Туганайлар

Тормышта булган хәл: Өйләнсенме, юкмы?

Сезнең чит кешене күргәнче бертөрле уйлап, үзен күргәч гел башкача фикер йөрткәнегез бармы? Миңа андый хәл белән бер мәртәбә очрашырга туры килде

Алекның өйләнергә җыенуы турында сүз чыккач, туган-тумача арасында китте базар, китте сүз. Барысы да, “институтта укый торган студентны ничек өйләндерәсең”, дип уйлады булса кирәк. Әйтерсең, шушы мәсьәләне хәл итүдән башка бүтән эш беткән. 

Бөтен нәрсәне уен-көлкегә әйләндереп жибәрә белгән Алма апа да олыгаеп киткәндәй булды. “Неужели, минем дә әби булыр вакыт килеп житте”, – дип уйга кала. 

Төптән юан чыккан олы түти, дилбегәне үз кулына алган кешедәй, сүз башлый: “Өйләнмисең әле, балакаем, алай гына өйләнмиләр әле аны! Укып бетереп, җүнле эшкә урнашып, кесәң калынайгач өйләнсәң дә җитешерсең. Мин бар әле монда! Кайчан кушам, шунда өйләнерсең”. 

Җырак дәдәй,  кулын колагына куеп тыңлап бетерә дә, үз сүзен әйтә: “Күрше-тирә авылларда мин житкерешмәгән өй калмады, бер өстәл артында чүкердәшеп чәй эчмәгән начальство калмады. Түбән Сонда Ельцин белән кара-каршы утырып бәлеш ашаган кеше мин. 30да өйләндем, барысына да җитештем. Характерың усаллансын, битеңдәге сакалларың катылансын, әле сиңа иртәрәк”.

Бер туганын да үпкәләтергә теләмичә, акрын гына безнең әни сүз башлый: “Алек ул кечкенәдән башлы малай булды, уйламыйча эшләми торгандыр. Үзеңә тиң ярыңны тапсаң, татар я керәшен дип торма, өйлән, улым. Ну, тулкы, укуыңны ташлау турында уйлап та карама, ризалыгым юк”.

Җырак түти уртага чыга: “Пидура, син Югары очта торасың, түбән очны белеп бетермисең, печәнеңне Афанасың чаба, Лизаң өя. Ә безнең диләнке Үгәпей белән урманда бергә – Алек чаба, Алек җыя, ике Бладикны ияртеп йөри. Әгәр читтән өйләнсә, монда кайтмый ул. Өйләнмичә торсын”.

Алма түти, Афанас дәдәй, Нина түти, олы кешене бүлдереп сүз озайтып тормыйлар, Алекка әкрен генә күз кысалар...

Өй түрендәге бер юл утынны ярып ятканда, җырак дәдәй авыл башыннан җитәкләшеп кайтып килгән егет белән кызны күреп ала. Сеңлесенең малаен ул ерактан ук таный. Янәшәсендәге кунак кыз: “Исәнмесез”, – дип килеп исәнләшкәч, балтасын пүләнгә чабып, туктап кала. Ник дисәгез, һинд киноларында гына очрый торган чибәр кунак кызының Алек өчен генә туганы, аның өчен генә үскәне әллә каян күренеп тора. Сөйләшкәндә тавышы челтери, күзләре елтырый, кыскасы, егетләрнең хыялы! Бер вакытта да югалып калмый торган җырак дәдәйнең башына килгән беренче уе  – “боларны өйләндерергә”.  

Яшьләр кайтып кергәндә җырак түти белән Алма апаның икәүләп сепарат аерткан вакыты була. Кунакларны күргәч, икесе дә телсез кала.  Беренче булып Алма апа үзен кулга алып: “Төкле аягың белән, кызым. Монысында – кунак булып, озак тормыйча киленем булып кайта күр. Алегымны ташлама, үкенмәссең”, – ди. Шуннан җырак түти дә сүзгә кушыла: “Яшь чагында өйләнешегез, картайгачтын соң була”.

 Туган-тумачаларны күреп төшәргә  дип, яшьләр Югары очка менеп китәләр, менешли үк олы түтигә кереп чыгалар. Күзгә-күз генә карашып торган егет белән кыз килеп кергәч, олы түти дә:  “Парлы тормыш – матур тормыш, өйләнешегез”, – ди. Батыраеп киткән кунаклар безгә менгәч,   “синнән сүз чыкмый” дип,  әнине озакламый буласы туйга чакырып ук төшеп китәләр.

 Шушы хәлләрдән соң, төптән уйлап олы түти  туганнарны җыя: “Киңәшле эш таркалмас, матур, яшь чагында өйләнешсеннәр Алек белән Наҗия. Үгәпи, син борчылма, туйга житмәгән табак-савытны мин бирәм, алар юып куйган, шкафта”. 

Аннан җырак түти сүз ала: “Туйга, түти, син катлама белән ит бәлеше пешерерсең. Мин җимеш бәлеше пешерәм. Үгәпи чәк-чәкне синнән оста пешерүче булмас. Пидура, син балан дурычмагы эчен мичеңә 15 көн алдан куя башла, кәбестә пиругы да сиңа”. 

Боларны бүлдермичә тыңлап торган Бәчли җырак дәдәй дә сүз ала: “Афанас, син русчаны әйбәт беләсең, татарларны хөрмәт итәсең. Яныңда министр шикелле хатының бар, кыз сорарга, баш кода булып син барырсың”.

Санаулы көн тиз килеп җитә. Толик, сүзләрен дә көен дә үзе язган җыруны суза:

Их, алмагач, рәхәт хатын булмагач...

Афанас дәдәй – баш кода, ә Толик дәдәй төп кода булып, гомер буе җегет өйләндереп йөргән кыяфәт чыгарып китәләр болар Әлкигә кыз сорарга, Алекны башлы-күзле иртәгә... 

Демьян Данилов,

Мамадыш районының Владимир авылы.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 16 гыйнвар 2022 - 09:04
    Без имени
    ДимЯн булдырасыз малай, язмаларынны укып рэхэтлэнэбез. Кэефлэребез кутэреп китэ