Туганайлар

Һөнәре буенча юрист, күңел кушуы буенча – шагыйрә

Һөнәре буенча юрист, күңел кушуы буенча - шагыйрә Сүз Казан кызы Анна Попова турында бара. Соңгы бер ел эчендә телевидение һәм радио аша Гөлназ Солтанова, Гүзәл Уразова, Азалия Зиннәтова, Булат Дәүләтов, "Тылсым" триосы башкаруында Анна сүзләренә язылган җырлар еш яңгырый. Болгар радиосыннан "Бергә булсыннар парлар" дип аталган чираттагы яңа җырын...

Һөнәре буенча юрист, күңел кушуы буенча - шагыйрә

Сүз Казан кызы Анна Попова турында бара. Соңгы бер ел эчендә телевидение һәм радио аша Гөлназ Солтанова, Гүзәл Уразова, Азалия Зиннәтова, Булат Дәүләтов, "Тылсым" триосы башкаруында Анна сүзләренә язылган җырлар еш яңгырый. Болгар радиосыннан "Бергә булсыннар парлар" дип аталган чираттагы яңа җырын тыңлагач, Аннаның үзе белән күрешеп сөйләшү теләге туды.

- Анна, Сез яшь шагыйрә. Сезне әлегә күпләр белеп тә бетерми. Үзегез белән таныштырып үтегез әле.

- Казанда тусам да, биш яшькә кадәрге балачагым әтиемнең туган авылы Питрәч районы Керәшен Сәрдәсендә әбием белән бабам янында үтте. Дөньяның, табигатьнең матурлыгын күрергә иң әүвәл алар өйрәтте мине. Туган телемә мәхәббәтемнең чиксез зур булуын да мин авыл белән бәйләп карыйм. Казанга кайтканда, гомумән, русча белми идем. Хәзер дә, кайвакыт, татарча фикерлимдер кебек тоела. Авылда тормыш шәһәрдәге кебек аерата зур темплар белән бармый. Кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте дә башкача.

Әбием белән бабам миңа бик игътибарлы булдылар, минем белән күп шөгыльләнделәр. "Гади авыл кешесе" булуларына карамастан, бездә китаплар күп иде. Көн саен миңа татарча китаплар, шигырьләр укыдылар, әлеге шигырьләрнең күбесен яттан өйрәнә идем. Мин татар, керәшен халык җырлары тыңлап үстем. Хәзер дә күбесен хәтеремдә йөртәм. Балачакта өйрәнгән, хәтергә сеңгән нәрсә тиз генә онытылмый бит ул!

Үземнең авылда үткән балачагымны мин һәрвакыт ниндидер җылылык, дулкынлану белән искә алам. Бүгенге көндә, кызганычка каршы, бары бабам гына исән. Аның янына ешрак кайтырга тырышам. Мөмкинлек чыгуга, туган җиремнән көч, илһам туплау өчен, шунда ашкынам.

Бабам җибәргән бал.

Туган яктан сәлам әйтеп

Бабаем бал җибәргән.

Әйтерсең лә шул балларга

Авылым җаны сеңгән.

Җаннарга җылылык өсти,

Балачак иленә өнди

Бабам җибәргән балы.

Шундый якын кебек булды,

Сыйпый сыман җылы кулы,

Күзләргә яшьләр тулды.

Күпме хезмәт күргән куллар

Һаман да йомшак калган.

Теләкләрнең изгеләрен

Бабам куллары җыйган.

Шул балда сагыну хисе,

Питрәч болыннары исе,

Газиз балачакларым.

Кая китте шул чакларым,

Мишә буе учаклары,

Бабамның кочаклары.

- Бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнәсез?

- Мин Казан дәүләт Университетының юридик факультетын тәмамлап, белгечлегем буенча эшлим.

Хезмәт эшчәнлегемне "Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының юридик бүлегендә башладым. Эшем юриспруденция белән бәйле булуга карамастан, еш кына иҗат кешеләре белән иңгә-иң торып эшләргә туры килде. Татарстан журналистлары өчен "Бәллүр каләм" конкурсы кебек чаралар әзерләүдә катнаштым. Бу минем өчен, чын мәгънәсендә тормыш мәктәбе булды.

Эштән бушаган вакытларда театрга, бигрәк тә татарча спектакльләргә, йөрергә яратам. Яңа премьераларның берсен дә калдырмаска тырышам. Бераз спорт белән дә шөгыльләнәм. Иң яраткан шөгылем - шигырь язу. Кайберләрен кәгазьгә төшерергә вакыт та җитеп бетми, хәтта.

- Поэзия тормышыңда нинди урын били?

- Шигырь язу - минем өчен ял. Бетмәс-төкәнмәс юридик кәгазъләрдән, судлардан, закон өйрәнүләрдән һәм башка шундый документ эшләреннән туйган, арган вакытта, кулга татар яки рус классикларының шигырь җыентыгын алам. Янымда китап булмаса, бу да проблема түгел - Интернет ярдәмгә килә.

Шигырьләремне укыгач, еш кына "Монда әйтелгәннәр бар да үзең турындамы?", дип сорыйлар. Әбәттә, юк. Үземә таныш булган, яки, киресенчә, бер дә белмәгән кешеләрнең тормыш ситуацияләре ята минем шигырьләрем нигезендә. Әлеге ситауцяләрне үземчә үстерәм, үзгәртәм.

- Анна, ничек юрист булырга карар кылдыгыз?

- Кечкенәдән үк юрист булырга теләдем, дисәм, дөрес булмас иде. Балачакта бөтенләй башка һөнәрләр кызыктыра бит: врач, укытучы, артист һәм башкалар. Һөнәр сайлар вакыт җиткәч, әти-әнием ярдәмгә килде. Миңа үземнең һөнәрем ошый. Ул җанлы, күпкырлы, һәрвакыт динамикада булуны таләп итә.

- Поэзия һәм юриспруденция кебек ике капма-каршылыкны үзегездә ничек берләштерәсез?

- Юриспруденция белән поэзия ул кадәр үк капма-каршы димәс идем мин. Икесендә дә иҗадилык кирәк. Кайвакыт иск гаризасын яки башка шундый документларны тиешле дәрәҗәдә язу өчен ай-яй күп көч түгәргә кирәк! Мин "коры" эш кәгазъләре телен, ничектер кызыклырак итәргә, җанландырып җибәрергә тырышам. Бу иҗади эш түгелме!?

Ә суд залларында чыгыш ясау! Кайчакта, әйтәсе килгән фикереңнең судьяларның йөрәгенә барып җитүен теләсәң, поэмадан ким булмаган чыгыш әзерләргә тиешсең!

- Шигырь язу синең өчен хоббимы әллә омтылышмы?

- Әлегә хоббидыр! Шигырь язу, билгеле бер җыр өчен сүзләр иҗат итү (кайвакыт инде әзер көй белән киләләр) кебек шөгыльләрне мин зур мавыгу белән башкарам.

Омтылыш - сәләт белән кызыксынуның туры килүе. Кызыксыну миндә җитәрлек. Сәләт хакында иҗатым белән таныш кешеләрдән сорарга кирәк.

- Анна, илһам чишмәсе кайларга барып тоташа?

- Ни дә булса мине илһамландыра, дип аерып әйтә алмыйм. Кайчакта ниндидер тема, проблема рифмалардан алдан туа. Ә кайчакта бер фраза тулы бер шигырь барлыкка килүгә сәбәпче була.

Җыр сүзләре язарга, еш кына көй, композиторлар илһамландыра. Мәсәлән, Лилия Таһирова көйләренә язылган шигырьләрнең күбесе шулай дөнья күрде. Әгәр дә ул көйләрне алдан ишетмәгән булсам, мин беркайчан да андый форматтагы шигырьләр иҗат итә алмас идем, дип уйлыйм.

- Шигырьләреңнең төп темалары нинди?

Күптөрле. Бу - мәңгелек мәхәббәт, әти-әни, дуслар, туган як темалары. Соңгы вакытта җыр текстлары күп языла. Миңа тирән мәгънәле шигырьләр язу күбрәк ошый, ләкин, ни кызганыч, җиңел, позитив шигырьләргә ихтыяҗ күпкә зур.

Кайбер шигырьләрнең үз тарихлары бар. Мәсәлән, "9 нчы май" шигыренең язылу тарихы болай булды. 2009 нчы елның 8 нче мае. Яңгырлы көн. Телевизордан парадка багышланган репортаж бара. Экранда төрле кадрлар: мәңгелек утка чәчәк кую, ветераннарны бүләкләү, аларның шатлык һәм сагыш тулы йөзләре, күз яшьләре... Шуннан соң кайбер республикаларда Бөек Ватан сугышы геройларына куелган һәйкәлләрнең җимерелүе турында хәбәр ителде. Шундагы ветераннарның өметсезлек тулы күз яшьләре минем күңел кылларымны кузгатты. Ун минут эчендә, әлеге ваемсызлыкка җавап буларак ачу һәм кызгану хисе белән сугарылган шигырь юллары кәгазьгә төште.

Тугызынчы май.

Бәйрәм алды, язның мае,

Ләкин шау яңгыр ява...

Парадта ветераннарның

Битенә тамчы тама...

Ник соң якты бәйрәмебез

Шундый күңелсез калган?

Күкләргә, күңелебезгә

Кара болыт сарылган?

Әллә соң яңгыр түгелме

Бәйрәм мәйданнарында?

Бәлки, күкләрнең йөзеннән

Яңгыр түгел, яшь тама?..

Бәлки, өлкәннәр рәнҗеше

Яңгырлар булып ява?

Безгә-яңа, яшь буынга

Алардан дога кала...


Соңгы вакытта аз булса да, балалар өчен шигырьләр яза башладым.

- Иң беренче шигырегезнең кайчан язылганлыгын хәтерлисезме?

- Беренче шигырь... Әйтергә авырыксынам. Башлангыч класста укыганда ук шигырьләр язганымны хәтерлим, ләкин алар сакланмаган. Үсә төшкәч, рус телендә дә, татарча да шигырьләр иҗат итеп карадым. Татар теле дәресендә "Кушма һәм парлы сүзләр" темасын үткәндә, Габдулла Тукайга багышланган шигырь язган идем. Шуннан берничә ел рәттән, шушы шагыйрьнең туган көнендә үткәрелә торган шигырь бәйрәмендә сөйләдем. 7-8 нче классларда укыганда Муса Җәлил, Абдулла Алишка багышланган шигырьләрем язылды. Абдулла Алишны искә алу кичәсендә туганнары минем яныма килеп рәхмәт сүзләре ирештерделәр һәм шигыремне истәлеккә дип сорап алдылар. Шигырь калыплары законнарына сыеп бетмәсә дә, самимилек, кешелеклелек хисләре белән сугарылган иде алар.

- Бүгенге акылга сыймаслык тизлек заманы иҗатыгызга тәэсир итәме?

- Әлбәттә. Кайчакта туктап, утырып башыңдагы уеңны язып куярга да вакыт табып булмый. Бер-ике сәгатьтән - инде соң була. Илһам, эйфория ничек тиз һәм көтмәгәндә килгән булса, шундый ук тизлек белән юкка да чыга.

- Кайсы композиторлар, нинди башкаручылар белән хезмәттәшлек итәсез?

- Җыр текстлары юнәлешендә мин күптән түгел генә эшли башладым. Мине әлегә күпләр белми. Беренче нәтиҗәләр бар - шул сөендерә!

Яшь һәм беркемгә дә таныш булмаган автор белән хезмәттәшлек итәргә курыкмыйча алынган композитор Лилия Таһирова булды. Ул уникаль шәхес. Аның кулында бар нәрсә җанлана, көйгә әверелә.

Миңа ярдәм кулы сузган икенче композитор - күренекле талант иясе Оскар Усманов. Беренче иҗат җимешебез Гүзәл Уразова репертуарына кергән "Кума мине" җыры. "Бергә булсыннар парлар", "Аңлат хисеңне" һәм башка җырларны без Оскар Усманов белән иҗат иттек. Алга таба да тамашачыларны күңелләренә хуш килерлек җырлар белән сөендерербез дип уйлыйм.

Альфред Якшимбетов, Владимир Федоров, Зөфәр Хәйретдинов, Илдар Низамов кебек композиторлар белән дә хезмәттәшлек итәбез. Әлеге исемлек алга таба тагы да үсәр дип өметләнәм.

- Киләчәккә планнарыгыз нинди?

- Алга таба да шигырьләр язуымны дәвам итәсем килә. Миңа югарыдан шундый мөмкинлек һәм сәләт бирелгән икән, аны югалтмыйча саклыйсы иде. Әйтелмәгән сүзләрем бик күп әле. Русча язылган шигырьләрем бик аз. Ул юнәлештә дә эшли башларга телим. Булдыра алсам, шигырьләремнең җыентыгын бастырып чыгару теләге дә юк түгел. Иң мөһиме: шигырьләрем үз укучыларын тапсын иде, кемгәдер файдалы, кирәкле булсыннар иде.

Күңел җырлары.

Кемгә җырлатырга да белмәссең

Күңелдән агылган җырларны.

Үзем тотып җырлыйм микән әллә,

Искә алып газиз моңнарны.

Туктап калсын юлда баручылар,

Җырсыз уңмас олы юллары.

Дөньяларны яңгыратып җырлыйм,

Тибрәнсеннәр күңел кыллары.

Мәхәббәт турында җырлыйм микән?

Табигатьне көйгә көйлимме?

Юк, дусларым, булмый, җырларымда

Җырлыйм данлап туган илемне.

Җырлыйк, әле, җырламас чак түгел:

Илдә тыныч, торган яклар мул.

Алла бирсә, тормыш җырдай булыр

Бердәм булсак, сузып кулга кул.

Сөйләште - Лилия ГИТИЯТУЛЛИНА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: