Туганайлар

“Кряшен чибяре-" конкурсын яңа биеклеккә күтәрик

17 июль көнне Җөринең Тырлау аланындагы Питрау бәйрәмендә “Кряшен чибяре-2021” конкурсының финалы булды

Анда тугыз чибәр кыз – Мамадыштан – Алёна Евдокимова, Анастасия Шумитова, Оксана Федорова, Питрәчтән – Аида Сахарова, Маргарита Петрова, Сарманнан Лиана Антонова, Кайбычтан – Марина Тараканова, Зәйдән – Ангелина Кузьмина, Тукай районыннан Лиана Самойлова катнаштылар.

Керәшен чибәре исеменә дәгъва итүче кызлар, иң беренче итеп, Питрау бәйрәменең прологында чыгыш ясадылар. Шуннан соң конкурсанткалар “Кряшен чибяре” мәйданына ашыкты. Мин дә аларга иярдем. Конкурс әле башланмаган, әмма ишегалды кеше белән тулган иде. Шаккатырлык түгел, чөнки бәйрәмнең иң кызыгы һәм иң матур өлеше монда була.

Конкурс финалын башлап, чибәрләр үзләре чиккән рушникларны һәм пешергән ипиләрен күтәреп сәхнәгә чыктылар. Бу ярыш-турда керәшен чибәрләренең кул эшләренә һәм аш-суга осталыкларын тикшерделәр. Шулай ук, аларның буй-сыннарына, матур атлауларына да игътибар ителде. Заманча әйткәндә, дефиле туры да иде бу. Керәшен чибәре оста итеп чигәргә, пешерергә генә түгел, аны матур итеп күрсәтә дә белергә тиеш. Тамашачы исә кызлар кигән керәшен костюмнарына карап сокланды.

Араларында Мамадыш шәһәреннән килгән Оксана Фёдорованың кием комплекты аерылып торды. Этник костюм белгече Валентина Максимова чибәрнең кием комплектын уникаль дип атады. Чөнки аның башында – тамбур белән чигелгән, XX гасырдагы Казан арты керәшеннәренә хас калпак-чачак, өстендә алмалап сугылган бәйрәм күлмәге һәм алмалап чигелгән алъяпкыч иде. Белгеч сүзләренчә, мондый комплектны бай кеше кызлары гына кия алган. Чөнки алмалап сугу җентекле һәм авыр эш булып саналган. Конкурста мондый үрнәкләр булуы сөендерә. Чөнки алар бәйгене бер баскычка югарырак күтәрә.  Бәлки киләчәктә борынгы костюмнардан килүне конкурсның бер шарты итеп куяргадыр?!

Быел жюрида “Бәрмәнчек” ансамбле директоры Артур Поляков, Чистай керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов, Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасы җитәкчесе Лилия Сәрвәрова, Татарстанның атказанган артисты Азат Хөсәенов, 2019 елгы “Кряшен чибяре” Алиса Исакова, Мамадыш районы мәдәният йортының халык авыз иҗаты методисты Роза Галкина, Балык Бистәсе районының “Нур” халык ансамбле җитәкчесе Сергей Новиков булды. Жюридагылар бергә җыелып, рушниклардагы чигүләрне карадылар, ипиләрдән авыз иттеләр. Нәтиҗәдә, иң оста пешерүче дип – Аида Сахарованы, ә иң оста чигүче итеп Марина Тараканованы таптылар. Болары конкурсның бүләкләү этабында билгеле булды.

Чибәрләр конкурсын асыл егетләребезнең берсе – “Бәрмәнчек” ансамбле солисты Александр Игнатьев алып барды.

Үзгәрешләр файдага

Быел конкурска күп кенә үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, башка елларда чибәрләр үзләре белән сәхнәгә чыгып таныштыралар иде. Быел кызлар белән әзерлек этабында төшерелгән видеовизиткалар аша таныштык. Һәрбер кызның видеовизиткасы үзенчәлекле. Берәүләр үзләре турында проза белән сөйләсә, икенчеләре сүзләрен шигырь юлларына салган. Экранда кызларның Казан шәһәренең матур җирләрендә йөрүләре, аларның өсләрендәге киемнәрнең элементлары күрсәтелде. Видеовизитка туктатылгач, кызлар сәхнәдә үз сәләтләрен күрсәттеләр.

Олы Тәрбит авылы кызы Марина Тараканова думбрада уйнап, “Рекрут көе”н җырлады. Аннары, туган авылыннан килгән ансамбль белән бергәләп, солдат озату күренешен күрсәттеләр.

Ләкедән Лиана Антонова җырлады. Аның нечкә, матур тавышы тамашачыларның барысына да ошагандыр дип уйлыйм. Аңа юкка гына “Иң матур җырлаучы” исеме бирелмәгәндер. Шуннан соң, сәхнәгә горур атлап, Ташлыяр кызы Анастасия Шумитова менде. Ул үзен иркен һәм җиңел тотуы белән сокландырды. Конкурсның иң яшь катнашучысы, Мәләкәс кызы Лиана Самойловага балачакта үзе йөргән “Питрау” ансамбле булышты.

Керәшен Сәрдәсе кызы Маргарита Петрова һәм Зәй кызы Ангелина Кузьмина икесе дә җырладылар.

Минем өчен иң истә калган номерларның берсе Питрәчтән Аида Сахарованыкы булды. Ул – башына такыя, ә өстенә чәчәкләр белән бизәлгән күлмәк киеп, заманча матур итеп биеде.  “Кряшен чибяре” конкурсында мондый номерны күргәнем юк иде әле.

Мамадыштан Оксана Фёдорова керәшен биюен башкарганда, кинәт кенә  музыка туктап  калды. Оксана каушап төшмәде, биюен дәвам итте. Кызның осталыгын, үҗәтлеген һәм тырышлыгын күреп, аңа “Иң оста биюче” номинациясендә җиңү бирелде.  Ә Шәдче башы кызы Алёна Евдокимова үзе язган шигырен сөйләде. Аңа “Җор телле” номинациясендә бүләк тапшырылды.

Узган елларда чибәрләр конкурсында йола да күрсәтелә иде. Монда, гадәттә, конкурсның бар кимчелекләре дә күренә. Аппаратура да сыната, күпләр регламент турында да оныта. Катнашучылар үзләре генә түгел, тамашачы да талчыгып бетә. Быел йолалар күрсәтү өлешен видеоформатка күчергәннәр. “Бәрмәнчек” ансамбле катнашында алдан яздырылган йола видеолары күрсәтелде.

Кызлар шул видеоларны карап, анда нинди йола күрсәтелгәнен әйтергә, үз районнарында, авылларында бу йоланы үткәрү үзенчәлекләре турында сөйләргә тиешләр иде. Алдан бу тур бик җиңел булыр дип уйлаган идем. Ялгышканмын, чөнки күп кенә йолаларның конкурста катнашучыларны бутый алырдай, бер-берсенә охшаш яклары бар икән.

Дүртенче турда чибәрләр “Туганайлар” редакциясе әзерләгән керәшен сүзләренең мәгънәсен аңлаттылар. Бу турда һәрбер кыз да яхшы җавап бирде.

Быел конкурс үзенең замана белән бергә атлап баруын күрсәтте. Милли йолалар, традицияләр, халык җыр-биюләре генә түгел, заманча элементлар да күп булды. Авыр турлардан соң, кызлар Александр Игнатьев белән чыгыш ясадылар. Җырчы аларга атап “Керәшен чибәрләре” җырын җырлады, ә кызлар заманча итеп биеделәр.

Жюридагылар яңа “Кряшен чибяре”н билгеләү өчен киңәшләшкән арада, зур экранда әзерлек этабында кызлар белән төшерелгән иҗади әңгәмәнең видеоязмасы күрсәтелде. Кызлар ул видеода “Йола-гадәтләрне саклыйсыңмы? Конкурста ничәнче тапкыр катнашасың?” кебек сорауларга җавап бирделәр. Бу кызларны тамашачы белән таныштыру өчен әйбәт алым иде.

Көтеп алынган, дулкынландыргыч минутлар җитте. Кызларның барысын да сәхнәгә чакырдылар. Башта төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алдан әйтелмәгәннәрдән, “Иң сөйкемле”се – Анастасия Шумитова, “Йолаларны яхшы белүче” – Маргарита Петрова, ә “Этник костюм белгече” Ангелина Кузьмина булды. “Туганайлар” сайтында барган тавыш бирүдә 2358 тавыш белән җиңеп чыккан Лиана Самойлова “On-line кряшен чибяре” исемен алды. Кызларның барысына да истәлекле бүләкләр, дипломнар һәм таҗлар тапшырылды.

Быел Татарстан һәм Мамадыш күләмендәге “Кряшен Чибяре”н сайладылар. Аларны игълан иткәнче әле, конкурста  икенче һәм өченче урыннарны алган Марина Тараканова белән Оксана Фёдорованы бүләкләделәр.

Фотода: Оксана Фёдорова

Мамадыш муниципаль районының “Кряшен Чибяре” Алёна Евдокимова булды.

Ә Татарстанның “Кряшен Чибяре” исеменә Лиана Антонова лаек булды.

Чибәрләрнең икесенә дә күчмә таҗ-корона, җиңүче дипломы һәм акчалата премия тапшырылды. Ә Лианага төп “Кряшен чибяре” таҗын тапшырган Алиса Исакованың үзенә гомерлеккә таҗ һәм түгәрәк яулык бирелде.

Нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң, “Кряшен Чибяре” конкурсы гимны башкарылды.

“Кряшен чибяре” – керәшеннәрнең иң матур һәм дәрәҗәле конкурсларыннан берсе. Бу конкурста чибәрләр генә түгел, матур йолалар, традицияләр күрсәтелә. Ә титул алган кыз ел дәвамында керәшеннәрнең йөзе була.

Фольклорчы галим Геннадий Макаров мондый конкурслар “Питрау” фестивалендә үтәргә тиеш түгел дип саный. “Татарстанда яшәүче чувашлар үзләренең чибәрләр конкурсын Уявта үткәрми. Казан шәһәрендә үткәрә. Без дә чувашлар кебек эшли алабыз. Конкурсны монда үткәрү аның дәрәҗәсен төшерә, – дип сөйләде ул. – Керәшен чибәре конкурсы бара торган мәйдан каршында ук – эстрада сәхнәсе. Беренче конкурсантка чыгып, яхшы гына чыгыш ясый. Шундый ук әзерлек белән икенчесе чыга, ә бу вакытта эстрада сәхнәсендә дөбер-шатыр тавыш башлана. Кызның тавышы ишетелми, үзе дә каушап кала, нәтиҗәдә, аның чыгышына азрак баллар куела”. Геннадий Макаровның бу фикере уйга калдырды. Чыннан да, шундый матур конкурсны “Питрау” фестивалендә үткәреп әрәм итмибезме соң?

Әйе, “Кряшен чибяре” – Питрауның йөзек кашы. Әмма аның да аерым бер проект булып яшәргә хакы бар шикелле. Иң яхшы аппаратура һәм иң яхшы алып баручылар булса да, кыр шартларында конкурсны идеаль рәвештә үткәреп булмыйдыр. 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: