Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

1 ноябрь - Изге Җыен изге азапланучы Уарны искә ала

Изге Уарга чумылдырылмаган үлгән туганнар өчен теләк китерәләр

Изге Уарь, христианнарны куу булганда, Диоклетиань патша багытында Египетта яшәгән. Солдатларның башлыгы булып хезмәт иткән. Патша аны бик яраткан.  Яшертен Христос динен тотучы булган. Куылудагы, ябылудагы христианнарга булышкан, ашау илткән,чирлеләргә булышкан.  Бер чакны ул төн буе ябылудагы 7 христиан белән сөйләшә. Аларны үлемгә хөкем иткән булалар. Иртән Уарь да аларга ияреп хөкем җиренә бара.  

Хөкем итүче түрә, Христос динендә каты торганын күреп, Уарны бик каты кыйнарга куша.  Күп азапланып изге Уарь җан бирә. Азаплаучылар изгенең тәнен этләргә ташлыйлар. Бу 307 елда була.  

Шул багытта Палестинадан килгән бер яхшы, гадел Клеопатра атлы тол катын Изгенең тәнен Палестинага алып кайта. Ул аны кадерләп үз нәселләре күмелгән җиргә күмә.  Христианнарны куу беткәч, кабер өстенә Азапланучы изге Уарь исеменә чиркәү салдыра.  Клеопатра көн саен чиркәүдә теләк ити.  Башка христианнарга да Изгенең тәненнән бик күп кодрәтләр була.  Клеопатраның 17 яшьлек улы Иоанн Рим армиясенә солдат булып китәргә әзерләнә.  Клеопатра бик каты итеп изге Уарга улы өчен теләк итә. Уарны улына ярдәмгә чакыра, Ходай алдында улын яклавын сорый.  

Шул төнне Клеопатраның улы кинәт чирләп үлә.  Клеопатра бик кайгыра. Чиркәүгә барып, изге Уарның гробына ятып әйтә: "Мин сине ничек зурладым, син миңа нәрсә кайтардың".  

Бик арудан, кайгыдан Клеопатра идәндә йоклап китә. Аңа күренү була: Уарь һәм Иоанн икесе дә ап-ак киемнән, билләрендә алтын билбау, башларында асылташлы венец булган.  Клеопатра боекланып, җиргә чаклы башырган, әмма Уарь аны кулыннан тотып торгызган, әйткән: "Эй азапланыучыларны чын күңелдән кадерләүче Клеопатра! Синең изгелегеңне онытмадым, синең теләкләреңне ишетеп, Аллага инәлдем, синең улың изгеләр белән бергә, Ходайга хезмәт итә, дигән.

Клеопатра йокысыннан уянган да, сөенеп, улын Уарь янына күмгән.  Бу 320 елда булган.  

Шуннан изге Клеопатра малын өләшеп, чиркәү янында Ходайга җараулы эшләр эшләп гомерен уздырган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев