Туганайлар

Татарстан

18+
Җан җал иткәндә

Шагыйрь Никифор шигырьләре

Никифор Тукмачевның күңелендәге шигъри хисләре еллар агышына кушылып ага да ага. Тиздән 83 яшен тутырачак карендәшебез, керәшен шагыйре Никифор үз кичерешләрен, фикерләрен шигырьләренә салып, поэзия сөючеләргә җиткерә.

Яңа туган сабыйга

Елама, сабый, елама
Өзгәләнеп, ачынып.
Әле елтыр күзләрең дә
Бетмәгәннәр ачылып.

Түкмә яшең, ач күзеңне,
Якты дөньяга кара.
Көтеп алган дөнья сине, —
Үз итәрсең тиз ара.

Еламассың, елмаерсың,
Әниең йөзен күреп.
Анаң куенына алыр,
Ак биләүләргә төреп.

Иреннәрең нидер эзли,
Күкрәк сөте кирәктер.
Көтеп алынган балалар
Җирдә бәхетлерәктер

Бүген бүләк сиңа —дөнья,
Алда гомерләр көтә.
Ә хәзергә җылы куен,
Күкрәк сөте дә җитә.


Дөрес түгел

Пычагым дөрес түгел,
Имеш яшләр аңлырак,
Сексны да өйрәнәләр,
Телевизордан карап.

Менә, ичмаса, бабайлар
Булган күпкә акыллы
Телевизор юк, секс юк, —
Бала-чага өй тулы.

Матди кызыксындыру да
Ул чакта каралмаган.
Сукыр лампа, кара мунча, —
Яшьләргә ярамаган.

Хәзер көрәп акча бирә
Дәүләт үз чиратында.
Исе китми, кызлар аны
Эшли урам чатында.

Демография куркыта,
Карыйлар халык санап.
Милләт санын арттыралар, —
Берсеннән-берсе талап.

Әбиләр оҗмах түрендә
Йөриләрдер ут йотып.
Ә монда кызлар йөриләр
Яшь бала зурлыгындагы
Сыра шешәсе кочып.


Карт- коры

Карт дип әйтсеннәр дә инде,
Ник кирәктер корысы?
Аңлар өчен кирәк икән
Шул картаеп карыйсы.

Мин төшендем, шуңа әйтәм, 
Белмәгәннәр белсеннәр, —
Бар нәрсәдән коры калгач, 
Тагын ничек дисеннәр?!


Оныкларга 

Сез — балабыз балалары,
Шуңадыр балдан татлы. 
Сөеп туя алган да юк, 
Яратабыз шулчаклы.

Үскәннәрегезне көттек, 
Буйларыгызны үлчәп. 
Үз акылыгызда булыгыз, 
Без бирәлмәбез көчләп.

Сез безнең бала булырсыз,
Ничә яшьләр тулса да.
Каласы килә бит — сезнең 
Хәтерләрдә булса да...

* * *
Өйләнешеп туйлар иттек,
Дус туганнар килделәр.
Котладылар теләк теләп,
Бүләкләрен бирделәр.

Барсы да күңел ачтылар,
Җырлады, биеделәр.
«Менә син дә башлы-күзле
Булдың инде», — диделәр.

«Ачы... ачы...», — диештеләр,
Үбешегез, янәсе.
Илле елдан аңлашылды
Шул сүзләрнең мәгънәсе.

«Әче... әче...» дигәннәре
Ул хәмер түгел икән.
Шәмпан шәрабе дә түгел, 
Кәләшнең теле икән...

Башлы-күзле дигәннәрен
Хәзер генә шәйләдем,
Ул чагында башсыз, күзсез
Булганымны аңладым.

Үткән гомер елларыбыз
Хәмердән әче кебек.
Инде гомер үткәрәбез
Эт белән мәче кебек.

Барсына да төшендем күк,
Гомернең җәе үткәч.
Уңышны да, акылны да
Җыябыз шул көз җиткәч.


* * *
Шуңа да сөенә күңел, —
Һәр аерылган ялгыз түгел.
Һәр явыз да Иван түгел,
Һәр Иван да явыз түгел.

Барсын да Ходай яралткан,
Барсы да анадан туган.
Кем ялгышкан, гаеп кемдә? —
Явыз белән дөнья тулган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев