Туганайлар

СОҢГЫ ЧАБЫШ

Җәгүр кайткач, әнисе бераз балавыз сыгып алды. Әтисе кырыс кына тамак кырып куйды да: - Бар, кастәрлә! - дип карчыгына дәште. Тозлаган яшелчә, җиләк-җимеш, табагы-табагы белән ит-аш өстәлгә менеп утырды. Аннан соң җыелды күрше-күлән, туган-тумача, агайне-ыру, карчык-җиңгиләр. Китте сөйләш, китте җырлаш, Маланҗа җиңгинең искиткеч моңлы җырлавын ишетеп, Җәгүрнең тамагына төер...

Җәгүр кайткач, әнисе бераз балавыз сыгып алды. Әтисе кырыс кына тамак кырып куйды да:
- Бар, кастәрлә! - дип карчыгына дәште.
Тозлаган яшелчә, җиләк-җимеш, табагы-табагы белән ит-аш өстәлгә менеп утырды. Аннан соң җыелды күрше-күлән, туган-тумача, агайне-ыру, карчык-җиңгиләр. Китте сөйләш, китте җырлаш, Маланҗа җиңгинең искиткеч моңлы җырлавын ишетеп, Җәгүрнең тамагына төер урнашты. Болай итеп аның бер җирдә дә, беркемнең дә җырлаганын ишеткәне булмады.
Аралар да, һай, ерак түгел…
Нигә килгәләмисең?..
Бу җырны аның бала чакта ук ишеткәне бар иде.
Җәмәлҗәннәр ыруы борын-борыннан шушы җирдә урман каравыллап көн күрә. Җәгүр әтисе атына утырып йөргәндә урман эченнән гел шушы җыр ишетелә иде. Качкын Микулай җырлый, дип сөйлиләр иде…
Качкын Микулай инде күптән үлгән, ә җыр һаман яңгырый. Җәмәлҗән биясе урман уртасында колынлап ятканда да кемдер шушы җырны җырлады… Бия колыны чем-кара тай булып үсеп җитте. Шул яшь Кашканың йомшак сыртына атланып, болын буйлап дулый-дулый чапкан чакта, Җәгүр үзен Каръят батырдай көчле итеп тоя, кулындагы агач кылычы белән тигәнәк башларын бер селтәнүдә өзеп төшерә торган иде…
Күрше станциядәге мәктәпкә йөргәндә дә Кашка тайга атланып поездга чаклы барыр иде ул. Поезд күтәрмәсенә басып киткәндә, Кашка тай поезд белән янәшә чабып барыр иде, саубуллашып кешнәр иде дә кире кайтып китәр иде.
"Карале, Кашка тай һаман әле әти лапасындадыр… Әнисе - бия үлгәч, ул урман каравылчысының аты булып калган иде бит…"
Шикәрдән дә балдан татлы
Сөям дигән сүзләрең…-
дип җырны ирләр күтәреп ала.
Бөтен мәҗлес җырлый… Җәгүр җырламый, җырны тыңлап ләззәтләнә ул.
- Тагын… тагын җырлап бир, Маланҗа җиңги… - диләр.
Шул кадәр сагынып кайта аларны Җәгүр. Утыз өйлек авылын, карурманын, болыннарын сагынып кайта ул шәһәрдән. Барысын бер көнне күреп, барысы белән берьюлы сөйләшеп чыга да икенче көннәре кая барыр җир тапмый йөри. Биш-алты көн уздымы, кире калага китәсе килә башлый, студентлар янына, шау-шулы шәһәргә, Настясы янына… Яратып, сагынып, ашкынып кайта да ашкынып калага китү турында хыяллана Җәгүр. Гомер буе шулай булыр микәнни? Шәһәргә барса, авылын сагыныр, авылга кайтса, шәһәрен сагыныр микәнни соң ул?
Йокысы туйса да, ул торырга уйламады. Торып нәрсә бар! Инде өч көн рәттән яңгыр коя. Тышта эчпошыргыч көн: юеш, пычрак. Шулай да мәңге болай ятып булмый бит инде. Егетләрдән хәбәр дә юк, ичмасам!
Шулай уйланып ятканда, әтисе белән әнисенең сөйләшкәнен ишетте Җәгүр:
- Торгачын бирербез! Җоклый бит әле, торгачын, карчык, торгачын! - ди әтисе.
- Ашыгыч нәмәстә булмагае, дим… Аннары сун, безне ачуланыр! - ди әнисе.
Җәгүр күзләрен ачты.
- Нәрсә бар, әни? - дип сорады ул.
- Менә, улым, Үкчинҗә җиңгәң кагыз кертеп чыкты!
Әнисе кулдан язылган телеграмманы улына сузды. Анда: "Емельянову Егору Едем Новосибирск Москва С нами Настя", - диелгән иде.
Җәгүр сикереп торды.
- Әти, «Новосибирск-Москва» кайчан үтеп китә? - дип кычкырды.
- Бүген сәгать биштә!
- Иптәшләрем шул поезд белән экспедициягә китеп баралар. Мин алар белән барырга тиешмен! Телеграмма ике көнгә соңга калып килгән… пуштыгызны әйтер идем!
Ул ничек кирәк алай киенеп, биштәренә кирәк-ярак тутырып, ишек алдына йөгереп чыкты. Лапастагы мотоциклын бераз чөшкенләде дә стартерына басты, машина пытырдап кабынып китте.
- Кая барасың, бу сазда чебеш тә йөри алмый. Утыз чакырым бит, өлгерә алмассың. Ат менеп барсаң гына инде…
Әтисе картаеп беткән алашаны йөгәнләп лапастан алып чыкты. Әнисе ияр урынына сырма алып чыккан иде. Җәгүр сырма бәйләгәнне көтеп тормады, сикереп Кашкага атланды. Әтисе улына карамыйча гына тәмәке янчыгын чыгарып, төрепкәсен төяргә тотынды. Әнисе алъяпкыч итәге белән битен каплады.
Кая барасын белгәндәй, Кашка Мәллеккә таба чабып китте. Поездлар Мәллектә бер мәлгә генә туктыйлар, туктыйлар дип инде туктап та өлгермичә китеп тә баралар. Шуңа күрә ул разъездны Мәллек дип йөртәләр.
- Әйдә, Кашкатай, яшь чакларны искә төшер әле бер! Чап әйдә!
Кашка инде байтак еллар үз сыртында җайдак күргәне булмаганга зарыккан. Аны санга сугып атланганнарына сөенеп Кашка бар көченә сикерә-сикерә чаба. Әйтерсең лә ул карт алаша түгел, яшь тай. Әйтерсең лә аның өстендә сазга буялып беткән кирза итек кигән студент түгел, Каръят батыр. Әнә Каръят батыр аңа тагын эндәшә:
- Җаным, Кашкам, өлгерт, зинһар! Поездга өлгерт, анда минем Настям!.. Мин аның белән булырга тиешмен…
- Әйдә, Кашка, һәллүр, Кашка! - ди хуҗасы атка, үзе итек үкчәләре белән Кашканың кабыргаларына тибә.
Кая инде ул һәллүрләп чабу! Ун чакрым да китә алмагандыр, Кашка атлап кына бара башлады. Үпкәләргә һава җитми, борын тишекләре йодрык сыярлык булып киерелсәләр дә, һава җитми Кашкага.
- Кашка! - дип өзгәләнеп кычкыра Җәгүр. - Кашка, картлач, атла инде!
Һич тә булмагач, Җәгүр үрелеп шомырт ботагы сындырып алды. Чыбык күргәч, ат юырткандай итте. Ләкин арт санын күтәрергә дә хәле юк шул мескеннең. Авыр шул! Хуҗасы да тигәнәк башлары кыеп йөрүче малай кебек җиңел түгел! Кашка да картайган. Юл да пычрак!.. Аның саен Җәгүр өзгәләнә, кыйнасаң да, чаба алмый бит инде.
Хәтереңдәме, хуҗам, хәтереңдәме синең шушы Кашкага атланып поездларны узып-узып киткәннәрең? Хәтереңдәме синең Кашка өстендә ат чабышларында беренче килүләрең? Юк бит инде, хуҗа, картаелган…
Ничә ел инде син Кашкага атланмыйсың. Башта болыннарда, урманнарда сәпиткә атланып йөрдең. Аннан соң әлеге пытырдавыгыңа утырып чаба торган булдың. Ә Кашка моңаеп артыңнан кешнәп кала иде. Хәзер инде Кашка зур хуҗасы белән урманны бер әйләнә дә аннан соң көннәр буе абзарда ята.
- Йә инде, атла инде!
Чаба бит инде… бар көченә чабарга тырыша. Күңеле белән дулый-дулый чаба бит, югыйсә.
Гаҗизлектән Җәгүрнең күзләренә яшь тулды:
- Соңга калам бит инде, өлгерә алмыйм бит!..
Җәгүр сикереп төштә дә:
- Кадалып киткере! Сиңа атланган мин җүләр! - дип җәяү китте. Тик аяклар оешып каткан. Ничә ел инде ат өстендә йөргәне булмаганга, Җәгүрнең бот төпләре чәнчешә!
Тора-бара аяклар язылды. Җәгүр йөгерә башлады. Тәгәрмәч эзләренә җыелган суда аның пычрак чырае чагылып-чагылып киткәли. Алга сөрлегеп, иләмсез итеп, гөрес-мәрес йөгергән була Җәгүр.
Урман юлы бетте. Чирәмдә атлау җиңел, аякка ябышкан батман балчыклар алагаем-алагаем булып кубып калалар.
Җәгүр сәгатенә карый…
Көнчыгыш яктан төтен баганасы күренә. Бу - поезд. Ул поездда Коля, Ваня, Настя…
Алда Мәлләк разъезды. Мәллеккә күп калмады.
Поездның тыкылдаганы ишетелә. Мәллек өе баскычында кулына флагчык тотып Учып бабай баскан.
Поезд Җәгүрне куып җитеп, узып китте. Һәм әкренәя-әкренәя Мәллеккә туктады. Поездан берәү дә төшмәде, поездга берәү дә утырмады. Соңгы вагонның басмасына килеп тотынды Җәгүр. Шул чак берничә вагон алдарак тәрәзәдән кемдер:
- Егор! Егор! Тиз бул! Тиз бул! - дип кычкырды.
Җәгүрне проводник сөйрәп мендерде.
Ул су багы янындагы ялгыз урынга ларт итеп утырды. Поезд кузгалды. Җәгүр кружка алып, бактан су агызырга дип урыннан торган иде, тимерюл буенда басып торучы Кашканы күреп катып калды. Алашаның юеш койрыгы асылынган, йөгәне салынган, башы пычрак җиргә тияр-тимәс иелгән. Ирененнән ак күбек сузылып-сузылып чирәмгә тама.
"Нишләп кайтып китмәде икән ул? - дип уйлады Җәгүр су эчкәндә. - Нигә минем арттан килде икән ул?"
Поезд үтеп киткәндә, Җәгүрнең колагына ат кешнәгән тавыш ишетелгән сыман булып китте.
Поезд тизлеген арттыра, арттыра…
Мәллек инде күптән артта калды…
Поезд урман буйлап алга ыргый…
Җәгүрнең колагында һаман ат кешнәгәне ишетелә. Ат кешнәгәнен җыр тавышы каплап китте. Урман эчендә кемдер җырлый иде:
Аралар да, һай, ерак түгел…
Нигә килгәләмисең?..
Рабит Батулла

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: