Туганайлар

Тәмте Казанскиена – асфальт юлдан!

Моннан җиде ел элек, Теләче районы Тәмте авылына Казански җыенына барып, күп нәрсәгә шаккатып йөргән идек. "Туганайлар"да "Юлы юк, күпере юк... Бәйрәме бар!" дигән исем астында язмам да басылды. Язмамны ул чакта: "Тәмте җыенына асфальт юлдан җилдереп барган чаклар да булыр әле... Тәмте җегетләре исән булсын!" - дип бетергән идем....

Моннан җиде ел элек, Теләче районы Тәмте авылына Казански җыенына барып, күп нәрсәгә шаккатып йөргән идек. "Туганайлар"да "Юлы юк, күпере юк... Бәйрәме бар!" дигән исем астында язмам да басылды. Язмамны ул чакта: "Тәмте җыенына асфальт юлдан җилдереп барган чаклар да булыр әле... Тәмте җегетләре исән булсын!" - дип бетергән идем. Ходайның "Амин!" дигән чагына туры килгәндер - быел, чыннан да, җилдертеп кенә, яңа асфальт юллардан Тәмте җыенына алып бардылар. Бу җирлектә булган үзгәрешләрне, җыенның үзен, анда җыйналган халыкны күреп, тагын исләребез китте. Элек күргәннәр белән хәзергесен чагыштырып, тагын бер язма әзерләргә булдым.

Эш башлаучы берәү кирәк

Теге чакта баруыбызда Татый түти белән Мария түти болай сөйләгәннәр иде: "Тәмте авылының престол бәйрәме ул Казански. Аны Карабаян чиркәве электән үк безнеке итеп билгеләгән. Элек арыш уруны туктатып торып та бәйрәм иткәннәр, чиркәү эшләргә кушмаган. Бер чакны, совет чорында инде, бәйрәм үткәрүне тыйганнар. Шул елны "Казански" көнне авылның борчак басуын боз суккан. Юк кына җирдән, кулъяулык кадәр болыт килеп, сыерларны яшен бәргән. Шул елдан бирле, бернигә карамый, бәйрәм үткәрелеп килә," - диделәр алар.

"Бернигә карамый" үткәрелгәнен быел да күрдек. Ни ял көненә туры килмәгән, ни һава торышы куандырырлык түгел - тик шулай да Тәмте мәйданындагы халыкның чуты-кырые юк.

7 ел элек баруыбызда безнең машинаны сазлы юлдан трактор тарттырып кайтып, иртәнге дүрттә шул ук трактор Айдар авылына хәтле чыгарып та куйган иде (без шулай йөрүебездән ниндидер тәм дә тапкан идек хәтта). Тик ни генә дисәң дә, асфальт юлдан җилдертү күпкә отышлырак шул. "Беткән авыл" дигәч, кап-кара өйләр, җимерек коймалар, терәүле капкаларны күз алдына китереп барган идек. Алай булып чыкмады. Өйләрне дә, капка-койма ише каралтыларны да торгыза башлаганнар. Кемнәрдер кайтырга исәпли, димәк. Юлы бар, газы бар, табигате искиткеч матур - нигә кайтмаска? Бәйрәмгә килгән исполком җитәкчесе ярдәмчесе: "Бу як яшелчә яки җиләк-җимеш үстерергә бик кулай. Шундый эшне башларга теләүче берәү табылса, район да аны ташламас, ярдәм итәр иде," - дигән сүзләрен әйтте. Тәмтелеләр арасыннан андый кеше табылмый калмас, дип өметләник.

Керәшеннәргә йөз белән

Бәйрәмне оештыруда да үзгәрешләр шактый. Беренчедән, теге вакытта бер-ике урында шашлык, вак-төяк әйберләр сатып кына торсалар, бүген инде сату урыннарын чутлап бетерерлек түгел. Элитный кафелар да эшли, утырыйм, дисәң, өстәл-урындыклар да тезелгән. Икенчедән, төп сәхнә дә, элекке сыман, трактор арбасына көйләнмәгән - чып-чын "цивилизованный" сәхнә.

Тәртип саклаучылар да күп килгән. Машиналарны да тәртип белән тездерәләр. Аннары, иң сөендергәне тагын шул булды - Теләче администрациясе керәшеннәргә йөз белән борылган. Бәйрәмгә үзләре дә килгән, олы кунаклар да чакырганнар. Кунаклар арасында - күрше Мамадыш районы башлыгы - Анатолий Иванов, Республика керәшен оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова да бар иде.

Тагын бер яңалык - "Казански"да керәшен ансамбльләре күбәйгән. Субаштан "Нардуган", Алабугадан "Ак каз", Казаннан "Айбагыр" җыручылары килгән. Элеккеге дуслары - Олег Фазылҗанов, Вадим Захаров, Римма Никитиналар килеп, әле дә тәмтелеләрне "поддержать" итәләр икән.

Бәйрәмне ачып җибәрү күренеше дә тел-теш тидерерлек түгел - өйрәнәләр, башкалардан да күрәләр, димәк. Конкурста җиңүчеләргә Теләче пластмасса предприятиесе чыгарган көнкүреш, табак-савыт әйберләре таратылды. Район администрациясе монда да булышкандыр.

Казански җыенына, тәмтелеләрнең үзләреннән башка, тирә-як район авылларыннан да халык бик күп килгән иде. Бу - бәйрәмне башкалар да көтеп, белеп тора, дигән сүз. Алабуганың - Спасы, Мамадышның - Питрауы, Лаешның - Каравоны булган кебек, Теләченең "Казански"е районның бер бренды рәвешенә кереп китмәгәе әле. Җитәкчеләр сүзеннән шулайрак аңлашылды. Аның көнен дә үзгәртәсе түгел - 21 июль - таш яуса да, кар яуса да, халык җыела (алдан әйтеп киткән идем, Казанскины үткәрмәсәң, нәрсә буласын).

Тәмте әле бетмәстер

Бу бәйрәмне үткәрүдә, элек-электән, Ивановлар башлап йөри. Аларга Максимовлар, һәм башкалар килеп кушыла. Алып баручылар, бүләк биреп торучылар да алар. Халык әле бу хәтле җыелмаган чакларда җиңелрәк булгандыр, ә хәзер үзләренә генә бөтен мәйдан белән идарә итү авырга туры килә. Ярдәмчеләр бирү турында уйларга кирәк, минемчә. Хәер, Ивановлар-Максимовлар үзләре дә шактыйга җыела: әти-әниләр, балалар, оныклар, оныкчыклар, кода-кодагыйлар... Бәйрәмнең төп инициаторы - Николайга, барысы да, кулларыннан килгәнчә, ярдәм итәләр.

Бу бәйрәмдә бераз гына кәефемне төшергән бер нәрсә булды - ул - чит ил музыкасына көйләнгән дискотека. Аның тавышы шулхәтле көчле иде - керәшенчә җырлар җырлана торган сәхнә күмелеп калды. Мин, бәлки, картларча уйлый торганмындыр, тик "Казански"да нәкъ менә безнең җырлар яңгыраса, безнең уеннар уйналса, бәйрәм тагын да күңеллерәк булыр иде. Дискотеканы бит аны башка вакытта да үткәрәләр. Этниклык төсе ныграк чагылсын иде бу җыенда. Күңел күбрәк шуны тели. Җөри Питрауында хәзер керәшенчәлеккә нык игътибар бирелә, монда да киләчәктә программалар шулай төзелер әле.

Гомумән алганда, Казански бәйрәменнән бик канәгать калдык. Тәмтенең әнә шундый Ивановлары, Максимовлары булганга сөенеп, матур күренешләренә сокланып, бераз гына көнләшеп - рәхәт кичерешләр белән кайтып киттек Тәмте җиреннән. Юлга кузгалыр алдыннан мәйданга күз салдым: халык умарта күчедәй гөжләп тора иде. Кеше шулхәтле күп - Җөри Питрауы, диярсең. Бәйрәмне ямьсезләүче, кәефне төшерүче исерекләрне дә, акырган-бакырган тәртипсезләрне дә очратмадык. Уйнаган кешегә уйнарга, җырлыйсы килгәнгә - җырларга, ашыйсы килүчегә ашарга бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган. "11 генә кешесе калган, Тәмте авылы бетә икән", - дигән сүзләргә каршы, юктыр, бетмәстер, үткәнен әнә шулай хәтерендә саклаган кешеләр әле кайтырлар, аларның дәвамчылары булыр, дигән ышанычны белдерәсе килә.

Безне матур итеп каршы алып, матур итеп озатып калган оештыручыларга, Теләче районы башлыгы Илдус әфәнде Зариповка олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. "Килде, әйтте, эшләде" - безнең глава әнә шундый ул, буш сүз сөйләми", - диде шунда утырган берәү. Икенчесе җөпләп куйды. Ике агайның әнә шулай аралашуыннан күп нәрсә аңлашылып тора.

Без кайтыр юлга кузгалганда, яшьләр дискотекасы да, көрәш мәйданы да иң кызган мәленә якынлаша иде. Илья Максимов белән Владимир Мироваев иҗат иткән "Тәмтем минем" җыры юл буенча күңелдә яңгырады.

Валентина Максимова

Мамадыш районы, Колышчы авылы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: