Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Арыу Жыйын Алла Анасы Изге Кыз Марияныҥ «Иверская «дигян тяресен ололой

26 октябрь - Арыу Жыйын Алла Анасы Изге Кыз Марияныҥ «Иверская «дигян тяресен ололой

9 нчы гӱмердя, изге тярелярне кадерсезлягян багытларда бу Алла Анасыныҥ тяресе Никея каласы жанында бер жакшы тол катында сакланган. Бер салдат ачу итеб, сöҥгö белян тярегя китереб кадый. Тяредяге Алла Анасыныҥ битеннян кан ага башлый.Салдат куркыб Тöс алдына тезляня,кичереӱ сорой.

Катын тярене кадерляб, иман укыб диҥгезгя агыза. 999 нчы жылда Изге Афонь тауыныҥ Иверский монастырында жяшяӱче монахлар берничя кöн диҥгездя ауага хэтле утлы багана кюряляр. Бу утлы багана су öстендя басыб тора торган Алла Анасыныҥ тяресеннян була. Бер изге Гаврииль Грузин атлы монахка билге була, ул Алла Анасы кушыуы буйынча су öстеннян атлаб барыб тярене кереб ала. Тярене монастырга алыб кайтыб кадерляб кертеб куялар.Иртян торсалар, тяре монастырь кабкасы öстендя тора. Бу хэл берничя табкыр кабатлана. Алла Анасы монахларга белдеря: Мин Тöсемне сез саклаганны телямим, Мин Ӱзем сезне сакларга телейем дей.Тöсне кабка öстендя калдыралар. "Вратарница ", "Хранительница" диб атала башлый. "Иверская" диб монастырь исеме белян атала.

Бу Алла Анасыныҥ Тöсеннян бик кюб кодрятляр була. Шул багыттан бирле, Изге Афонь тауына катын-кыз аягы басарга жарамый. Алла Анасы монахларны Ӱзе саклый.

Эй.Алла Анасы, безне сакла,жакла.

Алла Анасы Изге Кызныҥ"Иверская "дигян Тöсöн ололойбыз.

"Эй Алланы Тыудырган Башкарыучы Кыз!

Синеҥ изге Тöсöҥнян тöзятеӱлекляр,тазалыклар, ышаныб, сöйöб килеӱчеляргя мулы белян бирелеб тора, шулай минем хялсезлегемне дя килеб кюр, эй арыу Кыз, жанымны жарлыка, Ӱз дяӱлятеҥ белян тянемне дя Ӱзеҥ тöзят, эй иҥ Таза кыз".

Зурлау:

"Эй изге Кыз Сине зурлыйбыз, эй Алла сайлаган изге, Сине кадерлейбез, Сиҥа ышаныб килеӱчелярне äр-тöрлö чирляреннян коткарасыҥ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев