Туганайлар

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә керәшеннәрнең Май чабу бәйрәме узды

Мартта Балык Бистәсе керәшеннәре айлыгы уңаеннан, чараны башлап җибәрү өчен сүз аларга бирелде

Май чабу – керәшеннәрдә кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Май чабу атнасында халык уйнап-көлеп кышны куа, табигатьне уята. Аның төп атрибуты – коймак. Йола буенча, ул атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. Үзәктә үткән бәйрәмдә дә кызган коймак исләре халыкны үзенә тартып торды. Һава торышы тыныч, әйбәт булуы, кояш нурлары балкып, күзләрне иркәләве бәйрәмгә ямь өстәде.

Мартта Балык Бистәсе керәшеннәре айлыгы уңаеннан, чараны башлап җибәрү өчен сүз аларга бирелде. Май чабу бәйрәмен тамашачыга тәкъдим иттеләр. Көн белән төн ролен башкаручыларның: “Яз килә бит, яз! Көннәр озыная бара, озакламый җылы яктан кошлар туган якларына кайтыр, матур җырларынмҗырлар, гөрләвекләр агар, урманнар-кырлар кардан арыныр, беренче чәчәкләр күренер”, – дип сөйләүләре күңелдә яз хисләре уятты. Кояш һәм яз образларына кергән кызларның уйнаулары да, “Май чабу”ны каршы алу, “Кыш бабай”ны озатып җибәрү өлеше дә кызыклы булды.

Чыгышы белән Казаклар Чаллысыннан булган үз халкы өчен җан атучы, ачык күңелле, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗанов бәйрәмне алып баруны үз кулына алды. Һәр уенга үзенчә матур исемнәр кушып, аңлатма бирде, көчле яңгыравыклы тавышы белән, җырчыларны, килгән кунакларны сәхнә түренә чакырды. Шулай ук, төрле мәзәкләр белән беррәттән, аның җитди темаларга да кереп китүен халык йотлыгып тыңлады.

“Әле ярый, керәшеннәрне туплап берләштерә, йолаларыбызны барлап яңарта, яшь йолдызларны кабыза торган үз мәдәни үзәгебез бар! Аның директоры Людмила Белоусова хакында бары тик җылы итеп, керәшен җортыбызның “әнисе” ул диясе килә”, – дигән сүзләрен, тамашачы алкышлап, ихластан кабул итте.

“Тормыш бернигә дә карамый ул, үз җае белән үтә. Шуңа күрә язны матур итеп каршылап, кышны бәхилләп озатырга кирәк. Барлык авырлыклар, үпкәләр онытылып артта калсын. Илебезгә тынычлык, үзебезгә саулык, уңышлар телик. Балык Бистәсе керәшеннәре айлыгы уңаеннан, музеебызда Алан Полян, Казаклар Чаллысы, Үри Чаллысы керәшеннәре алып килгән экспонатлардан оештырылган күргәзмәне карый алырсыз. Ай дәвамында социаль челтәрләрдәрайон тарихына кагылышлы мәкаләләр, аларның йолалары, җыр-биюләре белән танышырсыз”, – диде Людмила Даниловна.

Кичә ике сәгать дәвам итте. Данлыклы “Бәрмәнчек” ансамбле дә чыгыш ясады. Май чабу хөрмәтенә Балык Бистәсенең һәрбер авыл җирлегеннән фольклор ансамбльләре дә килгән иде.

Бәйрәмдә керәшеннәр генә түгел, татарлар, руслар да булды. Мәсәлән, уеннарда теләп катнашкан, җырлары белән халыкны үзләренә караткан 187- нче күппрофильле лицееның "Заман” фольклор коллективы кызлары: “Керәшен җырларын яратып җырлыйбыз, бәйрәмнәре дә бик ошый, ел саен теләп катнашабыз”, – диделәр. Киемнәренә дә игътибар иттем, керәшенчәрәк булсын, бәйрәмгә туры килсен дип, шәлләр, чәчәкле яулыклар бәйләп килгәннәр. Уеннарда үзләрен сынатмадылар, җиңүче булып, бүләкләр дә оттылар. Дөресен әйткәндә, уеннарны һәркем яратты. Олы яшьтәге түтиләр дә, кечкенә балалар да, йөгереп кенә йөрделәр. Бигрәк тә чуенга кашык төшерү уенын, таба каптырылган табагач тотып узышуны, “пешмәгән”не ошаттылар.

Мул итеп әзерләнгән табын, табада чыжлап пешкән кайнар коймак һәм самавырда кайнап торган чәй – әле салкынча март башы гына булуын да оныттырды.

Алып баручылар тамашачыларга Май чабу бәйрәменең тарихы һәм үзенчәлеге турында сөйләүләрен дәвам иттеләр. Бу бәйрәмне Казанга киләсе булганга гына ма-турлап әзерләделәрме, әллә ел да авылда да шулай үтәме? Әби-бабалар заманында да шундый ук итеп уздырылганмы икән Май чабу? Бу сораулар белән Казаклар Чаллысы авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Сергей Новиковка мөрәҗәгать иттем.

“Май чабуны тугыз ел буе үткәреп киләбез. Баштагы елларны халык күбрәк йөри иде. Әллә чирләр йогынтысы, әллә авылда яшьләр азаеп баруы аркасындамы, соңгы вакытта кимеде, – дип сөйләде ул. – Олылар сәламәтлекләре әйбәт булса, килергә тырыша. Мондагыдан аермалы буларак, безнең авылда чаңгы ярышлары, таудан шуу, дугалары бистәрләр, кыңгыраулар белән бизәлгән ат чанасына утырып, җырлый-җырлый урам әйләнүләр оештырыла. Үзебездә ат асраучылар күп калмады, шуңа күрше авылларны да чакырабыз. Элек тә бәйрәм иткәннәр, тик болай күмәкләшеп җыелып, бер урында биеп-җырлап кына түгел, ә тау башына менеп көлтә яндырганнар, аны тәгәрәтеп аска төшергәннәр”.

Карачкысын яндыру – бәйрәмнең иң югары ноктасы. Оештыручылар чүпрәк белән саламнан хатын-кыз киемендәге зур, кызыклы курчак-карачкы әзерләгән иделәр. Кулга-кул тотынып, түгәрәк ясап, аның тирәсендә изге теләкләр әйтә-әйтә, җырлар җырланды. Май чабу – безнең йолаларны дәвам итү символы. Кышны менә шулай күңелле итеп озату, гөрләвекле язны каршы алу матур традициягә әйләнде. Сынамыш буенча, бәйрәмне күңелле итеп үткәрсәң, ел да уңышлы булачак. Шулай ук, кыш озату бәйрәмендә көннең салкынча торуы уңышның мул булачагы турында хәбәр итә. Дөньялар тыныч, табыннарыбыз мул ризыклы була күрсен!
 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: