Туганайлар

Юкәчедә чишмә дә җиде улактан ага...

Мамадыш районындагы Юкәче урамыннан кар бураннары туздырып уздык та, Анукай тавы итәгендәге чишмә янына төшеп туктадык. Качману иртәсендә биредә, матур бер гадәт буенча, берничә ир-ат зур казан асып, балык шулпасы пешерә иде

Табада – тәбикмәк, учакта – шулпа, улакта – ару су

Учак тирәсендә бөтерелүче ирләрдән Григорий Багиров, Валерий Губянов һәм Александр Шрыковның гомерләре читтә үткән. Алардан аермалы буларак, Николай Капитов үз туган авылында яшәгән. Хәзерге вакытта да бура бурап, сыер асрап көн итәләр икән. Уха өчен балыкны авыл яныннан ага торган Шыя елгасыннан тотканнарын сөйләде бу ирләр. Балыкчы – ялганчы халык, сүзләренә ышанырга да ышанмаска да белмәссең. Шуңа күрә Шыяда ниндирәк балыклар үрчи дип сорап тормадык инде. Ә шулай да кышкы салкын һавага тәмле исләре таралган кайнар балык шулпасыннан бик теләп авыз иттек. Соңыннан ишеткәнчә, уха өчен төрле сорттагы балыкны авылдашлары, Мамадышның балык заводы директоры Егор Грушев биргән икән...

Без килгәндә тәбикмәк пешерү өчен урыны да булган аш-су палаткасы янында хатын-кызлар кайнаша иде. Ольга Смирнова белән Полина Николаева тәбикмәк пешерергә җыеналар. Калганнар озын өстәлгә табын әзерлиләр. Шәдче авыл җирлеге башлыгы Вале- рий Шрыков та шунда, ул тавыш көчәйткеч аппартураны көйләп, кирәк-яракны барлап йөри.

Бер түтинең җиде улак-торбадан аккан чишмә суын чиләкләренә тутырып бетергәнен көтеп торып, сүз каттым. Олы яшьтәге бу түти утыз ел гомерен читтә, ерак Казахстанда үткәргән Анастасия Евдокимова булып чыкты. Туган авылына 2013 елны кайткан. “Качману суына килдем. Мамабыз Марина да аруландырылган су ала иде. Мин дә елның-елында өч көянтә китерәм. Ел буе саклап тотам. Файдасы күп. Больница юлын таптаган юк”, – дип, 76 яшьлек түти сулы чиләкләрен көянтәгә асып, урамга таба менеп китте.

Чиләк-көянтә күтәреп суга килүчеләр арасында бер ир-ат та күренде. “Гена Кузнецов Төмәндә яшәде. Авылга беренче группа инвалид булып кайтты. 20 еллап бардыр инде. Төмәндә аның белән нәрсә булгандыр – белүче юк. Башына операция да ясалган. Көн дә чишмәгә килә. Мондый түгел иде, шушы чишмә суын эчеп кенә рәтләнде”, – дип сөйләделәр.

Качмануда таудан шуалар

Качману бәйрәмендә чишмә янына күңел ачарга җыелган халыкны котлап чыгыш ясаган Валерий Шрыков сөйләгәннәрне Геннадий да башкалар белән бергә тыңлады. Бәйрәм карап, ашап туйгач, чиләкләрендәге суның тамчысын да чәчрәтмичә атлаучы Генага халык икегә аерылып юл бирде. Аның кесәсеннән редакция хезмәткәрләре алып килгән “Туганайлар” газетасының бер чите чыгып торганын күреп, ирексездән, елмаеп куйдым. Геннадий кебекләр дә керәшен газетасын укырлык булгач, димәк, “Туганайлар”ның яшәячәгенә өмет бар.

Гармунчы Николай Кондрабаевка кушылып, авыл көйләрен җырлаучы ике түтинең – Елизавета Васильева һәм Валентина Кушбашованың керәшен киемнәреннән килүе бәйрәмне яктыртып җибәргәндәй тоелды. Аларның тюбингка утырып, егыла-егыла, тау башыннан шуганнарын да рәхәтләнеп карап тордык. Бәйрәм күтәренкелеге башкаларга да күчте – карга чума-чума, таудан шудылар...

Чишмә янындагы купельдә чумып чыгучылар да табылды. “Бәрмәнчек” ансамбленең элекке биючесе Григорий Сергеев – шундыйлардан. Ул үзенең биюләре белән дә бәйрәмне бизәде.

Күпләр инде купельдә таң белән үк коенырга өлгергәннәр. 18 январьда, кичке унда, Юкәче чиркәвенә җыелган халык Чаллыдан килгән отец Рафаил җитәкчелегендә келәү иткән. Шуннан соң крестный ход белән чишмәгә килгәннәр. Отец Рафаил чишмә суын аруландыргач, ныклы ир-ат купельдә чумып чыккан. Алар арасында җирлек башлыгы Валерий Шрыков та булган. Аларның кайтуына Валерий Васильевичның хатыны Гүзәл бәлешләр пешереп, табын әзерләп торган... Монысын “бүген бер тамчы да йокламадык”, дип сөйләп торган түтиләрнең берсеннән ишеттек.

Шушы авыл кызы, Җөридә яшәүче Людмила Никитина да үзенең улы Максим белән Качмануга килгән. Алар ел саен чиркәүгә кереп шәмнәр куеп, чишмәгә төшеп Качману суы алып менәләр икән.

Бәйрәмне гармун көйләре белән ямьләгән Николай Кондрабаев исә Зәй районының Урта Баграж авылыннан. Түбән Кама ягындагы Кама Аланында гомер иткәннәр. Бирегә кайта-китә, хатыны Еленаның атасы Петр Ильичны караганнар, алты ел элек гелгә күченеп кайтканнар. “Командировкада әллә кайларда йөрдем, Юкәче кебек матур авыл юк. Бөтен өйдә диярлек кеше тора. Табигате дә матур, җирлек башлыгы да авыл өчен тырыша. Үзебез дә читтән карап тормыйбыз. Шушы чишмә буен чабып алабыз, зиратларны чистартабыз. Яшәү өчен Юкәчедән дә уңайлырак авыл юк. Берсендә Баграждан туганнар килеп, кичләрен авыл урамнарындагы баганаларда электр уты януга шаккатып киттеләр”, – дип сөйләп торды гармунчы Николай.

Качмаунда өч классташны да очраттык әле. Алар – Петр Смирнов, Михаил Макаров, Николай Кузнецов. Ел саен авыл бәйрәмнәрендә очрашалар икән. 1966 елда Юкәче башлангыч мәктәбенә укырга кергәннәрен искә төшереп тордылар. Төзелеш тармагында эшләгән Петр Чаллы ягындагы бер авылда яши. Юкәчедәге төп йортта энекәше Валерий тора. Качмануга гаиләсе белән кайткан Петр: “Фляга тутырып ару су алып китәбез”, – диде. Николай да Чаллыда тора, заводта эшли. Ә Михаил гомере буе колхозда механизатор булган.

Чишмә суының магниты бар

Юкәче чишмәсенең, ургый-ургый, җиде улак-торбадан агуын озаклап карап тордым. Купель белән ике арада тимер басма да бар, анысы торбадан аккан суны алу өчен уңайлы итеп ясалган. Уйларымны сизгәндәй, бәйрәмгә килүчеләрдән кайсыдыр: “Чишмә суын җиде улактан агарлык итеп көйләделәр. Җидегән чишмә шикелле булсын өчен”, – дип әллә уйнап, әллә чынлап әйтеп куйды.

Башлык әйтүенчә, бу чишмә үзара салым акчасына төзекләндерелгән. Чишмә тирәсен үзгәртеп, Михаил Кузнецов өр-яңадан эшләп куйган, аңа Михаил Сергеев булышкан. Юкәчелеләр 2018 елда купельне дә үзара салым акчасына җиткезгәннәр.

62 өйле Юкәчедә, Шәдче җирлегендәге калган алты авылдан аермалы буларак, үзара салым акчасы соңгы елларда кеше башыннан 1000әр сум җыела (калганнарында – 500 сум). Ә бу авылда хәзерге вакытта 200дән артык кеше яши.

Юкәче урамыннан узганда Валерий Шрыков читтәге авылдашлары арасыннан үз туган нигезендә йорт салып чыгучыларны да телгә алып үтте. Мәсәлән, Марина һәм Валерий Губяновлар пенсиягә чыккач, Якутиядән кайтып, Юкәчедә өй җиткезгәннәр. Венера һәм Григорий Багировлар Төмәннән кайтып, өй яңартканнар. Зоя һәм Петр Анисефоровлар Чаллыдан күчеп кайтканнар. Нина белән Николай Грушевлар да Чаллыдан кайтып төпләнгәннәр. Люда һәм Григорий Табанаковлар Воркутадан кайтырга җыеналар. Төп нигездәге бер дигән өйләрен сүтеп, былтыр яңа йорт төзегәннәр. Анда әлегә әти-әниләре яши. Шрыковның үз абыйсы Павел белән хатыны Лена да тиздән Якутиядән кай- тачаклар. Алар Юкәчедә заманча йорт салып куйганнар инде. Хәзергә әле ул йортка аларның Чаллыда яшәүче балалары һәр ялда кайтып йөриләр икән.

Өр-яңа йортлар гына түгел, капкасына пар аккошлар сурәте уелган бер өй дә игътибарны ерактан ук үзенә тартып тора. Анысы олы яшьтәге Бикиннар йорты булып чыкты. Тәрәзәдән безне күреп, таягына таянган Елизавета түти үзе капкадан килеп чыкты. Аккошлар сыны аның карты, кәрҗиннәр үрүче Петр дәдәйнең эшедер, дип уйлаган идек. Читтә яшәүче кызының ире фанерадан кисеп ясаган икән аларны. Бабайга охшап, кияү дә алтын куллы, димәк.

Авыл чишмәсенә кадәр җиде улактан агарлык итеп көйләгән Юкәче керәшеннәре бәйрәмнәрне дә бер гаиләдәй тату-матур итеп уздыра, тормышны үзләре матурлап, ямьләп алып бара беләләр. Яшьлекләрендә чит якларга киткән егетләр һәм кызлар да Юкәчесез яши алмый, кайчан да булса, барыбер, туган авылларына тартылалар. Күрәсең, бәләкәй чактан эчеп үскән чишмә суының, магниттай, үзенә тарту сере бардыр...

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: