Туганайлар

Өй салуның ние бар – мүклисе дә чутлыйсы

Халык: "Өй салуның ние бар - мүклисе дә чутлыйсы" дисә дә, бу эшнең ни икәнен үзе өй җиткереп караган кеше генә беләдер. Хезмәттәшебез Валентина Максимова белән ире Василий пенсиягә чыгып, Мамадыш районы Колышчы авылына яшәргә кайтып киттеләр. Ниндидер әзер йортка түгел, ә үзләре яңа өй салып чыгарга булып. Шикләнеп калдык...

Өй җиткерү - бер хәл, аны төзи башлаганчы, төзегәндә, бетереп кергәндә үтәргә тиешле дистәләгән йолалары бар тагын. Кайсыбер якларда алар инде онытылган, ә менә Колышчы кешеләре йолаларны бүгенгә чаклы үтәп киләләр. Максимовларның яңа нигезенә атап ботка пешерү йоласын да җиренә җиткереп башкардылар.
Ботка пешерергә тиешле кеше алдан билгеләнә. Ул башкалардан иртәрәк килеп, иманнарын әйтеп, әлеге җаваплы эшкә керешә. Ботка бик сыек та, бик куе да түгел - уртача тыгызлыкта булырга тиеш. Ә иң мөһиме - аны ничек тә савыт төбенә ябыштырмыйча пешерергә кирәк. Бу эшне Палый түтигә (Чебышева) тапшырдылар. Һәм ялгышмадылар, телеңне йотарлык килеп чыкты. Ул арада Мария түти Андреева, шәмнәр яндырып, үзе-нең кенәгәсеннән иманнар укыды. "И күктәге Атабыз"ны да, "Алла Анасына багышлап" та, өй хуҗалары исеменә исәнлек-саулык теләп тә.

Мария түти иман укый


Аннары өй иясенең күңелен күрү өчен "бүләк" хәстәрләү мә-шәкате башланды. Алдан әзерләп куелган җиде әйберне: ипи, тоз, миләш ботагы, игәү, көмеш акча, йон ише әйберләрне төйнәп, тәре почмагы турысына баз нигезенә күмәргә кирәк икән. Ботка да шунда салына. Нигез хуҗасы (бу очракта Василий) өй иясеннән йортның тыныч, имин булуын теләргә кушып, мелләтен үтәп менде.
Яңа нигезгә атлап кергәндә буш кул белән йөрмиләр. Һәр килүче бер төенчек он, бер янчык тоз һәм аның янына, өй котлау өчен, бүләген кыстырып килде.
Яңадан да иман укылгач, нигез боткасын өстәлгә чыгардылар. Ул арада чакырылган кунаклар килеп бетте. Һәр килгән кеше, йорт хуҗаларына исәнлек, өйләренә иминлек теләп, үз сүзен әйтте. Йорт иясенең күңелен күрмәгән ху-җаларның йортлары тынычсыз булу турында төрле хәлләрне искә төшерделәр.
"Нигез боткасы"ның ахырында хуҗаларга, аларның яңа өйләренә теләк әйтеп, җырулар җырланды.
Колышчы авылының кыл уртасында ап-ак тышлы яңа йорт балкып утыра. Яңа баштан авыл тормышы белән яшәргә ниятләп, шәһәрдән кайт-кан яшь пенсионерлар - Максимовлар йорты ул. Колышчы халкы буш нигездә мондый хуҗалык үсеп чыгуга сөенеп туя алмый. Авылга күчеп кайтучылар бер Максимовлар гына түгел, алар инде - дүртенчеләр икән. Соңгы булмаслардыр күк. Ник дисәң, Колышчыга килеп, сораштырып, урыннар белешеп йөрүчеләр булган инде. Үссен, киңәйсен, элекке данын кире кайтарсын иде Колышчы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: