Туганайлар

СУД ЯСАГЫЗ МИҢА!

- Судить ит әле мине! Мин - Ромео, ул - Джульетта кебек. Синең әле безнең кебек матур парларны күргәнең дә юктыр. Үзебез башны югалттык. Миңа, дөресрәге безгә, ну аңа да инде... Нинага хөкем кирәк. Нина минем ... ни... яраткан кеше. Сөяркә генә түгел ул, белдеңме? Менә син хөкем ит! Мин...

Казан кап-караңгы. Утлар да янмый, йолдызларның да яктысы юк. Ишеп-ишеп яңгыр ява. Кич белән минем кебек урамда соңга калып йөрүчеләрне табигать чиләк-чиләк яңгыр белән бүләкли. Менә шундый чакта таныш булмаган шофер миңа Ромеолар турында сөйли. Юешләнеп бетеп, чәчләремнән су тамчылары тамып торганда, мин бу кешенең миңа нәрсә сөйләргә теләвен аңламый тордым. Беткәнмени сәер кешеләр, дөньяның кеме юк, дигәндәй, сөйләнсен әйдә, тик өйгә генә кайтарып куя күрсен. Имеш, башларын югалтканнар, азмыни андыйлар? Табылыр әле башлары, көтмәгән чакта гына.

- Судить итәсеңме, юкмы, нишләргә инде безгә?

- Мин бит судья түгел.

- Беләм мин синең судья түгеллегеңне.

- Белгәч, нигә машинада суд ясатырга телисез?

- Миңа йөрәк суды кирәк.

Тынлык урнашты. Ул да, мин дә дәшмим. Машина гөрләвекләр аккан асфальт юлдан җилдереп, филармония янына килеп җиттек. Нәрсә әйтергә инде бу 50 яшьлек бәндәгә? Уйнап сөйләшми бит бу. Йә Алла, кешегә суд ясарга кем инде мин? Шуңа үзем берни сорашмаска, төпченмәскә булдым. Сөйләргә теләсә, үзе сөйләсен таксист. Минем артык ачылып китәргә теләмәгәнне бераздан үзе дә аңлады ахрысы. Борылыштан борылгач, судка барып җитәрлек, дип уйлаган тарихын үзе сөйли башлады.

- Коля дәдәң булам мин. Зәйдән үзем. Бер, 20 еллап таксист булып эшлим. Ничек сөйли башларга инде аны сиңа. Бик авыр бит сөйләргә дә. Ыыы... Бер дигән хатыным бар минем. Ике бала үсеп җитте, инде өч онык та туды. Хатынымны да бик яратам кебек. Аннан башка яши алмыйм үзем. Тегесен дә яратам... Нинаны... Нина кем диярсең инде. Нина - минем яшьлек мәхәббәтем. Ул да кияүдә. Ире - майор. Ике баласы бар. Сизеп, икебезне дә атып үтермәсә ярый. Ну тормышы минем кебек инде, бар яктан да җитеш. 27 ел күрешми торган идек тә бит, Нина көтмәгәндә генә мине эзләп тапты. Барысы да шуннан башланып китте инде. Хәзер нишләргә дә белгән юк, бырат!

Нәрсә әйтергә инде бу кешегә? Сизәм бит: ул миннән яклау көтә, язмышыңдыр, дигән сүзне көтә. Шулай дип әйтим микән? Каян гына очрадың син, Коля дәдәй? Уйларны җыеп бетерергә өлгерми калдым, ул тагын үзенекен сөйли башлады.

- Хатын да белми. Белсә дә ниш-ли ала инде? - дип куйды хәйләкәр егет кебек. Аңа тагын шул ук бер сорауны бирергә булдым:

- Миннән нәрсә көтәсез соң? Ничек ярдәм итим?

- Ярдәм кирәкми миңа, бер җүнле сүз әйт син. Кешеләр бер-берсен аңларга тиештер бит инде. Без Нина белән бер авылдан. Бергә уйнап үстек, бер мәктәптә бер парта артында утырып укыдык. Кечкенәдән үк, үскәч өйләнәбез, дип хыялланып йөрдек. Безгә күпләр соклана иде. Тик менә мәктәпне бетергәч кенә, буталыш килеп чыкты. Нина, укырга дип, әнисе белән Казанга күченеп китте, мин көзгә армиягә алуларын көттем. Шуңарчы авылда торып торырга булдым. Ул вакытта бит хәзерге кебек телефон да, интернет та юк - хат аша аралаша иделәр. Әәәә!!! Иң кирәген әйтергә онытканмын сиңа. Нинаны өйдәгеләр бер дә яратмады. Белмим, минем түтиләргә кай ягы белән ошамагандыр инде ул? Үземнең ул турыда алардан сораган да булмады - әйтерләр-әйтерләр дә туктарлар, дип уйладым. Алар миннән күпкә хәйләкәр булып чыкты шул. Август аенда Нинага берничә хат яздым. Ә аннан миңа бер җавап та килмәде. Өенә барып сорашыр идең, әнисе белән икәүләшеп күчеп киттеләр бит. Дуслар да, "Синнән качып Казанга китте Нина!" дип төрттерә башлады. Бу сүзләр түтиләргә ипи өстенә баллы май яккан кебек булды инде. "Әйттек без сиңа, йөрмә аның белән, дип. Аңладыңмы инде кемлеген?" - дип колак итемне ашадылар. Тагын хат язып карадым - тагын җавап булмады. Шуннан, тешемне кысып, язмыштыр инде, дип күнәргә булдым. Әәә... юк! Тиз генә күнмәдем әле. Нинаны эзләргә Казанга чыгып киттем. И-и... без шәһәр күрмәгән авыл кешесе Казанда кемнедер эзләп табамыни инде? Авылга буш кул белән кайтып төштем. Хәзерге кебек телефоннар булсамы, баштан ук бергә була идек. Бер-берсен бик яраткан кешеләр бергә була алмый, диюләре дә дөрес икән. Ну, ярар, табыштык бит яңадан. Тукта, башта ансыз узган 27 елны сөйлим. Нинаның мине ташлап китүенә ышангач, тоттым да 18 яшьлек Галя исемле кызга өйләнеп куйдым. Менә аның белән хәзер бәхетле генә 27 ел яшәп ятабыз. Ул мине ярата, мин аннан башка яши алмыйм. Тыңла син мине яхшылап, бәлки бер кирәге чыгар. Шуннан, өйләндем дә армиягә китеп бардым. Әйбәт кенә ике ел хезмәт итеп кайттым. Кайткач, Нина турында бер сүз дә сорашмадым, өйдәгеләр дә бер сүз әйтмәде. Ә Галя мине ике ел буе сагынып көткән.

Таксист сөйли дә сөйли. Мин үземне Санта-Барбара сериясенә эләккән кебек тоям. Шулай да ул сөйләгән саен, вакыйгалар кызык-лана бара. Хәзер иң тәмле җиренә килеп җитә бугай. Таксист үзе дә җиңел сулап куя башлады.

- Шулай яшәдек Галя тутаң белән. Балалар туды, хәзер инде оныклар да бар. Ул Нина турында гомер эчендә бер тапкыр да искә алмады, аны каядыр китеп югалды, дип уйлады. Мин генә аны оныта алмадым. Хәзер мин сиңа кешенең усаллыгы турында сөйләргә тиеш. Мин Нинага язган хатларның берсе дә Казанга барып җитмәгән - аларны түтиләр почта ташучы аша юк итеп барган. Нинаның миңа язган хатлары да шулай эзсез югалган. Моны миңа үләр алдыннан гына почта ташучы сөйләде, бик нык гафу үтенде. Түтиләр үзләре дә бәхет күрмәде, мине дә әрәм итә яздылар. Әле ярый Нина 26 елдан соң мине үзе эзләп тапты. Шулай авыл-га кайткач, гараж нигезе казырга тотындым. Күлмәкне салып ташлап, чалбардан гына калдым. Урамда көн галәмәт кызу иде. Менә шул чакта өй каршына бер затлы машина килеп туктады. Карасам, бәтәч, Ни-н-ааа.... Янында бер ир дә бар, монысы иредер инде. Нинаның 26 ел авылга кайтканы булмады. Аны күргәч, әллә нишләп киттем. Ул да каушады, машинадан башын да чыгара алмады - ире выж иттереп машинаны алып китте. Тагын күрешеп булмады. Ә язмыш барыбер үзенекен итә икән ул! Авылдан килгәч, чак кына бер машинага бәрелми калдым. Карасам, машинада минем Нина! Чыкты да миңа, нишлисез сез, дип кычкыра башлады. Чәрелдәпме чәрелди! Шуннан гына мине танып алды. Әле ярый аның белән очрашасын сизгәндәй, яңа шәп машина алып, өс-башны затлы киемнәр белән алыштырган идем. Кыяфәт шәп. Кем миңа 50 яшь бирсен ди? Менә шуннан бар да башланды, энекәш. Телефонын алып калдым да, яшьләр кебек очраша башладык. Кача-поса инде. Беребезнең дә гаиләне бозасы килми. Башта атнага ике, аннан өч очраштык, хәзер көнгә бер күрешмичә түзәр хәлебез юк.

Мин дәшми утырам. Сөйләгән тарих геройларын жәлләп тә куям. Кызык та булып китә. Мондый кешеләрне Алла үзе хөкем итә күрсен.

- Хатын кем беләндер чуалуны сизенә башлады. Моның авызын бик тиз ябу җаен таптым. Яшь кызларга акча әрәм итәргә мин бит тиле түгел, акчаны элеккечә алып кайтам бит, дип кенә җиппәрәм. Галя ышана. Нинадан да ирең белән нишлибез дип сорыйм. Ул мин синеке генә ди, теләсә нишлә, ди. Бергә ял итәргә дә барып кайтабыз. Без шундый бәхетле! Йә, әйт инде берәр сүз?

Машина минем өй янына кайтып туктады. Яңгыр да басылган. Таң атып килә. Нәрсә әйтим инде сиңа, Коля дәдәй. Язмышларны бит һәркем үзе ясый. Тик икегә бүленеп, ай-һай, озак яши алырсыңмы икән?!

Мин аңа тиешле акчаны түләп, машинадан төштем. Миңа төбәлгән сорау тулы карашын күтәрә алмыйча, әкрен генә:

- Бәхетле бул, Коля дәдәй, - дидем.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: