Туганайлар

“Свиданҗе” үпкәләтте

Кызу кояш яндырып, башын кая куярга белмәгән Бәчелей дәдәй, ич бетмәс-төкәнмәс йорт эшләреннән арынып, чи-ләкләрен беләгенә элеп, коега суга чыкты.

Аңа барлык йорт эш-ләрен дә үзенә эшләргә туры килә, ник дисәң, карчыгы Наталҗа түти үлеп китте. Йортта бит хатын-кыз эшен тавык та чүпләп бетерерлек түгел.
Каршы йортта гына яшәүче Маланҗа да ялгыз яши. Яшь чагында берничә мәртәбә Бәчелей белән Маланҗаның "сви-данҗедә" торган чаклары да булган. Шул вакытлар Маланҗаның бер дә исеннән чыкмый.
Бәчелейне күргәч, дәртләнеп-өметләнеп, Маланҗа кое буена килде.
- Исәнме, Бәчелей күрше, ни эшләр бетереп йөрисең?
- И, сылукай Маланҗа, - диде Бәчелей дәдәй, күзләрен уйнатып. - Эшләр бик күп, сөйләшеп торырга да вакыт юк. - Кич җиткәч, безгә кер әле, яме, - дип Бәчелей өенә кереп китте.
Моны ишетеп, Ма-ланҗаның йөрәге еш-еш тибә башлады. Караңгы төшүгә, ул киң итәкле яңа күлмәген киеп, бит очларын алсуландырып, җил-җил атлап, Бәчелей өенә таба атлады.
Маланҗа кергәндә, Бәчелей дәдәй ярым караңгы бүлмәдә салкын чәй эчеп утыра иде.
- Чәйне соңрак та эчеп була, эшлисе эшебезне башкарыйк, - дип, Бәчелей дәдәй идән сайгакларын ача башлады. - Әйдә, сылукай, минем арттан төш, идән астында ут көйләнмәгән, өй эчендәге яктылык безгә җитәр, әйдә тизрәк, - дип тә өстәде. Маланҗаның биленнән тотып, базга төшәргә булышты. Маланҗа, бу көтелмәгән рәхәтлектән башы әйләнеп, әллә нинди татлы уйлар дөньясына чумды.
- И, Бәчелей, дөнья шуның белән яралган бит, идән астына төшмичә дә була бит инде, синең хатының юк, минем ирем, без нигә соң идән астына качып эшлибез бу эшне, утны гына сүндерик тә бетте-китте, - диде, аптыраган Маланҗа. Бәчелей дәдәй ипләп кенә: "Менә, Маланҗа, сылукай, көндез вакыт юк, итәкләреңне бераз күтәр инде, балчыкка буялмасын, монда иске күлмәк тә ярыйдырые", - дип, хатынның күлмәк чабуларын күтәреште. Эх, бу минутларда белсәгез иде ничек Маланҗаның йөрәге типкәнен, башы әйләнеп киткәнен. Аннары, Бәчелей дәдәй, ягымлы гына итеп: "Менә күрше, күр әле, узган елдан калган иске бәрәңге ярты баз, бик озын үргән, арада черекләре дә бар, берүзем чыгарырга бик кыен, шуңа күрә сине булышырга чакырганыем", - дип, Маланҗаның кулына иске кәрҗин тоттырды.
Матур уйлары чел-пәрәмә килеп, Маланҗаны кинәт кенә яшен уты суккандай булды. Маланҗа үзенең матур төшеннән уянды. Күзләрен акайтып, авызыннан зәһәр ут чәчеп, кулындагы кәрҗинен баз эченә томырды. Күлмәк итәкләрен сыпырып тө-шереп, тизрәк баздан чыгып китте.
Бәчелей дәдәй, аптырап: "Нинди начарлык эшләдем соң мин, нигә Маланҗа үпкәләп чыгып китте?" - дип, балчык нигезгә утырып уйга калды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: