Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Апостол Матфей – 12 апостолның берсе

70 апостолның дүртесе – Матфей, Иоанн, Марк һәм Лука

Изге Апостол һәм Евангелист Матфей (икенче төрле аны Левий дип тә йөргәннәр) – 12 апостолның берсе, Иаков Алфеевның туганы. Мытарь булган, ягъни Рим өчен салым җыйган, чөнки еврейлар Рим ипериясе кулы астында булганнар. Ул Галилеянең Капернаум шәһәрендә яшәгән. Иисус Христос чакыруын ишеткәч, эшен калдырып, Коткаручы артыннан килгән. Христос һәм Аның өйрәнүчеләре Матфейның чакыруын кире какмаганнар һәм аның өендә булып, аның дуслары, танышлары белән ашау-эчү бүлешкәннәр. Бу хәл фарисей һәм китапчыларны нык гаҗәпкә калдырган, чөнки халыктан салымнар җыючы белән сөйләшү – җазык, ә аның белән аралашу – мәсхәрәләнү дип саналган, чөнки алар туган илләрен һәм диннәрен сатучылар булганнар. Әмма иудей укытучылары Ходайның туры юлдагыларны түгел, ә җазыклыларны үгетләргә килгәнен аңлый алмаганнар. Матфей үзе кылган җазыкларны аңлап, элек үзе талаганнарны кешеләргә дүрте белән кайтарган, үзенең мал-мөлкәтен ярлыларга өләшкән һәм башка апостоллар белән Христос артыннан киткән. Аның өйрәтүләрен игьтибар белән кабул иткән, күп могҗизалар күргән, Коткаручының азап чигүләренә, үлүенә һәм яңадан терелеп торуына һәм күккә күтәрелүенә шаһит булган. Аннан соң Җирне Коткаручының җирдәге тормышын, аның өйрәтүләрен Евангелиедә язып, 8 ел буе Палестинада христиан диненә үгетләп йөргән. Ул Сирия, Мидия, Персия, Парфиядә дингә өндәгән; үзенең тормышы Эфиопиядә Христос дине өчен азап чигеп йомгакланган. Бу дәүләттә тупас гадәтләре һәм ышанулары булган каннибал кабиләләре торган.

Үзенең үгетләре белән Матфей идолларга табынучыларның берничәсен Христос диненә кайтарган, Чиркәүгә нигез салган һәм храм төзеткән. Апостол Ходайдан эфиопларга мөрәҗәгать итүне сораган, келәү вакытында, яшь егет кыяфәтендә, Ходай Үзе аңа күренгән, һәм жезл биреп, аны храмның ишеге төбенә куярга кушкан. Ходай бу таяктан агач үсеп чыгар һәм уңыш китерер, ә аның тамырыннан су агып чыгар, дигән. Шул суда юынып, уңыштан авыз итеп, эфиоплар үзләренең кыргый гадәтләрен үзгәртерләр, яхшырак һәм сабыррак булырлар, дигән. Апостол жезлны храмга алып барганда, юлда хатыны һәм улы белән ил башлыгы Фулвианны очраткан, алар начар көчләр тәэсиренә бирелгән булалар. Иисус Христос исеме белән, ул аларны терелткән. Бу могҗиза тагын бик күп мәҗүсиләрне Ходайга якынайткан. Әмма хаким аның поданныйларының христианнар булып, мәҗүси аллаларга табынмый башлауларын теләмәгән. Ул Матфейны сихерчелектә гаепләгән һәм җәзага тартырга әмер биргән. Аны җиргә йөзтүбән салганнар, чыбыклар өеп яндырганнар. Монда булган кешеләр, учак янып киткәннән соң да, янгынның Матфейга зыян салмавын күргәннәр. Шунда Фулвиан учакка, сумалага буяп, чыбыклар өстәргә, ә учак тирәли 12 пот (идол) куярга боерган. Әмма учак ялкыны потларны эреткән һәм Фулвианны көйдереп алган. Куркып калган эфиоп Матфейга җарлыкавын сорап инәлгән, һәм азап чигүченең теләк итүе аркасында ялкын сүрелгән. Матфейның тәне зыян күрмәгән, ә үзе Ходайга күчкән. Фулвиан эшләгәннәре өчен нык үкенгән, әмма икеләнүләре калган. Аның приказы белән апостолның гәүдәсен тимер гробка куйганнар һәм диңгезгә ыргытканнар. Шунда Фулвиан, әгәр дә Матфейның Алласы аны суда да утта саклаган кебек сакласа, бу Бердәнбер һәм Чын Аллага башырырга кирәк, дип әйткән. Шул ук Төнне Эфиопия епискобы Платонга йокы аралаш апостол Матфей күренгән, ул аңа служительләре белән диңгез ярына баруларын һәм анда аның гәүдәсен алуларын сораган. Епископ белән бирегә үзенең хезмәтчеләре белән Фулвиан да килгән. Дулкын белән ярга чыгарылган гроб апостол Матфей үзе төзегән храмга күчерелгән. Шуннан соң озакламый фулвиан Христиан динен кабул иткән, власьтан баш тарткан, пресвитер булган, ә Платон үлгәннән соң, Эфиопия епискобы булган.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев