Туганайлар

Рецепт "Королевская ватрушка" - Зәйдә яшәүче Эльвира Аверьяновадан

Авылдагы зур бәйрәмнәр вакытында һәр елны ул бөтен халыкны  коймаклар пешереп сыйлый

Чаллы шәһәрендә туган Эльвира Аверьянова бүгенге көндә Зәй районының Дүрт - Мунча авылында яши. Озак еллар авыл хуҗалыгында эшләгән, хәзерге вакытта авылның мәдәният йорты хезмәткәре. Шушы авылның "Тугай" фольклор коллективы солисткасы да ул.

Эльвира Альбертовна Дүрт Мунчадагы, шулай ук күршедәге Кабан Бастырык авылындагы зур бәйрәмнәр вакытында һәр елны  бөтен халыкны  коймаклар пешереп сыйлый. Аның үзе генә белә торган коймак рецепты да бар.

Буш вакытларында  пешеренергә ярата. Пешергән ризыкларының фотоларын социаль челтәрләргә урнаштырып, рецептларын да куя бара. "Фото күргән саен рецептларын сорыйлар. Блогер булып китсәм дә мин каршы түгел", - ди ул.

Бүген ул "Королевская ватрушка" рецепты белән бүлеште. 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Яналыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: