Туганайлар

Китәсең, туган, китәсең

1953 елда Алексеевский районы Кыр Баран авылында Анна Кирилловадан язып алынган җыру

Китәсең, туган, син китәсең

Ат кынайга авыр итәсең;

Ат кынайга авыр син итмисең,

Җан гынайга ямансу итәсең.

 

Китәсең инде, син китәсең,

Артларыңнан буран себерер;

Син киткән юлларга карый-карый,

Ике күзләребез тилмерер.

 

Килче, туганым, бире таба,

Таянып сөйләшиек киртәгә;

Сагынып саргайсак та, син булмассың

Безнең яныбызда иртәгә.

 

Керләр генә элдем киртәгә

Җилбер генә җилбер итәргә;

Йөри туганыбыз, ай, китәргә,

Без белмибез нихәл итәргә.

 

Син китәсең җирнең читенә,

Без калабыз кояш битендә;

Җирнең читләренә барып җиткәч,

Хат язарсың кәгазь битенә.

 

Ак каеннарның бөресен

Итәгеңә төяп йөрерсең;

Төшләреңдә безне күрерсең дә

Өннәреңдә елап йөрерсең.

1953 елда Алексеевский районы Кыр Баран авылында

Анна Кирилловадан язып алынган.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: