Туганайлар

Күке баласы

Хикәя - Апам! Апам, дим! Нигә мине Күке баласы дип атыйлар. Бөдрә башын Регинаның иңбашына салып, тын гына аккан суны күзәтеп утырган биш яшьлек баланың бу сүзләрен ишеткәч, хатын сискәнеп китте. Тимгел-тимгел булып маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Әйтерсең, меңәрләгән кайнар энә белән йөрәген тырмап төшерделәр аның. Кечкенә Эдикның уйламый-нитми...

Яшьлек яшьлек инде ул - юләрлек! Ни генә әйтсәң дә, бар кешенең башыннан үткән гүзәл дә, газаплы да могҗизага тиң бу еллар! Ни өчендер яшь чагыңда бар да гади, ае да, кояшы да кул сузымы ераклыкта якын булып тоела. Юкка гынамыни гашыйк ярлар сөйгәннәренә бүләк итеп аен да, йолдызларын да чүпләп бирергә әзерләр! Юләрлек - чөнки юкка гына да көләсе, юктан да елыйсы килә. Өере белән эшләп аткан хаталар төркемен төзәтә алмыйча газап чигәсең. Ләкин эш узган була...
Регинаның күңеле сигезенче сыйныфта укыганда ук инде Русланга битараф булмавын сизенә иде. Ләкин Руслан гына башкалардан берние белән дә аерылып тормаган гап-гади, оялчан Регинаны күрмәде. Ике күңел арасына мәхәббәт сукмагы салынганчы, җавапсыз сөюдән йокысыз төннәрне аз үткәрдеме Регина?! Ә почмак саен кызлар белән шаяртып торган Русланның күңеле чуар иде. Бөтен мәктәптә чибәрлеге белән дан тоткан егетнең кызлар арасында абруе аз булмады.
Аларның мәктәптә соңгы еллары иде. Җан-фәрманга тырышып имтиханнарга әзерләнгән чак. Руслан белән Регина дәресләрдән соң икәү бергә мәктәп бакчасындагы шомыртлыкта имтиханнарга әзерләнергә күнегеп киттеләр. Регина артык бәхетле иде бу минутларда. Мәхәббәттән башы әйләнгән, Русланның һәр-бер хәрәкәтен, сөйләшүен йотлыгып карый-тыңлый иде ул. Әйе, нык, бик нык яратты шул ул Русланны. Аның тирән күлне хәтерләткән караңгы зәңгәр күзләрен, шул күзләрне камап алган озын куе керфекләрен, аксыл бөдрә чәчләрен үлеп ярата иде ул.
- Шушы имтиханнарны биреп котылсак, урмандагы иң матур чәчәкләр синеке! - диде Руслан, Регинаның чәчләрен сыйпап.
Имтиханнары да уңышлы бирелде. Озату кичәсен мәктәп бакчасында үткәрергә булдылар. Шомырт куакларының, ап-акка төренеп, тирә-юньгә мул итеп хуш ис бөркеп утырган вакыты иде ул. Кичә бик күңелле үтте. Биюдән, җырдан күңелләр тулып ташыды...
Кичәдән соң дулкынланудан алсуланган йөзен, чаткылар сипкән күзләрен Русланның күзләреннән ала алмыйча, Регина, егет кая алып барса, шуңа риза булып, атлады да атлады. Гармун моңы, дистәләгән тавыш, уен-көлке белән гөр килеп торган мәктәп бакчасы артта калып, тавышлар ишетелмәс булса да, кыз карышмады. Дәртләнүдән еш-еш сулыш алган Руслан Регинаны каенлыкка таба әйдәде. Регинаның да күзләре сөюдән, мәхәббәттән әсәренеп ялтырый, нидер вәгъдә итә иделәр. Руслан Регинаның битләреннән, чәчләреннән үбә-үбә, чирәмгә утыртты. Иреннәр иреннәрне эзләп табып, икесе дә мәхәббәт шәрабеннән исергән иделәр. Регинаның башына уралган томанны ертып: «Тукта, мин нишлим?» - дигән соңгы уйны да мәхәббәт шаукымы йолкып алып, меңәрләгән кисәккә бүлде дә җилгә чәчте...
...Көннәр буе беркем белән сөйләшми күзгә күренеп сула барган кызны нәрсә борчыганын аңлый алмый иза чиккән ата белән ананың җаны сызлана иде. Күпме генә сөйләштерергә тырышып карасалар да, Регинадан бер сүз дә ала алмадылар. Кызның ябыгудан тагын да зураеп калган күзләрендә әйтеп бетергесез моң, газап билгеләре ярылып ята. Тиздән кыз, йокыдан гына түгел, ашаудан да калып, урын өстенә ятты. Ата белән ана Регинаны врачларга күрсәтергә дигән карарга килеп, шәһәр больницасына илтеп салдылар. Ике-өч көннән соң кызының хәлен белергә дип килгән Миша дәдәйне больницаның баш врачы үз бүлмәсенә чакырып кертте. Ул әти кешедән озаклап кызның ничек укуы, тәртибе турында сорашты. Иптәшләре кем, йөргән, яраткан кешесе бармы, юкмы икәнен белеште. Миша үзенең өч кыз әтисе булуын да, кызларының инсафлы, тәртипле балалар булып үсүләрен дә, барысы да мәктәпне уңышлы тәмамлап, икесенең югары уку йортларын бетереп, кияүгә чыгуларын да, менә быел Регинаның да Казан медицина институтына укырга керергә теләвен дә сөйләп биргәч, тик менә кисәк кенә авырып китүе белән сүзен тәмамлады. Равил Газизович, Миша дәдәйне бүлдермичә тың-лап бетергәч:
- Әйе, кызыгыз акыллы, тәүфыйклы булып күренә, тик Регина коточкыч ялгыш ясаган. Алданган. Регинаның дүрт айлык авыры бар, - дип сүзен тәмамлады.
...Миша дәдәй, өенә кайтып керүгә, ухылдап бусагага утырды да меңләгән сорау ярылып яткан күзләре белән иренә текәлгән хатынына:
- Әнисе, сүземне ничек итеп башларга да белмим, - дип, беркавым дәшми утырды.
- Сузма, әйт. Ни генә булса да күтәрермен, минем өчен борчылма, - диде әнисе.
Авыр, бик авыр иде аларга бу минутларда. Моңарчы тавыш-гаугасыз, бөтен авылга үрнәк булып торган гаилә өстенә коточкыч кайгы килеп төшкәне икесенә дә аңлашыла, җаннарын ашый иде. Әзмәвердәй ирнең кечерәеп, бөрешеп бусагада утыруы ук моны раслый.
- Регинаның дүрт ай-лык авыры бар, - дип, бер сулышта әйтеп салды Миша дәдәй. - Нишлибез?!
Регина белән үткәргән сихерле төннән соң беренче вакытны килгәләп йөрсә дә, тора-бара очрашуларны сирәгәйтеп, бердәнбер көнне бөтенләй килмәс булды Руслан. Кыздан авыз итеп карагач, аның өчен инде кызыгы калмаган иде. Регина да, үз эченә йомылып, егеттән читләште, сөйләшмәде, ялынмады, күңеле белән көтсә дә, ышанмады. Аның өчен суның тәме, дөньяның яме бетте. «Барысы да бетте, бетте...» - дип кабатлады ул. Бәгыре таш-тай катса да, ул ничектер тынычланып калган иде. Русланга ул бервакытта да ышанып бетә алмады, аның күңеле суынуын гел көтеп яшәде. Үзе Регинаны кочса да, башка кызларны күзләвен күрә иде бит, ник кенә үзе араны өзмәде соң?
Регинаны, авылдашларыннан яшереп, Казанда торучы кызларына илтсәләр дә, бала тугач, тагын бер кат аптырашта калган ата белән ана, кабат-кабат уйлашканнан соң, онык-ларын, үз исемнәренә яздырып, төпчек малай итеп үстерергә булдылар. Гомере буе малай көтеп яшәп тә үз теләгенә ирешә алмаган Миша дәдәйгә бу чиксез бәхет булса да, күргән-белгәнгә, күрше-күләнгә күренергә әле озак батырчылык итә алмады ул. Без капчыкта ятмый, диләр, дөрестән дә шулай булып чыкты. Миша дәдәй белән әнисе баланы больницадан алып чыгып авыл-га кайтканчы, үзләреннән күпкә алдан Регинаның фаҗигале хәле гайбәт булып кайтып җиткән иде инде. Тик бу гайбәтләрдә дә, яңа туган нәни улында да гаме булмаган, соңгы кичерешләрдән соң һаман әле тернәкләнеп китә алмаган, психикасы какшаган Регинаны кабаттан больницага илтеп салырга туры килде.
Регинаның акылы аек, камил иде. Бары тик ул үз эченә бикләнеп, үзенә генә аңлашыла торган, үзенә генә кадерле булган дөньяда яши иде. Беркемнән дә ярдәм өмет итми, хәтта кечкенә генә ярдәмнең дә булмавына кирәгеннән артык ышанган Регина үткәннәр белән яши иде. Руслан белән булган вакыйгалар әрсезләнеп аңына килеп керсәләр дә, аларны тырышып куа, бу күңелне таптап-изеп киткән мәхәббәтнең булуыннан булмавын артыграк күреп, онытырга тырыша иде. Ишетәме аны Руслан, юкмы - аңа барыбер иде. «Белсәң иде, син мине дөрләп янган утта көйдердең. Инде янган, теткәләнгән канат белән кая оча алам мин? Салынып төшкән канатлар юк кына җилгә дә каршы тора алмаячак бит! Ә аннан-моннан әтмәлләгән язмыш белән син соң үзең кая барырга, ничек яшәргә уйлыйсың? Син бит бер миңа гына канлы яшь түктермәдең. Бик күпләр синең утыңда пештеләр. Ә алда күпме язмышны сындырырсың икән? Тукта, Руслан, төзәл син! Хаталарыңны да төзәт».
Регинаның яшьлегенең сөрлегеп абынган чорын үз эченә йомып, төссезләндереп ай артыннан ай, ел артыннан ел үтте. Иңбашына иркәлә-неп башын салган Эдик җавап көтә иде. Нәрсә дип әйтергә?! Инде менә теле ачылганнан бирле «апам» дип йөрткән кадерле кешесенең үзенә әни икәненме? Биш яшьлек сабый аның нинди хатирәләр кичергәнен аңлый алыр микән соң? Күпме генә яшерсәң дә, барыбер бер очы чыгасы көн кебек ачык шул.
«Нигә шуның хәтле усал сез, кешеләр? - дип бар көченә кычкырасы килде Регинаның. - Мин ясаган хата-ялгышларга мин үзем генә гаепле, үчне миннән алыгыз, бу сабыйның ни гаебе бар, йә?..»
Биш яшьлек сабыйга Күке баласы дип исем биргәннәр икән, шул ук сүзләрне туп-туры, чын мәгънәсендә, үскәч, аңа әйтмәсләр дип кем әйтә ала? Руслан... Синеке кебек үк төпсез күлдәй зәңгәр күзләр томырылып миннән җавап көтә, йә, ни дип әйтим аңа?! Ни дип?!

Теги: Хикәя
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: