Туганайлар

Тәкә башы

Безнең авылда егетләрне армия сафларына озаткан чакта туганнарны, күрше-тирәне, дус-ишләрне җыеп мәҗлес кору, булачак солдатларга матур теләкләр теләү, изге киңәшләр бирү олы традициягә кергән. Федор Кондрабаевны армиягә озатканда да әтисе шундый күңелле мәҗлес ясады. Яшьләрне сыйлап, әйтәсе сүзләрне әйтеп бетергәч, Федорның әтисенең энесе Сергей дәдәй, Федордан кече, өйдә каласы малай...

Безнең авылда егетләрне армия сафларына озаткан чакта туганнарны, күрше-тирәне, дус-ишләрне җыеп мәҗлес кору, булачак солдатларга матур теләкләр теләү, изге киңәшләр бирү олы традициягә кергән.

Федор Кондрабаевны армиягә озатканда да әтисе шундый күңелле мәҗлес ясады. Яшьләрне сыйлап, әйтәсе сүзләрне әйтеп бетергәч, Федорның әтисенең энесе Сергей дәдәй, Федордан кече, өйдә каласы малай - Михаилга: "Ну Микайла, Пыйдыр армиягә киткәч, тәкә башы сиңа кала инде", - ди. Бу аның, бөтен ир-егет кешенең эш-мәшәкатьләре сиңа кала инде, дип әйтәсе килүдән була, әлбәттә. Михаил, бу сүзләрне туры мәгънәсендә аңлап, аңа: "Тәкә башын түти миңа бирмәс әле, үзе кимерер", дигән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: