Туганайлар

Егерменче тапкыр Нардуган

Керәшен бәйрәмнәре үзенчәлекле, һәрберсе зур мәгънәгә ия. Шулай да, иң серлесе, кызыгы, мөгаен, Нардугандыр. Уен-көлке, кызыклы тамашаларга бай булган Нардуганны Чаллы халкы быел да көтеп алды. Һәм ул егерменче тапкыр уздырылды. Һәр елдагыча, билетлар сатылып беткән, Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында бер буш урын да калмаган иде. Шулай булмыйча мөмкин...

Бәйрәм шәһәр башлыгы урынбасары Флера Андрееваның котлау сүзләре белән башланып китте.

- Нардуган ул - кояш бәйрәме, яңа өметләр бәйрәме. Нардуганнан соң барыбыз да яз көтеп яши башлыйбыз. Сиксән милләтне берләштергән шәһәребездә халыкларның йолаларын саклауга зур игътибар бирелә. Бүген шулай гөрләп Нардуганга җыелуыбыз, бер булып, бердәм булып яшәвебезне күрсәтә, - диде һәм Чаллы керәшен җәмгыятенә, "Карендәшләр" фольклор ансамбленә гореф-гадәтләрне саклап, яшь буынга тапшыруда зур эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде. Әлеге җылы сүзләргә җавап итеп, җәмгыять җитәкчесе Виталий Агапов Флера Андреевага һәм аның аша шәһәр башлыгы Васил Шәйхразиевка, җәмгыятьнең егерме еллык юбилее уңаеннан, истәлекле медальләр тапшырды.

Биш сәгатькә сузылган тамаша сәхнәсендә тулы бер тормыш кайнады. Тамашаның төп геройлары Кәтүк (Людмила Казакова) белән Марҗук (Марина Майорова) һәм аларга мәхәббәте турында ялган сүзләр "сайрап", башларын әйләндерүче Шайтан да (Символ Гайнетдин-Агыйдельский), маҗарада катнашучы башкалар да килештереп уйнап, тамашачыны рәхәтләндереп көлдерделәр. Бәйрәм кунаклары - Башкортстанның Бакалы районы Утар авылыннан килгән "Дуслык" фольклор ансамбле чыгышын зал көчле алкышларга күмде. Ерак араларны якын итеп, Самара өлкәсендә бердәнбер керәшен авылы Назаровкадан килгән "Натукай" фольклор ансамбле исә, үзе бер ачыш булды. Тамырлары Сарман районы Наратасты авылына барып тоташкан назаровкалылар буш кул белән килмәгәннәр - Чаллы керәшен музеена кыңгыраулы туй дугасы белән өч җәпле агач сәнәк, ә Виталий Агаповның үзенә чигүле бистәр бүләк иттеләр. Нардуганның төп хуҗалары - "Карендәшләр" фольклор ансамбле дә яраткан тамашачысын берсеннән-берсе матур җырлары, биюле уеннары белән сөендерде. Аларны тыңлаганда, залда утыручылар да шуларга "ияреп, авыл әйләнде, Нардуган йөрде".

Бәйрәмнең алыштыргысыз алып баручылары - Татарстанның атказанган культура хезмәткәре, "Карендәшләр" ансамбле җитәкчесе Райчка Ипеева һәм Татарстанның халык артисты Виталий Агапов җор, шаян сүзләре белән күңелләрне күтәреп, кызыклы күрәзәләр, конкурслар оештырдылар. Кияүгә чыгарга теләүче хатын-кызлар сәхнәгә менеп, үзләре сайлап алган утын агачының каерысына, формасына карап, булачак ирләренең баймы- нужа күрүчеме, тазамы-ябыкмы, юмартмы яисә ишле семьяданмы икәнлеген ачыкладылар. Буйдак ир-егетләр дә читтә калмадылар, кулларына алган әйберләр буенча уклау сайлаучының - усал хатынга, кәстрүл иясе - тәмле пешерүчегә, мендәрленең - ялкауракка, шампан шешәсе эләктерүченең салырга яратучыга өйләнәчәге билгеле булды. Шулай ук, һәр елдагыча, Нардуганның "коронный" тәбикмәк пешерү ярышы оештырылды. Ирләрнең билләренә алъяпкыч, башларына яулык бәйләп тәбикмәк пешерүләрен тамашачы зур кызыксыну белән күзәтте. Табачыларның һәрберсенең үз гомерләрендә беренче тапкыр тәбикмәк пешерүләре икән. Шулай да сер бирмәделәр, өлкән яшьтәге Солтан абзый, май салырга онытканлыктан, табага ябыштырып, ярты савыт апараны "отхут"ка чыгарса чыгарды - барыбер үз дигәненә иреште. Әзер булгач, егетләр залга төшеп, үзләре пешергән бәйрәм сыен тамашачы хөкеменә тәкъдим иттеләр. Мин дә авыз итеп карадым, тәбикмәкләр, чыннан да, бик тәмле иде.

Быелгы Нардуганда өлкәннәр дә күпләп катнашты. Мамадыш районы Шәдче авылы гармунчысы Сандыр дәдәй тальянында халык көйләрен сузды. Зәй районы Поповка авылыннан килгән, узган ел такмаклар конкурсында беренчелекне алган, "Болгар" бию ансамбле солисткасы Вера Васильеваның әбисе Нинук түтинең өздереп борынгы көйләр башкаруын тамашачы сокланып тыңлады. Түбән Биш авылында яшәүче сиксән яшьлек Аудый түти белән 85 яшьлек Куприян дәдәйне алып баручылар зурлап сәхнәгә дәштеләр. Әлеге парның бергә гомер итүләренә 60 ел тулган икән. Аларга юбилей бүләкләре тапшырылды. Котлау сүзләренә каршы Куприян дәдәй моңлы итеп "Яшь имәннәр" җырын башкарса, Аудый түти Түбән Биш авылына багышланган шигырь укыды.

Керәшеннәр гомергә килгән кунакны зурлап каршы ала, мулдан күчтәнәчен тоттырып озатып кала. Нардуганда да һәр чыгыш ясаучы, уеннарда катнашучы бүләксез китмәде. Шулай ук, керәшен җәмгыяте тормышында үзләреннән зур өлеш керткән идарә членнарына да истәлекле юбилей медальләре тапшырылды.

Чаллы керәшен җәмгыяте тырышлыгы белән оештырылган Нардуган быел да үз максатына иреште. Биш сәгатькә сузылган бәйрәмнән һәркем күңел күтәренкелеге, кәнәгатьлек хисе алып таралышты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: