Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Җакшылык илдә калмас

Кешегә җаманлык иткән кешенең җаманлыгы үзенә кайтыр, кайдан килгәнен дә белми калыр

Усал кешеләр бүтәннәрне мыскыл итсә, үз усаллыклары үзләренә зыян китерер. Җакшы кешеләрнең бәлаләренә сөенгән кеше үзе бәла күрә.

Җакшылык иткән кешегә Ходай кайтарыр, җакшылык илдә калмас. Җакыныңны рәнҗетеп теләк теләсәң, синең җазыгыңны Ходай кичермәс. Үз күңелендә кешегә үпкә тоткан кеше: “Җазыгымны кичер!” - дип, Ходайдан ничек итеп теләсен?

Үзе җир тупрагы була торып, кешегә үпкә тоткач, аның җазыкларын кем тазартсын? Үләсеңне уйла да үпкә тотуыңны ташла, үлеп черәсеңне исеңә ал да Алла бойрыкларын тот. Алла бойрыкларын исәплә дә – кешегә үпкәләмә. Ходайның кушканын исеңә төшер дә азгынчылыгыңны ташла.

Ызгыш чыгарудан тыел, тыелсаң җазыгыңны киметерсең. Ачучан кеше ызгыш чыгара, усал кеше дусларны болгата, тату торганнар арасына дошманлык сала. Җанар нәрсә күбәйгән саен, ут кечерәя; ызгышкан саен, ачу калыная; кешенең ачуы кечәйгән саен, җаманлыгы күбәя.

Көтәсеңә бир, аңар булышкан кеше Ходай бойрыгын кыла. Кешегә нужа чагында бир, аннан үзең көтәргә алсаң вакытында кайтар. Биргән вәгъдәңне җиренә җиткер, әйткән сүзеңне бозма; шулай итсәң, үзеңә кирәк булган нәрсәне тапмый калмассың.

Күп кешеләр көтәргә алган акчаны, тапкан акча күк күреп – кайтармыйлар, биргән кешене үкендерәләр. Кешедән акчаны сорап алганчы – җалына, җалбара, алган акчаны кайтарасы чагында – озаклата, каршы әйтеп рәнҗетә, тиз аласың дип, җаратмаган була. Түләргә көче җитеп, акчаны китерсә дә, җартысын гына китерә, шунда да, акчаның иясен табышландырам дип, бик мактана, йә түли алмаса, аны үз акчасыннан коры калдыра, аны дошман итә. Йә алай итмәсә алган акчасы өчен рәхмәт урынына аны шелтәли, хөрмәт итү урынына – хурлый. Күп кеше, шундый усаллыктан, көтәргә дә бирми, үз акчамны югалтырмын дип курка. Син, ничек булсаң да кешене кызганучан бул. Хәер сораган кешене заркытма, бир. Алла хакына җарлыга булыш, нужасыннан сораса, аның кулын буш җибәрмә. Ходай кyшкан буенча хәерен биреп, үзеңә үзең күктә мал әзерлә. Ул сиңа алтыннан артык файда китерер. Акчаны сандыкка салып ятканчы, юк – җаланга хәер бир, сине әр төрле бәладән коткарыр, дошманнан, кылыч белән сөңгедән саклар.

“Изге кенәгә”дән

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев