Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Бүген Ходайыбызның күккә күтәрелгән көне

Вознесение Пасхадан соң кырыгынчы көнне бәйрәм ителә.

Иисус Христос терелеп торгач, җирдә кырык көн торган. Кырык көн эчендә ул өйрәнүчеләренә күренеп, сөйләшеп, аларга Күк патшалыгының җәшерекләрен аңлаткан. Шунлыктан православныйлар 40 көн буена “Христос терелеп торган! Чыннап терелеп торган!” дип бер-берсе белән исәнләшергә тиеш. Кызганыч, 40 көн буе бер-берсен шулай сәламләү безнең карендәшләр арасында юк диярлек.

Пасхадан соң, Иисус Христосның терелгәненә кырыгынчы көнне апостоллар Иерусалимга җыелганнар. Иисус Христос унынчы тапкыр аларга шунда күренгән, күренгәч аларга төрле нәрсәләр турында сөйләгән. “Сез әле Иерусалимнан китми торыгыз, миннән ишеткәнне, Святый Тынны көтегез. Иоанн пагамбәр кешеләрне суда чумылдырды. Берауык вакыттан соң (бераздан), сез Святый Тынга чумылырсыз. Сезгә Святый Тын иңәр. Ул иңгәч, сез куатланырсыз; аннары Иерусалимда булган Иудеда Самариядә бар җирнең читеннән арлык Мине таныклаучы булырсыз”, – дигән. Шулай дигәннән ары Иисус үз өйрәнүчеләрен Иерусалимнан алып чыккан да Вифаниядәге Елеон тавы өстенә килгән. Барган чагында Иисус аларга сөйли-сөйли килгән. Шунда апостоллар аннан сораганнар: “Әй, Өйрәтүче! Израил патшалыгын шушы чакта торгызырсыңмы әллә?”. Ул аларга: “Алла Ата үз иркенә салган багытларны белү сезнең эш түгел. Сез Святый Тынны алгач, минем турында таныклык итәрсез”, – дигән. Аннары кулын күтәреп, апостолларын бәхилләгән.

Шуннан күккә күтәрелә башлаган. Ул күтәрелгән чагында, апостоллар, кадерләп, Христоска егылып башырганнар. Күтәрелә торган Ходайны бераздан якты болыт килеп каплагач, апостоллар аны күрә алмаганнар. Ходай Иисус шулай күк өстенә күтәрелгән. Апостоллар күзләрен алмый күккә карап торган чагында, аларга ике пәриштә күренеп әйткән: “Әй, Галилея кешеләре, ник күккә карап торасыз? Сез Иисусның күккә ничек күтәрелгәнен күрдегез, тагын җиргә шулай килер”. Шуннан соң апостоллар сөенешеп, Иисус кылган эшләргә исләре китеп, Алланы данлый-данлый, Иерусалимга кайтканнар.

Фото: Татмитрополия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев