Туганайлар

Керәшеннәрдә ана хакы­ – Тәңре хакы

Мөхәммәт Мәһдиевнең "Мәңгелек яз" романыннан өзек

Ахияр килеп кергәндә, Нәчтүк әби, иске күзлеген киеп ниндидер бер таушалган калын дәфтәр актарып утыра иде. Өйгә шәм исе чыккан, түр почмакта икона астында ут яна. Нәчтүк әби чит кеше килеп кергәнне сиздеме-юкмы, әллә юри шулай белмәмешкә салыштымы, дәфтәргә карамыйча гына укып китте. Дөресе – җырлады:
 – Минем Ибаным бу дөньяда иң акыллы бала иде; ул шулкадәр акыллы иде, кечкенә вакытында җокларга җаткырыр алдыннан мин аннан сорый идем: “Матурым, Ибаным, иртәгә җаңгыр җавармы, җукмы”, – дип. Шул сорауга җөрәгем минем, Ибаным минем, болай дип җавап бирер иде: “Син, әни, җаңгыр җавармы, җукмы дип сорыйсың. Мин, әни, болай әйтәм, җә җавар, җә җук”. Икенче көнне, җөрәгем минем, нәкъ ул әйткәнчә булып чыга иде. Йа, Аллабыз безнең, йа, безнең Христосыбыз, бәндәләреңне бу афәттән коткар, безнең җиребезгә җаңгыр бир! Безнекенә генә түгел, мөселман калхузларының да басуына җаңгыр бир, алар да җан бит, алар да кеше бит. Йа, безнең Христосыбыз.
Ахияр, тирләгән маңгаен сөртеп, урындыкка утырды. Өйдә салкынча, ярым караңгы, куркыныч та иде. Ничектер, якында гына үлем кебек тоелды. Нәчтүк карчык исә бу бүлмәдә һаман ялгызы гына яшәде, көтмәгәндә килеп кергән олы гәүдәле ирне күрмәмешкә салышты һәм көйләде:
Озакламый ахырзаман җитә диләр.
Бөтен кеше җир астына китә, диләр;
Анда бар, дигән зур-зур өйләр,
Гөнаһсызлар шул өйләргә керер имди...
 – Ә-ә, Әрәпи малае, – диде ул, күтәрелеп карагач, бер дә гаҗәпләнмичә. – Эчең пошамы? Игеннәр җанамы? Җанар шул...Кодай каршында гөнаһларыгыз күп шул...
Ахияр – райком әгъзасы – багучы, им-томчы Нәчтүк әби янында утыра. Ник килде икән ул бу авылга? Митрий янынамы? Юк, Митрий белән бүген басуда очраштылар. Митрий кояшта янган, кипкән, авызы казныкы кебек ачык, ирен төпләре ак, битләре кубакланган иде. Юк, Ахияр аның янына килмәде. Шулай булгач? Кемгә, нигә? Әллә узышлый болай гынамы, җанына урын тапмагангамы? Кем белсен?
 – Минем Ибаным белән бер җәштә идең бит син, – дип тезеп китте карчык, почмаклары таушалган калын дәфтәрне ябып. – Син кайттың, ул кайтмады. Мин синең кайчан, ничек кайтканыңны белдем. Сез бит бер көнне киттегез сугышка. Ташлытау военкоматына мин Ибанны озата бардым. Мин бит сезне күрдем, мин барында сыра эчтегез. Дүрт савыт сыра алдыгыз. Ибан, син, авылдашың Кәшфи, Колан Кырдан Гыйльфан. Мин күреп тордым, акчаны тракторист Кәшфи түләде. Аннан үксеп-үксеп елады. Ә сез тәмәке кабыздыгыз. Ә минеке – Ибаным – гел көлеп торды. Мин барында тартмый иде ул. Бездә, керәшеннәрдә, ана хакы – Тәңре хакы. Сездә дә шулайдыр ул. Менә сез кайттыгыз, минеке ятып калды. Безгә сугыштан соң кайсыгыз килде? Йә, әйт, кайсыгыз Ибан анасының, атасының хәлен белде? Синең бу нигезгә беренче тапкыр аяк басуыңмы? Мин бит барысын да беләм. Нигә тынгылык тапмыйсыз сез бу тормышта? Сез бит кайттыгыз, сез бит барыгыз да эш кешеләре. Сезне начар кеше дип кем әйтер? Ә тормышыгызда тынгылык юк. Кәшфи төн җокламый. Бөтен хөкүмәткә билгеле кеше. Гыйльфаныгыз ниләр генә күрмәде. Төн җокылары юк. Бөтен илгә данлыклы кеше. Ә син – шушы якның иң зур кешесе. Бармы синең бер төн тоташ җоклаганың? Нигә алай?
Карчык күзлеген күтәреп, күзләрен бармак өсте белән сөртеп алды, тагын төшерде. Авыр сулады:
 – Ә минем Ибаным, җөрәгем минем, тыныч җоклый. Аның кабере Мәскәүдән илле чакрымда. Ул борчылмый...Ә син...Их, сезне...

(Илья Максимов рәсеме)
 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: