Туганайлар

Керәшеннәрнең "Шыйлык" дигән борынгы җоласы бүгенге көндә исәнме?

Әлеге мәҗүси җоланы яз көне уздырганнар

Һәр халык та үзенең үткән тарихы, югалган рухи байлыклары белән кызыксына, аларны барлый, күбесен кире кайтарырга тырыша. Борынгы философ һәм “тарихның атасы” дип танылган Геродот түбәндәге фикерне әйткән: “Әгәр дөньядагы халыкларга иң яхшы җолаларны һәм гореф-гадәтләрне сайлап алырга кушсаң, һәр халык үзенекен сайлар иде, чөнки барысы да үз халыкларының яшәү рәвеше иң яхшысы дип исәпли”. Моннан 25 гасыр элек әйтелгән бу фикер әле бүгенге көндә дә үзенең тирәнлеге һәм дөреслеге белән таң калдыра, анда һәрбер халыкның борынгы җолалары һәм борынгы ышануларына хөрмәт белән карарга кирәклеге кисәтелә кебек.

Укучыларыбызны, бүген инде онытылган, йөзьяшәр әби-бабаларыбыз хәтерендә генә сакланган, керәшеннәрдә киң таралган җола – шыйлык белән таныштырмакчы булабыз.

Шыйлык – яз көнне чәчүгә чыгар алдыннан уздырыла торган җола булган. Узган гасырның башларында да әле уздырылган бу җола – бернинди дингә дә бәйләнмәгән. Бик борынгыдан – мәҗүсилектән үк килгән җола борынгы болгар мифологиясенә үк барып тоташа. Бахши Иман китабында бу җоланы уздыру тәртибе болай күрсәтелә. Кешеләргә кояшны кайтарган Нардуган алыпның үлгәненең 40 көнен билгеләп үтүне – шыйлык дип атаганнар. Имеш, 40 көн алыпны искә алу (пуминка) булган. 40нчы көнне, ирләр билгеләнгән урынга чыгып, ак бәрән корбан иткәннәр. Агызган канын махсус корбанның урынына салганнар. Соңыннан җиргә буразналар сөреп, шул буразналарга солы, тары, йомырка, балык салып чыкканнар.

Җоланың икенче өлешенә хатын-кызлар да кушылган. Ак тәкә итеннән корбан боткасы пешерелгән. Балык бөккәннәре, бал, коймак кебек ризыклар чыгарып тезгәннәр. Зур келәүдән соң, җыелган халык корбан боткасыннан, итеннән, калган җола ризыкларыннан авыз иткәннәр.

Җоланың бу этабыннан соң, бар халык мәйданга ат чабышы карарга барган. Ат чабышыннан соң, зиратка үлгәннәрне искә алырга барганнар, ә инде кич белән өйләрдә үлгәннәрне искә алу ашлары уздырылган. Мәҗүсиләрдә шыйлык уздыру җоласы менә шундый тәртиптә булган. Ә инде бүгенге керәшеннәрнең бабалары уздырган шыйлыкның тәртибе бераз үзгәргән булган. Галим-этнографлар язып калдырган язмалардан чыгып, түбәндәгеләрне белеп була.

Күп кенә керәшен авылларында шыйлык үткәрү өчен билгеләнгән махсус урыннар булган. XIX гасыр урталарында XX гасыр башларында шыйлык җоласы - бары тик чәчүгә бәйле булып, табигатьтән мәрхәмәт сорау, игеннәр мул булсынга өмет тотудан гыйбарәт. Шыйлык үткәрелә торган көнне иртә белән бәйрәмчә киенгән ир – гаилә башлыгы җилпучка чәчү орлыклары: тары, солы, арыш һәм башка- ларын куеп, шулай ук яшел төскә буялган йомыркалар һәм сөт ашамлыклары алып кырга китә. Җыелган ирләр, алып килгән җилпучларын рәт-рәт итеп кояшка каршы тезгәннәр, башырып, келәү иткәннәр – Ходайдан изгелек, ярдәм сораганнар.

Алып килгән ризыкларны авыз иткәннәр һәм ирләр таралышкан. Ирләр урынына хатын-кызлар, картлар килгән. Хатын-кызлар үзләре белән ботка алып килгән. Өлкән яшьтәге картлар шул табактагы боткаларны тотып, кабат келәү иткәннәр, соңыннан гына сыйлану башланган. Хатын-кызлар сыйланып, туйганчы сөйләшеп, күңел ачып таралыша торган булганнар.

Күп якларда шушы ук көнне беренче буразна сызу булган. Беренче буразнага, шыйлыкка алып киленгән орлыкларны, бигрәк тә йомыркаларны сипкәннәр. Буласы игеннәр йомыркадай эре булып тулсыннар дип. Өлкәннәр артыннан бала-чага буразналардан йомырка җыйган, әмма бераз йомырканы җирдә дә калдырганнар. Беренче буразналар сөрелгәч, халык авылга мәйданга кайткан. Мәйданда төрле уеннар, күңел ачулар оештырылган. Күп якларда ат чабышлары уздырылган. Җиңүче атка он сипкәннәр. Уңыш символы булган.

Чиркәү күпме генә каршы булса да, бу мәҗүси җола әле узган гасыр башында да уздырылып килгән, чөнки һәр гаиләнең үз чәчү җире булган. Җирләр колхозныкына әйләнү – бу җоланың юкка чыгуының беренче сәбәбе. Икенче сәбәбе – коммунистларның һәр төр җола, бәйрәмнәрне дә “дини хорафатлыкка” чыгарып тыюлары. Халыкның гореф-гадәтләре, җолалары, бәйрәмнәре – аның муенындагы асыл ташлар кебек. Милләтне бизәп торучы шушы муенсаның ташлары берәм-берәм югала тора. Бөтенләй коелып бетсәләр, муенса урынына коры җеп кенә калачак. Ә коры җеп кенә йөзне бизәрме икән?! Муенсадагы калган ташларны гына булса да саклап каласы иде.


Валентина МАКСИМОВА,
ветеран журналист

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: