Туганайлар

Питрау йолалары

Питрауда йола ризыгы - дурычмак пешергәннәр. Күке Питрау көнендә дурычмак белән тыгылган, дигән әйтем бар. Шуңа күрә, Питраудан соң күке саташып кычкыра башлаган

Питрауга тикле үләннәрнең файдасы яфрагында була, аннан соң үләннең тамырына күчә. Питраудан соң үләннәрнең тамырлары файдалы.

Питрау көнне җыйган каен себеркесе коелмый. Питрау себеркеләрен кычыткан, бөтнекләр кыстырып бәйлиләр. Мондый себерке белән чабынган авылда халык нык була, диләр.

Питрауга кадәр җиләк җыймаганнар. Борынгылар әйтүе буенча, Питрауга хәтле җиләк өзеп кабу зур җазык саналган.

Җәй көне кырык бер төрле питрау чәчәкләре җыялар. Аны киптереп, төеп, иләк аша иләп куялар. Шуны суда кайнатып, дару итеп, кырыкбер тамчы итеп эчәләр. Авырганда, күз тигәндә файдасы тия, ди борынгылар.

Печәннең дә иң сыйфатлысы, хуш ислесе – Питрау печәне. Чөнки ул җәйнең кыл уртасында, үләннәр тиешле витаминнарның барысын җыеп бетергәч, өлгергәч чабыла. Аңа кадәр чабылган печәнне халыкта “сыек печән” дип йөрткәннәр.

Питрау бәйрәменә, гадәттә, тәкә суя торган булганнар. Сарык тәкә бәрән китерсә, “Питрау тәкәсе” дип алдан ук адарынып куйганнар.

Удмуртиядә яшәүче бисермән-керәшеннәр бу көнне Питрувка дип атый. Ул якларда Питрау көнне кырлардагы ашлыкларны, алтын кебек ашлыгы булсын, камыш кебек саламы булсын, - дип, май белән майлау йоласы булган.

Питрау көнне авылда яшьләрнең уеннары аеруча зурлап, бәйрәмчә итеп үткәрелгән. Күрше авыллардан бик күп кунак кызлар, егетләр, туган-тумачалар килгән. Кызлар әбиләре, әниләреннән калган тамаксалар, тәңкәләр, ука-чачаклар куйган баш киемнәре, хәситәләр киеп “Уен киче”нә чыккан.

Тагын да бер матур йолаларның берсе – яңа кияүгә чыккан кыз һәм кияү Питрауга кыз ягына кунакка килә торган булган. Гадәт буенча, атасы, яңа гаиләдә печән чабуда катнашыр өчен, кызына атап, Питрау көнендә яңа сәнәк һәм тырма ясап бүләк иткән.

Питрауда йола ризыгы - дурычмак пешергәннәр. Күке Питрау көнендә дурычмак белән тыгылган, дигән әйтем бар. Шуңа күрә, Питраудан соң күке саташып кычкыра башлаган. Дурычмакны мичтән чыгарганда, яшьләргә, кунак кызларына «Күке» исемле шаян такмаклар җырлап чыгарганнар.

Питрау көнне авылда иң зур, иң матур, күп кеше катнашындагы түгәрәк уен үткән. Питраудан соң инде түгәрәк уенга чыгу бөтенләй тукталган. 12 июльдән соң авыл тормышындагы хуҗалык эшләре: “печән өсте”, аның артыннан “урак өсте” һәм башка эшләр ялганып китә:

Чуар күке күклидер,

Сука өстендә туктыйлар.

Безнең уен уйнаулар да

Питрау җиткәч туктыйдыр.

И узала, узала

Кулда көмеш тузала

Тузса тузсын көмешебез

Уеныбыз узала.

Узса уен уеныбыз

Утырырбыз аулакта.

Утыртмаслар аулакта

Апчыгарлар уракка.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Яналыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: