Туганайлар

Сөйли белгән сөйләсен....

Беләсезме, үзеңнән олырак яшьтәге кешеләр белән аралашу үзе бер ләззәт бит ул

Дөрес, аларның да төрлесе була: берсе сөйләшергә бик яратса, икенче берсе бик үк ачылып китмәскә дә мөмкин. Ә менә Казан шәһәрен- дә яшәүче Настя түти Григорьеваны тыңласыннар гына! Сөйли башласа, йөзләре яктырып китә, күзләрендә нур балкый. Аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә.

Күптән түгел аның белән бергә Кукмара ягындагы бер авылга кайтырга туры килде. Настя түтинең, машина тирбәлешенә җай гына кушылып, йомшак итеп сөйләве озын юлыбызны бөтенләй кыскартты да куйды.

Ничек тәмләп сөйли белә ул! “И-и-и,балакаем, хәзер бит кием-салым ягыннан кешенең керәшенме ул, татармы, маримы, әллә чувашмы икәнен аерып булмый. Ә менә без яшь чакта бүтәнчә иде. Керәшен кызларының өсләрендәге килешле киемнәрен күрсәң иде син! Әнием миңа үзе сугып, тегеп биргән, матур итеп бизәлгән киемнәр сандыгымда әле дә саклана. Гомумән, без керәшеннәр, кием-салымга да, йола-гадәтләргә дә озак еллар тугры булган халык. Әбиләре, әниләре үзләре суккан тукымадан теккән киемнәрне, затлы истәлек буларак, хәзер дә күп кешеләр кадерләп саклыйлар. Туй яки башка мәҗлесләр вакытында киеп тә йөриләр. Ул киемнәрнең матурлыгы! Тәңкәләр тезеп, укалар белән чигеп бизәлгәннәр алар.

Бүгенгедәй исемдә: башымда – ак мамык җептән озын итеп бәйләнгән, очында чуклары булган калпак, өстемдә – балитәкле күлмәк, алъяпкыч иде ул көнне. 12 июль, көн кызу. Без, кызлар, җыелышып Питрауга куш бабаң белән таныштык”, – дип сөйләде дә юлдашым тынып калды.

Настя түтинең күзләре бер мизгелгә моңаеп, яшьләнеп алдылар. Аннары, елмаеп, сүзен дәвам итте: “Ул – оста гармунчы, ә мин җырларга яратам. Яшьләр җыелган түгәрәктә көйне сыздырып җибәрүе булды, кушылып җырлап җибәргәнемне сизми дә калдым.

Җырла-җырла дисез сез,
Мин җырлыймын
Берне генә түгел лә, икене.
Ай-һай, тихо гуляй, мой милай,
Тагын бергә йөрик әле шушылай.

Җырламас идем лә мин, ай, икене,
Җырла, дип әйтүегез сөйкемле.
Ай-һай, тихо гуляй, мой милай,
Тагын бергә йөрик әле шушылай

Кушылмаслык түгел, уйнавы да, егет үзе дә бик матур иде шул... “Питрауда кавышып, Питрау төнендә тауга менеп таң каршылаган парлар картайганчы бергә булачак”, дигән юрау-әйтем бар иде. Гаҗәп бит, без дә бер күрешүдә бер-беребезгә гашыйк булып, тауга мендек, таңны да каршы алдык.

Питрау дигәннән, ә син аның каян килеп чыкканын беләсеңме соң? Бик борынгы бәйрәм ул. Чәчәк бәйрәме, дигәннәр элек. Баштарак нәсел-ыру, дус-иш җыены буларак бәйрәм ителгән. Изге бәйрәм саналган, аның белән бәйле ырым-юраулар да бихисап керәшендә...

Бик матур яшәдек без Микуш бабагыз белән, балалар үстердек. Тик, бергә картаю безгә язмаган булып чыкты. Иртәрәк китте шул дөньядан. Яман чир, бернигә карамый, бәрде дә екты шул ныклы ирне. Эшкә уңганлыгы, оста куллары белән тирә-якта дан тотты мәрхүмкәем. Безнең халыкта булган һөнәрләрнең барысын да үзләштергән иде. Аның ясаган әйберләре турында сөйли башласаңмы?! Тату яшәдек. Бер бәйрәмдә дә мине бүләксез калдырмады җаныем. Менә ул алып биргән сырганы әле дә тагып йөрим. Инде 55 еллап вакыт үтте, шулай да ул – миңа бик кадерле, олы истәлек. Улыбыз Вадим тугач бүләк иткән иде...

Сөйлисе килгән истәлекләр бик күп инде алар, кызыксынып, тыңларга кеше генә булсын. Хәзерге яшьләр бик кызыксынмыйлар да шул”.

Барасы җиренә җитеп, машинадан төшәсе булмаса, тагын да дәвам итәр иде әле Настя түти. Мин дә йотлыгып тыңларга әзер идем.

Ни өчен юлдагы гап-гади бу әңгәмә хакында сезгә дә җиткерергә теләк туды, дисезме? Настя түти шикелле олы яшьтәге кешеләрнең сөйләгәннәрендә – халык язмышы, шул халыкның билгеле бер чордагы тарихы. Андый кешеләрне үзебез эзләп табып, алар сөйләгәнне кәгазь битләрендә, видеокадрларда беркетеп калдырырга кирәктер.

Килер бер көн, Настя түтиләр һәм аның замандашлары китеп бетәр. Калпак, кашбау, кәсиләләрнең ни икәнен дә белмәгән, Питрау төнендә мендәр астына чәчәкләр салып, күргән төшләрен юрамаган буын килде хәзер.

Халык гадәтләрен, йолаларын аларның да өйрәнүен, белүен тели күңел. Халыкның мәңге тутыкмас мирасы буларак, киләсе буыннарда да сакланырга лаеклы бит алар.

Әлбәттә, бүгенге көндә буыннан-буынга күчә торган, рухи мирас һәм йолалар бөтенләй онытылды димәс идем мин. Алар һич тә әһәмиятен югалтмый, киресенчә, кыйммәте арта гына бара. Милли бәйрәмнәребез, йола-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, ярата, хөрмәт белән карый. Бу– зур куаныч, димәк, тормыш дәвам итә.Киләчәктә дә, бу эшләргә игътибар кимемәс дип уйлыйм. Бәйрәмнәр, йолалар кешене тормыш тәртипләренә һәм тәлапләренә күнектерергә булыша бит.

Фрида ЗАКИРОВА. Казан шәһәре.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: