгел. Алла Улы яңа кешелек нигезләү өчен килә. Кеше Христосны кабул итеп, Коткаручыбыз буларак аңа ышанып, Аның боерыкларын үтәп, нәкъ менә Чумылуда элекке кешелек өчен үлә, яңа кеше буларак терелеп тора. Христианнар – Христос Чиркәве  дип аталучы яңа кешелек ул.

Шуңа күрә Чиркәүгә йөрү, Христоска ышанучылар җәмгыятенә керү бик кирәк. Чиркәүдә булу, ягъни келәүләрдә, иман әйтүләрдә булу, яхшы эшләр эшләү – котылуның тиеш шартлары.

Чумылу кабул итеп кеше Христос белән кушыла. Аның Чиркәвендә Христос белән берлектә генә кеше һәм күңеле һәм тәне белән камил була ала.

 Нәрсә ул Чумылу?

Чумылу – кеше тормышында зур вакыйга. Чумылу – кешенең җазыклар һәм элекке тормышы өчен үлүе, Христос белән бергә Алла өчен терелү Җәшереге ул. Чумылганда кеше яңадан туа. Ә ни өчен яңадан туарга соң? Динсез, Христоссыз, җазыклы булып яшәп, кешенең җаны үлә. Ул әле яши, эшкә йөри, шатлана, көенә, әмма күңеле динсез яшәп  йокыга киткән кебек, үлгән кебек була. Шуңа күрә кеше ышанып, яңадан туарга, элекке җазыклы тормышын, җазыклы гадәтләрен  калдырырга тиеш. Әле күптән түгел генә Совет чорында Чумылган өчен югары дәрәҗәле эшеңнән колак кагарга,  иң яхшы очракта выговор белән котылырга, ә 1917 елгы революциядән соң Аллага ышанган өчен гомерең белән дә түләргә була иде. Хәзер, Аллага шөкер, дәүләт һәм официаль власть тарафыннан динебез өчен бернинди дә куркыныч янамый. Моны бәяләргә һәм Чумылуны фотога төшерү, эчү мәҗлесенә әйләндермәскә кирәк. Чумылу –  күңел тантанасы ул. Һәм аны эчүгә, тәртипсезлекләргә бирелмичә, чиста күңел белән билгеләргә кирәк. Бу безне берләштерә торган якты, күңелле семья бәйрәме.
Чумылуны кем кабул итә ала?

 Чумылуны Христоска – Алла Улы, Коткаручыбызга чын күңеленнән ышанган, үзенең элекке җазыклары өчен үкенгән һәм үзенең тормышын Христос боерыклары буенча үзгәртергә теләгән  кеше генә кабул итә ала. Бу кечкенә балаларга кагылмый. Чумылдырган баланы денле итеп тәрбияләү крестныйлар өстендә. Шуңа күрә крестныйлар чумылган денле кешеләр булырга тиеш.

Ни өчен сез балагызны чумылдырырга булдыгыз?

 Сез балагызны бөтен кеше шулай эшләгәнгә генә чумылдырырга уйлагансыздыр. Бу бик үк начар да түгел. Борынгы бабаларыбызның әйбәт  гореф-гадәтләрен сакларга тырышабыз икән, бу туган илебез тарихына һәм дингә хөрмәтегез турында сөйли. Әмма шуны истә тотарга кирәк: безнең бабаларыбыз өчен Чумылу гади йола гына түгел, ә җитди адым булган һәм алар һәрвакыт Православ Чиркәве өйрәтүләрен белергә теләгәннәр, бу өйрәтүләр буенча яшәргә тырышканнар һәм үз үрнәкләрендә балаларын да өйрәткәннәр. Сезнең дә шулай булырга тиеш. Кайчакта баланы авырмасын өчен чумылдырырга кирәк, диләр. Әйе, чынлап та, сәламәтлек – Ходай бүләге ул. Балаларны чумылдыру гадәте каян килгән соң? Православие Чиркәвендә ул бик борынгы заманнан ук килә. Яшь бала үзе белән нәрсә булганын аңламаса да, ул әти-әнисенең теләге буенча чумылдырыла. Башкача әйткәндә, ата-ана баласын православ дине кушканча, үз үрнәгендә, иманнар әйтеп  тәрбияләргә сүз бирә. Баланы чумылдырганда, урсәни (крестная) һәм урсәти (крестный) дә катнаша. Нәкъ менә алар Чумылдыру обетын саклауга җаваплылыкны үз өсләренә алалар. Һәм шушы кагыйдәләрне үтәү буенча ата-аналар һәм крестныйлар Ходай каршында да һәм намуслары алдында да җавап бирәләр.

 Урсәти һәм урсәни ни өчен кирәк?

 Хәзерге вакытта яшь балаларны чумылдырганда, урсәти белән урсәни булырга тиеш, ә олы кешеләр чумылганда алар мәҗбүри түгел. Элекке вакытта урсәти-урсәни олыларны чумылдырганда да катнашырга, чумылучыны дин канунарына өйрәтергә тиеш булган. Яшь балаларны чумылдырган урсәти-урсәни аңа дини тәрбия бирү өчен җаваплы. Балаларны чумылдырганда урсәти дә, урсәни дә булуы мәҗбүри түгел, малайлар өчен урсәти, кызлар өчен урсәни булуы да җитә. Ата-ана үз баласына урсәти-урсәни сайлаганда, аның православ христиан булуын, Христос боерыкларын тотып яшәүче икәнлеген карарга тиешләр. Денсезләр, чумылмаганнар, башка диндәгеләр, яше  җитмәгәннәр һәм акылы тулы булмаган кешеләр урсәти-урсәни була алмыйлар. Ата-ана үзе балалары өчен урсәти-урсәни була алмый. Чиркәү кануннары баланың бертуган дәдәсенә, тутасына, әби-бабасына урсәти-урсәни булуны тыймый. Урсәти белән урсәнинең яше 18 гә җиткән булырга тиеш. Урсәти-урсәни булган ир кеше белән  хатын-кыз ирле-хатынлы булырга тиеш түгел. Кызганычка каршы, хәзер урсәти-урсәни чумылдыручыларына әллә ни йогынты ясый алмый, иманга өйрәтү ата-ана җилкәсенә төшә.

Урсәти белән урсәнинең чумылучыларына карата бурычлары:

1. Беренче һәм иң мөһим бурыч – чумылучылар өчен теләк итү.

2. Икенче бурыч: бала укый ала башлагач, урсәти-урсәни аны православие диненә өйрәтергә тиеш.

3. Урсәти-урсәни чумылучыларының өлеш алулары турында кайгыртырга тиеш: бала белән айга бер тапкыр чиркәүгә өлеш алу өчен килергә кирәк. Ә 7 яшь тулгач, баланы чиркәүгә җазык әйтергә китерергә кирәк.

4. Урсәти-урсәни чумылучыны атнкакөн мәктәбенә йөртергә яки бу турыда ата-ананың  исенә төшерергә тиешләр.

 Чумылу кешегә нәрсә бирә?

 Чумылган кешегә түбәндәге бәрәкәтләр  бирелә:

1) Святый Тын бәрәкәте ( Святый Тын – Святый Өчленең Өченчесе, Ата, Ул белән берлектә, Ата, Ул  Алла булган кебек Ул да  Алла. Алар өчесе өч алла түгел, ә Өчлектәге Бер Алла), ягъни изге май – миро белән сөрткәннән соң, яңа чумылдырылган кеше белән Ходай үзе була һәм аның тормышын алып бара.

2) Саклаучы Пәрештә;

3) Православ исем (ул Рус Православ Чиркәве традициясе буенча ниндидер изге хөрмәтенә бирелә). Балага исемне ата-ана сайлый, ә өлкәнрәк чумылучы исемне үзе сайлый. Үз  хөрмәтенә исем бирелгән Изге,  Ходай алдында чумылучы өчен теләк итә. Изгене искә алу көне “день Ангела”  яки “именины”  дип атала. Элек русларда бала кайсы изгене искә алу көнендә туса, шуның исемен биргәннәр, шуңа күрә туган көн белән именины туры килгән. Хәзер бу гадәтне саклау мәҗбүри түгел.

4) Чиркәү Җәшерекләренә юл ачылу (чумылучы  өлеш алуы, җазык әйтүе, иманнары, хезмәте, хәер бирүләре белән чиркәү тормышында катнаша алган Чиркәүнең тулы хокуклы члены).

Чумылганнан соң кеше җазыксыз, Ходай белән, Христос белән яңа тормыш башларга тиеш.

Фото: pixabay.com

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев