Туганайлар

Яратам Мишәне

Карендәшебез Павел Апушев шигырьләре

Павел АПУШЕВ

Яратам Мишәне

Исе китәр иде исәрнең

Мин яратам, дисәм, Мишәне.

Кемнәр генә белә соң аны –

Пүчтәк кенә нәни елганы.

 

Исе китсен әле исәрнең,

Мин яратам туган Мишәмне.

Иң беренче күргән елгам ул,

Иң беренче йөзгән елгам ул.

 

Мин бәләкәй, ә ул зур иде.

Тәүге соклануым шул иде.

Аның төбе шундый бай иде.

Күктән төшеп йолдызлар йөзде.

 

Ай-йолдызга йөрдек кызыгып,

Тотмак булдык суга сузылып.

Үтте шулай сабый чагыбыз,

Инде кулда чабар чалгыбыз.

 

Көндез яшьләр эшкә өйрәнә,

Кичен җырлап йөри көймәдә;

“Ишкәкләр безнең кулда,

Аумыйбыз уңга-сулга,

Язмышлар сынавында”.

 

Мишә аша чыктым киңлеккә,

Күтәрелдем шуннан биеккә.

Әнкәм кабере Мишә буенда,

Әткәй йоклый сугыш кырында.

Күмелде ул Нева ярында.

Колачымны  җәйсәм, җитәр күк.

 

Тыңласам мин Мишә агышын,

Ишетәм күк Нева тавышын.

Исе китмәс, бәлки исәрнең,

Мин яратам, дисәм,  Мишәне.

 

Чыпчык иле – чагар кычыткан,

Кайсы чыпчык аны оныткан?

Ул чыпчыкның чөнки үз иле –

Тәпи атлап киткән бүз җире.

 

Исе китсен әле исәрнең,

Мин яратам, дисәм, Мишәне.

Чөнки беләм, беләм мин аның

Сеңелкәше булып Чулманның

Зур Иделгә өлеш койганын.

 

фото:Multilisting.su

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: