Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Бӱген Димитрiй Солунскiйне искя ала торган кöн

8 ноябрь - Арыу Жыйын Христось дене öчöн кюб азабларга чыдаган Изге Димитрiй Солунскiйне искя ала

Изге Димитрiй грекь жирендядяге Солунь каласында туган. Ул славянь тыумасыннан икян. Димитрiйныҥ атасы кала башлыгы икян. Бу гаиля жяшерен христианнар булган.

Алар жалан Аллага тау итеб, изге эшляр эшляб, Алла öйе-чиркяӱгя жярдям итеб жяшягянняр.

Ата-анасы ӱлгяч, Димитрiй бик оло байлыкка ия булган.

Ул багыттагы падша Максимiань аны чакырыб, акыллы, бик ибле икянен кюреб аны атасы урынына Солунь каласына башлык итеб куйган.

Падша Димитрiйга Солундагы христианнырны сыннарга табынырга,табынмасалар азаблаб ӱтерергя кушкан.

Солунь калкы аны ололаб карышы алган Димитрiй андагы христианнарны ӱтереӱ тюгел,ӱзенеҥ Христоска ышанганын бар калыкка äйтеб,Ходай Iисусь исемен даннаб,бар калыкны чын Алланы даннарга öйряткян.

Падша боларны эшеткян, аны чакырткан, Димитрiй бар малын жарлыларга öляшеб бетергян, падша жанына киткян.

Ул бер для курыкмыйчы Христос денен тотканын äйткян, сыннарга табыныуныҥ буш нястя икянен аҥнатыб биргян.

Падшаныҥ бик ачыуы килеб, аны öтöрмянгя жабтырган. Жабылыуда Димитрiй гел Алланы даннаб торган, Алладан ныклык сораган. Алла пяриштясен жибяреб, аны ныклаган. Пяриштя äйткян: Эй Христось öчöн азабланыучы, тынычлык сиҥа, батырлан, ныгай, дигян.

Салдатлар килеб Димитрiйны келяӱ итеб торганда сöҥгеляр белян чянчеб ӱтергянняр.

Христианнар Димитрiйныҥ тянен алыб ололаб кюмгянняр.

Берничя жылдан суҥ казыгач, Димитрiйнеҥ тяне черемягян килеш табалар. Тянне кöмöш гробка салыб, анда оло чиркяӱ торгозганнар. Изге Димитрiй Солунь каласын кюб бялялярдян, сугышлардан коткарган, чирлелярне сауыктырган. Хэзер дя изге Димитрiйгя теляктян кюб кодрятляр киля.

"Жития святых"(керяшенняр öчöн) княгясеннян.

Эй изге оло азабланыучы Димитрiй, безнеҥ öчöн Ходайга инял, жаннарыбызны коткарсын ыйы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев