Бар кoннярдя дя кылган жазыкларны aйтеб тяyбя итеy иманы
Иман
Эй мине Булдырыучы Ходай Аллам, Yзеҥ Бер ин Святый Oчлo диб без данный торган, табына торган, Ата, Ул, Святый Тын, мин yз гумеремнен бар кoннярендя дя кылган жазыкларымны aйтеб Сина тяyбя итямен. Aр-бер сагяття, хазерге багытта да, узган кoннo дя, узган тoннo дя жазыкландым. Мин эшем белян, сюзем белян, уйым белян, артык ашау белян, эчкелек белян, жяшертен ашау белян, буш сюзляр белян, жукка монайыу белян, жалкаулык белян, карышы aйтеу белян, тыннаусызлык белян, aлякляy белян, кеше тикшереy белян, саксызлыгым белян, yземне гня сoйoy белян, кюб aйбер жыйыу белян, урлау белян, дoрoс сoйляшмягянем белян, шакшыланыб жoрoyем белян, кoнняшеy белян, кеше тормошона кoнчoлoк итеy белян, жарсыуым белян, усаллыкны истя тотоуым белян, кюремсезлек белян, малга биренеyлек белян, аннары бар саннарымнын тойоноулары белян, кюз кюреyем белян, колагым эшетеyлек белян, ис тойоуым белян, ашамнык тяме тойоуым белян, кармалаб карауым белян, тагын да бютян тoрлo жан жазыклары белян дя, тян жазыклары белян дя Син Алламнын катерен калдырдым, жакыныма да дoрoссoзлoк кылдым. Шушылар oчoн yкенеб, yземне айыблаб Син Аллам карышысына китерямен, тяyбя итяргя мина да ирек бар диб белямен. Эй Ходай Аллам, кюз жяшем белян жыуашланыб Синнян телеймен: Син Yзен гня мина булыш, шушы узган багытта кылган жазыкларымны Yзеннен изге кюнеллеген какына мина кичер, шушы Синен карышында aйткянняремнен барысыннан да мине иркенгя чыгар, Син изге, Кеше сoйoyче шул.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев