Туганайлар

Питрауның “алтын баганалар”ын ничек сакларга?

Җөри авылында узган республика керәшен культурасы фестивале кайчан чын Питрауга әйләнер? Ни өчен фольклор ансамбльләрен сәхнәгә чыгарудан куркабыз? Питрауда яшьләргә урын бармы? Питрауның Татарстан этнокультурасында тоткан урыны нинди?

Шушы сорауларга җавап табар өчен "Туганайлар" газетасы бәйрәм оештыручылар белән түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырды. Анда Республика традицион мәдәниятне саклау Үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрева, фольклорчы галим Геннадий Макаров, республика керәшен оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Бе-лоусова, Мамадыш районы администрациясе башлыгы урынбасары Алена Смирнова, Мамадыш районы керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов, "Ак Барс" Холдинг компаниясе вәкиле Раил Хөснуллин, Татарстанның халык артисты, "Керәшен чибәре" конкурсының жюри председателе Николай Дунаев, "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляков, режиссер Әлфия Кәримова, "Бәрәкәт" керәшен яшьләре оешмасы вәкиле Ирина Муллина катнашты. Укучыларыбыз игътибарына түгәрәк өстәлдә әйтелгән кайбер фикерләрне җиткерәбез.
Геннадий Макаров: Питрау керәшеннәр яшәгән һәр төбәктә уза. Күп авылларда аны элеккечә бәйрәмнең этник үзенчәлекләрен саклап үткәрәләр. Ә инде Җөридә Питрау башкачарак. Республикада уза торган зур этник бәйрәмнәр, гомумән, Сабантуй, Каравонга ияреп, үз төсмерләрен җуялар, Питрауның да үзенә генә хас үзенчәлекләре югала бара. Ә бит рухи мирасыбызны сакларга иде. Питрауда этник кыйммәтләрне пропагандалау, үзебезнең йөзебезне саклау өчен зур мөмкинлек, мәйдан бар. Бу очракта "Туганайлар" газетасына да зур бурычлар йөкләнә. Керәшен җәмәгатьчелеге, фольклорчылар, артистлар да моңа үз өлешен кертә ала. Питрау булгач, анда керәшен үзенчәлеге өстенлек алырга тиеш. Питрауны халыклар дуслыгы бәйрәменә әйләндереп калдыру дөрес түгел, андый чаралар бездә болай да күп. Бу бәйрәмгә халык керәшенне карарга килә. Керәшеннәр үзләре дә бик төрле, аларның барысының үзенчәлекләрен дә Питрауда күрсәтеп булыр иде. Моның өчен бездә теләк тә, иҗади көч тә бар.

Питрау концепциясен булдырыйк

Фәнзилә Җәүһәрева: Җөридә уза торган Питрау - ул Татарстан күләмендә генә түгел, ә Россия масш-табында керәшеннәрнең этнографик, кием, моң, бию үзенчәлекләрен күрсәтә торган гомумкерәшен бәйрәме. Шундый зур мәйданлы булуы белән Питрау үзенә өстәмә эчтәлек ала. Чөнки Мәлки керәшеннәре белән Мамадыш керәшеннәре Питрауы арасында аерма шактый зур. Җырларында, биюләрендә, хәтта киемнәрендә дә берникадәр аерма бар. Шуңа күрә Җөри Питрауы - ул ясалма, җыелма бәйрәм. Ул үзенә күрә бер рамкаларга кертелгән, Татарстан идеологиясенә утыртылган. Россия Конс-титуциясе нигезендә бездә һәрбер халык, читтән килгән милләтләр дә үз бәйрәмнәрен үткәрә ала. Шуңа күрә, Питрауны бөтен керәшеннәр дә үз бәйрәмнәре итеп тоярга тиеш. Аннан соң бу бәйрәмгә килгән теләсә кайсы милләт кешесе Питрауны керәшен бәйрәме итеп кабул итәргә тиеш. Ләкин бу бәйрәмдә Мишә буе, Алабуга, Мәлки яки Нагайбак керәшеннәренең аермалыклары искә алынмый. Шуңа безнең Үзәк, керәшеннәр Питрауның концепциясен эшләргә тиеш, дигән фикердә тора. Бәйрәмнең нигез ташында "Питрау" сүзе булгач, ул чын Питрау булырга тиеш. Шуңа күрә, биредә бөтен керәшен төркемнәренә дә хас булган төп нигез ташларын барларга кирәк.
Керәшеннәрне өйрәнүче галимнәребез күп. Шулар белән бергәләп, бәйрәмнең концепциясен эшләргә тиешбез. 2012 ел - мәдәни һәм тарихи һәйкәлләрне саклау елы, безнең Үзәк быел Татарстанда материаль булмаган мирасны саклау концепциясен кабул итү инициативасы белән чыга. Менә бу гомум концепциягә Питрау бәйрәме концепциясе дә кертелергә тиеш.

Әгәр "Питрау" дип әйтәбез икән, халык бәйрәмдә Питрау тра-дицияләрен, аның системасын күрергә тиеш. Узган ел Питрауда булдым, ләкин Мәлки керәшеннәре җырларын ишетмәдем. Питрау уеннарын ничек күрсәтәбез? Тамаша күрсәткәндә дә, режиссерлар аның Питрауныкы икәнен искә алырга тиеш. Питрау түгәрәгенең дә үз үзенчәлекләре бар.
Бәйрәмгә килгән зур кунакларга да Питрауны тану өчен мөмкинлекләр бирер-гә кирәк. Шуңа бәйрәмдә Питрау үзенчәлекләрен күрсәткән мәйданчыклар - "алтын баганалар" торырга тиеш. Моны югалтсак, Питрау бер тамаша булып кына калачак. Сабантуйларда самолетлар очырта башлагач, икенче елга нәрсә күрсәтәбез, дип әйтә идем. Халык бит Сабантуйга самолет очуын карарга гына чыга башлады. Болай барса, Питрауга да чыгып кына керә башларбыз. Ә хәзергә Питрау керәшеннең үзенә кирәк.
Питрауда әлегә бер фольклор мәйданы гына бар. Анда Мишә буе, Мәлки, Алабуга, Бакалы, Чиләбе һәм башка төркем керәшеннәренең дә үз мәйданнары булырга тиеш. Үзләренең ризыкларын алып килсеннәр, үзләренчә генә җырлашсыннар. Узган ел Питрауда бер әби коймак пешерде, шуның янында яшь кызлар мичтә коймак пешерергә чират торды. Әгәр керәшеннәрне бөтен дөньяга танытырга телибез икән, һәрбер үзенчәлек исәпкә алынырга тиеш. Чөнки халыкның бер өлеше питрәчләрне, икенчесе мәлкиләрне, өченчесе нагайбакларны карый. Питрауның үзенчәлекләре - "алтын баганалары" торырга тиеш, дип әйтеп уздым инде. Кемдер моның яңалыгы булмас, дияр. Халык бәйрәмгә яңалык өчен бармый, узган ел җырлаган җырны җырларга, Алабуга керәшеннәренең был-тыр пешергән ризыгын авыз итәргә килә. Йола ул беркайчан да үзгәрми. Әлбәттә, заманча күңел ачу урыннары да булсын. Ләкин учактан сикерү вакытында яшьләр дә катнаша бит. Менә бу Питрауның бер "алтын баганасы". Халыкның башка уеннарны күргәне бар, ә менә учактан сикерү бары Питрауда гына.
Өлкән яшьтәге ке-рәшеннәр Питрауны 12 нче июльдән соң үткәрү белән риза түгел. Питраудан соң халык җыеп, җырлап ятуның җазыгын ничек күтәрербез, диләр. Чөнки Питраудан соң адәм баласы гына түгел, кош та сайраудан туктый. Тик торганнан гына Питрауны бу көндә бәйрәм итмәгәннәр бит.

Питрау кемнеке?

Алена Смирнова: Җөридә узуына карап, Питрау бер Җөри йолаларына гына кайтып калмый. Әйе, башкаларны да күрсәтергә кирәк. Ике-өч район берләшеп үзләренең ишегалларын ясый ала, мәйданда урын җитәрлек. Питрау Республиканыкымы, Җөринекеме дигәндә, Мамадышта "безнеке генә" дигән фикер юк. Бергәләп тотынганбыз икән, күмәкләшеп эшлик. Мамадышта узгач, мамадышлыларга бераз өстенлек бирергә кирәктер. Халык Питрауга керәшеннәрнең уеннарын, өй күренешләрен, борынгы әйберләрен карарга дип килә. Питрау мәйданында коймак белән пирмәнкә пешереп утырудан уздык.
Степан Спиридонов: Питрау башта кичке Сабантуй - көрәш бәйрәме буларак башланып китте. Иң беренче елны керәшен җырын кечкенә генә сәхнәдә җырладык, тора-бара бәйрәмнең башланып китү өлеше арттырылды, аннан ишегаллары, мәйданчыклар ясауга ба-рып җиттек. Инде менә хәзер зурлап "Керәшен чибәре" конкурсы уздырабыз. Кунаклар да Чиләбедән, Башкортстаннан ук килә башлады. Хәзер аларның барын да күрсәтергә вакыт җитте. Керәшеннәрнең этникасын күрсәтү өчен эстрада чыгышларының, спорт уеннарының кайбер өлешләрен кыскартырга кирәк. Бу хәлне ничек җайлау турында уйланып баш вата идем. Бүген Фәнзилә ханым ачыш ясады: мәйданда районнарга урын бүлеп бирсәк, алар үзләренең үзенчәлекләрен күрсәтә ала. Шул вакытта "питраулыкны" бераз арттыра алырбыз. Бәлки, ярминкә кебек әйбер дә өстәргә кирәктер.


Алена Смирнова:
Мин дә бу фикерне яклыйм. Мастер-класс, яшьләр өчен дискотека, сувенир сату мәйданнары ясап була. Питрауны программасын кыскартып түгел, киресенчә, яңа элементлар өстәп баетырга кирәк. Мәсәлән, нишләп әле аерым бер мәйданда иң яхшы заманча керәшен җырына конкурс ясамаска? Фольклорга гына ябышып ятарга кирәкми. Керәшен җырына иң яхшы ремикслар ясап була. Буыннар аермасы турында сөйләгәндә, моны исәптә тотарга кирәк. Аннан милли костюмнар буенча модельерлар конкурсы үткәрелсә дә, яхшы булыр иде. Берничә район коллективлары берләшеп, ишегалды ясый алалар, сувенирлар да әзерләп килү мөмкинлекләре бар.

Фонограмма тыелырга тиеш!

Геннадий Макаров: Питрауга килүче җырчылар нинди фонограммалары булса, шуның белән килеп, җырлап китәләр. Һәм ул җырлар елдан-ел кабатлана.
Фәнзилә Җәүһәрева: Андый проблема бар. Шулай ук, яшьләрне җәлеп итү проблемасына да тукталасы килә. Узган ел Пермьдә узган "Түгәрәк уен" фестивале вакытында яшьләрне кичке уеннан иртәнге дүрттә генә кайтарып җибәрдек. Үзеннән-үзе такмаклар әйтү башланды. Яхшы ди-джей булса, кичке уен дискотеканы алыштыра ала, милли уеннар да уйнап була.
Людмила Белоусова: Узган ел яшьләребез тарафыннан "КРЯШЕН-ПАТИ" проекты оештырылды, хәзер алар районнар буйлап этнодискотекалар үткәреп йөри. Яшьләр үзләре әзерләгән бу этник чараны Питрау программасына кертеп җибәрсәң, начар булмас иде.
Николай Дунаев: Биредә Питрау нәкъ 12 июльдә узарга тиеш, дигән фикер әйтелде. Республика Питрауын көнендә ясасак, башка районнар килә алмаячак, чөнки аларның үзләрендә бәйрәм. Әйтик, Зәйдә Питрау Кашка тау-да уза. Алар үзләренчә Җөригә көндәш булып тора. Миңа калса, традицияләрне саклау ягыннан аларның Питраулары чынкыйрак, ләкин тышкы яктан, масш-таблары белән Җөри алга чыга. Ә һәр районга аерым бирем бирү белән килешәм. Һәркайда Питрау-ны үзләренчә үткәрсәләр дә, үзәк Питрау барыбер булырга тиеш. Питрау Татарстанда керәшеннәрне күрсәтү көне, әгәр ул зурлап үткәрелмәсә, даны да дөньяга таралмый. Эш кайсы көндә узуда түгел. Эш Питраудан башка бөтен керәшеннәрне җыеп танытырга мәйдан юклыкта.

Кайтарабыз дип, югалтабыз

Людмила Белоусова: Питрауның республикада шундый зур колач алып, керәшен культурасы фестивале формасында узуы уңай күренеш. Шулай да, бер уйланырлык ягы да бар. Хәзер бар керәшен авыллары диярлек Питрау уздыра башлады. Ә бит элек ул бары Петр белән Павел исеменә аталган чиркәве булган авылларда гына престол бәйрәме буларак уздырылган.
Престол бәйрәмнәре Торойсын, Покрау, Чүк, Симек, Казанский, Микулы булган авыллар да, модага ияреп, Питрауга күчсә, үзләренең ата-бабадан калган, буыннан-буынга килгән бәйрәмнәре белән ни булыр? Алар онытылмасмы? Авылларның йөзе, үзенчәлеге, күрке булган бу бәйрәмнәрнең һәрберсенең үз йоласы, үз матурлыгы бар бит. Дәүләт тарафыннан тыелган елларда да Торойсынны уздырып килгән Кәләй авылы, мисал өчен, быел инде икенче елын Питрауны бәйрәм итәргә җыена. Янсуар авылында да шул ук хәл. Бер яктан эзлибез, кайтарабыз дип, икенче яктан бетерәбез, югалтабыз булып чыга түгелме?


"Керәшен чибәре" конкурсы Питрау форматына уңышлы гына кереп китте. Бу Фәнзилә ханым әйтеп үткән "алтын багананың" берсе. Чөнки Питрауда яшьләр гомер-гомергә үзенә пар сайлаган, кызлар ел буена бәйрәмгә әзерләнгән, кулъяулык, бистәр, алъяпкыч чиккән. Тик конкурс тулаем алганда бәйрәм кысаларына сыешмый. Моңа конкурсантларның алдан сайлау узмавы да, номинацияләрнең күбрәк, программада каралган ва-кытның азрак булуы һәм башка сәбәпләр бар. Менә хәзер Чиләбедә, мәсәлән, "Татар кызы" бәйгесе уза. Ул турларга бүленеп, төрле шәһәр-авылларда бара. Париж авылында, мәсәлән, кызлар сыер савуда, токмач кисүдә, су ташуда ярышсалар, Магнитогорскида конкурс уза һәм бәйге шулай Чиләбе өлкәсе буйлап дәвам итә. Бу тәҗрибәне кулланып карый алабыз. Аннан Питрау - ул бәйрәм, анда ярышлар, мастер-класслар уздыру кирәкмидер. Шуңа "Керәшен чибәре" конкурсы турларын ел әйләнәсендә районнарда оештырып, кызларны йомгаклау турына гына чакырырга кирәк.
Әлфия Кәримова: Питрау мәсьәләсен түгәрәк өстәлдә күтәрү минем өчен бик сөенечле әйбер. Елдан-ел бу проблемалар турында сөйләшеп киләбез, планнар корабыз, бәйрәмдә фольклор күбрәк булсын, дип тырышабыз. Һәрбер әйбер, һәр яңалык бәхәс аша керә. Җиңел генә килсә, бәлки, мәгънәсе дә булмас иде.
Мамадыш районы, чыннан да, сәхнәгә фольклор ансамбльләрне чыгарырга курка. Әбиләрне чыгарсак, кем килә ул бәйрәмгә, дигән сүзләрне еш ишеттем. Быел "Евровидение"дә удмурт әбиләре халыкны шаккаттырды, хәзер инде дөньяда әбиләр дә кирәк икән, дигән фикер туды.
Миннән торса, Питраудан дискотеканы да алыр идем. Кеше азрак килгәннән ни була? Аның каравы, килгән кеше рухи яктан баеп кайтып китә. Бәйрәмгә килгән эстрада җырчылары да керәшен җырларын өйрәнеп килсен иде. Питрауда Мамадыш иң матур яктан күренергә, керәшеннең бөтен байлыгын ачып салырга тиеш.
Соңгы елларда артистларның гына түгел, хәтта фольклор коллективларның да фонограммага җырлау очраклары күзәтелә! Моңа һич тә юл куярга ярамый! Питрау чын керәшен җыры фестивале булырга тиеш!
Фәнзилә Җәүһәрева: Бәйрәмне уздыручылар алдында зур җаваплылык тора. Бу җаваплылык халыкны алга таба да үзенчәлекле кавем буларак саклап калу юнәлешендә барырга тиеш. Югыйсә, бәйрәмнең мәгънә эчтәлеген җую куркынычы да бар. Тырлау аланы керәшен культурасын танып-белү мәйданына әверелергә тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: