Туганайлар

Арыу Жыйын изге атабыз Iоаннь Дамаскинны искя ала

17 декабрь – Арыу Жыйын изге атабыз Iоаннь Дамаскинны искя ала

Изге Iоаннь Дамаскь каласында жяшягян. Байлар ыруыннан була,б ик укымышлы. Калада урынлы жирдя кызмяття тора. Христианнарга,изге тяреляргя куылыу заманында жаклаб арыу жазыулар жаза. Чисталык, Чыннык öчöн кöряшеӱче Iоанны алдау жулы белян, аныҥ исеменнян жалган жалыу жазыб каладагы падшага жибяряляр. Iоанны хöкöмгя тартыб, бер кулын кисяляр. Алла Ӱзенеҥ сайлаганын бялядя калдырмый. Iоаннь киселгян кулны алыб, жылаб инялеб Алла Анасы Изге Кыз Марияныҥ Тöсöня куя. Иртян уяныб кится, Ходай кодряте белян кулы жалганган була. Тик кызыл жöй эзе геня кала.

Шулай итеб Изге тяреляр жазганда Алла Анасыныҥ "Троеручица" дигян Тöсö барлыкка киля.

Iоаннь бу кäллярдян соҥ малын жарлыларга таратыб Палестинадагы бер монастырга монахлык кызмятеня урнаша.

Ходай Ӱзе, Алла Анасы Ӱзе кюренеб, аҥа православие денен даннаб жазарга кушалар.

Изге Iоаннь Дамаскин бик кюб Арыу Чиркяӱ öчöн каноннар, Пасха канонын,Апостолларга каноннар, чиркяӱ жырыулары, 8 кöйгя жырыулар, денне аҥлатыб арыу жазыулар жазыб калдыра.

Чиркяӱлярдя бюген дя изге Iоаннь Дамаскин жазган арыу жазыулар, жырыулар кулланыла.

"Эй изге атабыз Iоаннь, безнеҥ öчöн Аллага инял, жаннарыбызны коткарсын ыйы".

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: