Туганайлар

Корман боткасы

Июль урталарында, бигрәк тә яңгырлар озак яумый торган араларда, Ходай-тәңредән яңгыр сорап табыну рәвешендә уздырыла торган эш бу.

Керәшен Сәрдәсе халкы өчен, hичшиксез, борынгы бабайлардан калган иң олы, иң зур хөрмәткә лаеклы йола бәйрәмнәренең берсе. Аның тамырлары Нардуганнар белән бер тарихи тирәнлектә, әле алардан да тирәнрәк булуы бик ихтимал. Христиан дине дә аларны баса алмагач, корман келәвенә хәттә чиркәү үзе дә кушылырга мәҗбүр булган. Корман уздырган җиргә поплар, тәреләр алып килеп, чиркәү исеменнән келәү уздыралар.

Корман уздыру йоласы, әйтеп кителгәнчә, халыкта бик борынгыдан калган гадәт. Фирдәвес Гарипованың 2001 елны басылган "Авыллар hәм калалар тарихыннан" дип аталган китабында китерелгән мәгълүматларга караганда, безнең бабайларның Керәшен Сәрдәсенә күчеп килгәнче яшәгән җирләрендә, Алат-Арча даругаларында урнашкан кыпчак-нугайлардан чыгышлы авыл халыкларында, Ходай-тәңредән яңгыр сорап, корман уздыру гадәтләре булган.

Арча районына кергән Югары Сәрдә, Урта Сәрдә, Кече Сәрдә (йомышлы керәшеннәр (служилые кряшены) авыллары кешеләре әле 1850 елларда да җәйләр коры килгәндә, Кызылсу (Казансуга ага) кушылдыгы булган Сөрән елгасы буена килеп, аш-су hәм йомырка пешереп ашаган, Ходай-тәңредән яңгыр яудыруын сораган. Бүгенге этнографик-тарихи әдәбияттә Янсуар, Ташкирмән hәм Мишә буендагы тагын берничә керәшен авылында корман уздыру йолаларының кайбер элементлары сакланып калган, дигән хәбәрләр бар.

Керәшен Сәрдәсендә корман авыл чишмәсе янында уздырыла. Билгеле урында, елга ярында, учак ясап зур казаннар куялар. Һәр нигездән (йорттан) әбиләр, җиңгиләр табакка салып ярма, йомырка, сөт алып киләләр. Ярманың төрлесе булуы да җарый: тары, бодай, арпа, карабодай... Казанга үзенең өлешен беренче булып авылның "беренче" нигезе - хуҗа әбисе салырга тиеш. Бу, авылның беренче хуҗасы, Текей бабайның оныгы - Андрей Владимирович Текин пуҗымы - Түбәноч күпере янындагы Токиновлар нигезе. Казанга беренче өлешне салу дәрәҗәсе ел саен аларга тапшырыла.

Корман көненең бик зур, бик әhәмиятле, аңар гына хас үзенчәлеге бар. Башка бәйрәмнәрдән аермалы буларак, корман көнне аракы эчү катгый тыелган. Халык йоланы саклый, бернинди дә тәртипсезлекләр булмый. Инде, башка исәпсез-хисапсыз бәйрәмнәрдә аракы, кумышка куллануның халыкны кайда алып барып чыкканлыгын үз күзебез белән күреп торганда, бәлки бу йола бабайларның безне чиксез макмырлык баткагыннан коткарырга дип сузган булышу кулыдыр. Ничек булса да, корман көнен уздыруны, администрация чиновниклары кулына бирмәскә кирәк, югыйсә алар аны аракы-сыра белән бәйрәм итә башлаячаклар.

Менә, шул югарыда язылганнардан hәм йоланың борынгылыгыннан чыгып, бу көнне Керәшен Сәрдәсенең Авыл көне итеп, баш авырттыргычларсыз уздырыла торган бердәнбер Олы көне итеп, зурлап уздырырга кирәк, дип уйлыйлар Сәрдәнең дәрәҗәле картлары.

Николай Петров,

Керәшен Сәрдәсе - Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: